урыннарда заманасында матур булып утырган алма, чия бакчалары хәзер инде ташландык хәлд...
урыннарда заманасында матур булып утырган алма, чия бакчалары хәзер инде ташландык хәлдә, ләкин әле, бирешергә теләмичә, чытыр баскан кәүсәләре белән ап-ак чәчәккә батканнар. Чиркәүдән ерак кына түгел, инеш буйлап бер төзегрәк йорт та бар. Аның коймаларына һәм алма бакчасындагы өстәл белән аның янына куелган эскәмиягә караганда, моның хуҗасы йортына кайткалап йөри. Мансур машинасын шул йорт янында туктатты. Аның янына Нәфисә дә килеп туктады. Ул, машинасыннан чыгуга ук, бу матурлыкка әсирлеген белгертте. – Мансур, син мине әле мин тумаган заманнарга илтәсең. Кара әле бу авылның күренешен! Нинди зур булган ул! Ә бакчалар! Авыл, исән чагында, алма бакчасына чумган булган. Кайчандыр шушы урам буйлап кешеләр чиркәүгә шатлыкларын йә кайгыларын уртаклашырга ашыкканнар. Күңелләрен баетып, кире кайтканнар. Бала-чагалар тавышыннан авыл гөрләп торган. Кайда алар, Мансур?! Нигә авылларын ташлап киткәннәр? – Нәфисә, җилдә уйнаган маңгай чәчләрен кулы белән рәтләп, карашын авылга, чиркәүгә һәм авылны әйләндереп алган тау битләренә төшерде. Тау битләре инде яшәреп килә. Ара-тирә үсеп чыккан яшел наратлар аны үзләренчә матурлап күрсәтәләр иде. Аның моңсуланып калган күз карашлары, кисәк кенә шаянланып китеп, Мансурга күчте. – Син мине ташландык авылның ялгыз йортына кунакка алып килдеңме? Мансур аны, кулларыннан алып, үзенә тартып куйды. – Әйе, Нәфисә! Син бит табигатьне шундый яратасың. Синең өчен барысы да серле булсын. Без синең белән бүген әкият дөньясына чумабыз. Бу элекке гасырның югалган авылына ике юлаучы килеп чыга. Күз алдыңа китер! Алар ерак юлдан килеп арыганнар. Аларга утырып ял итәргә һәм ашъяулыкларын җәеп, биштәрләреннән булган ризыкларын чыгарып, тамакларын ялгап алырга кирәк. Шунда күз алларында шау чәчәккә баткан алма бакчалы йорт пәйда була. Алар, әкрен генә шыгырдаган капканы ачып, бакчага узалар. Ә бакча эчендә җыйнак кына имән өстәл һәм эскәмия. Тагын ни кирәк юлаучыларга утырып ял итәргә һәм тамакларын ялгарга? – Мансур күз алдында теге вакыттагы каен кәүсәсенә качып сыенган Нәфисәне күргән кебек булды. Ул аның кулларын җибәреп, кочып алырга теләде. Ләкин Нәфисә, аның ниятен аңлап, тиз генә тайпылды. – Аларга юл тузаннарын чылатып, биштәрләрендәге җимешләрне юып алу өчен су кирәк! Нәфисә шаркылдап көлеп җибәрде. Мансурның шулай шомлы һәм әкиятләрдә генә очрый тарган сихерле сөйләме, аны яшьлегенә илтеп, бөтен күңелен исертә башлады. Мансур, кабат Нәфисәне кулларыннан алып, үзенең әкиятен дәвам итте: – Шул минутта алар тау итәгендә челтерәп аккан чишмә тавышын ишеттеләр. Һәм, биштәрләрендәге тимер чәйнекләрен, юыласы җимешләрен алып, текә яр аша чишмәгә йөгерделәр. Әйдә, без дә, чишмәгә барып, битләребезне юып киләбез. Моннан ерак түгел, ләкин төшәсе яры текә һәм куркыныч! – Әкияттәге баһадир егет булганда, нигә мин куркып торырга тиеш. Әйдә киттек! – Нәфисә Мансурны бакча артына, инешкә таба сөйрәде. Элекке ике хуҗалык арасындагы бәрәңге җире сукмагы ике яктан кеше биеклегендәге корган алабута сабаклары белән тар гына коридор хасил иткән. Ул коридордан бару ике стена арасыннан бару кебек иде. Мансур, алга чыгып, куллары белән корган сабакларны ике якка аерып, үзенең артыннан Нәфисәне ияртте. Бакча бетеп инешкә төшә торган яр чыннан да бик текә һәм карап торырга куркыныч булып күренде. Мансур, Нәфисәнең кулларыннан тотып, үзе алдан әкрен генә аякларын чамалап атлап, аска төшә башлады. Аның артыннан ияргән Нәфисә, бер кулын Мансурга биреп, икенче кулы белән корган үлән калдыкларына тотынды. Инде төшеп җиткәндә генә, Нәфисәнең кулы коры үләннән ычкынып китеп, тигезлеген югалтты. Ул, аска тәгәрәүдән куркып, Мансурның кочагына сикерде. Мансур моны көтмәгән иде, үзе дә аздан гына аска тәгәрәмәде. Аны көрәш сизгерлеге коткарды. Ул Нәфисәне сикерү уңаена кулларына күтәреп алды һәм әкрен генә төшүен дәвам итте. Аска төшеп җиткәндә, Нәфисә инде аны кысып кочаклап, муенына асылынган иде. Аның кайнар, чыгардай булып типкән йөрәге, Мансурның бөтен күкрәген биләп алып, болай да ташырга торган хисләрен шашындыра башлады.