Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 37. – Бу турыда сүз булырга тиеш түгел! Светлана белән без бу турыда алдагы көннәр өчен дә сөйләшеп куйдык инде. Мин анда беркайчан да кайтмаячакмын. Сезнең юләр яшьлегегез узган җирләрне күреп көнләшәсем килми! Ярар, бу турыда аңлашылды бугай! – диде Адел, күңеле ярсый башлаган тон белән. – Әйдәгез, эшкә күчик әле! – Ул, кабат үзен тынычландырырга тырышыпмы, алдына куелган чәркәдәге коньякны эчеп куйды. Фирүзә кабат аңа дөрес уйламаганын әйтергә талпынган иде дә, нервылана башлаганын күреп, тыелып калды. Адел коньяктан соң авызына капкан кабымлыгын чәйнәп куйды да бик таләпчән тон белән Фирүзәнең йөзенә текәлеп, эшлекле кыяфәттә сүзен башлады: – Фирүзә, мин сезне монда бер бик авыр мәсьәлә буенча чакырдым. – Ул берничә секундка, сүзен башлаганга икеләнепме, карашын Фирүзәдән алып, ничектер читкә карап алды. – Беләсеңме, Фирүзә, – дип кабат сүзен башлады ул ягымлы гына һәм шул ук вакытта катгый тон белән. – Синең бизнес-планың бездә зур кызыксыну уятты. Әгәр бу планың тормышка ашырылса, безнең авыл хуҗалыгы өчен зур этәргеч булыр иде. Синең мисалда һәрбер өлкәдә берәр генә хуҗалык эшләсә дә, без халкыбызны үзебездә җитештерелгән азык-төлек белән тәэмин итү юлында чит илдән керә торган ашау әйберләренә кытлыгыбызны бетерер хәлгә җитәр идек. Ләкин мин монда үзем бер нәрсәне аңламадым. Синеңчә, бөтен производство объектлары бер урынга җыелачак һәм эшчеләрне авыллардан вахта белән эшкә китерәчәкләр. Ә авыллар белән нәрсә булачак?! Җир кешеләре өчен иң мөһиме аларның туган җирләре, авыллары бит! – Әйе, дөрес сорау! Син, авыл җирендә туып үсмәгәч, авыл халкы тормышының бөтен нечкәлекләрен белеп бетермисең. Элек-электән авыл халкы, күпме генә хезмәт куйса да, авыр яшәгән. Моңа инде дөнья тормышының күп кенә сәбәпләре тәэсир иткәндер. Минем сиңа шуны гына әйтәсем килә, элекке вакытларда кайсы авылның бае байрак булса, ул авылның халкы да башка авыл кешеләренә караганда әйбәтрәк яшәгән, һәм шул ук вакытта элекке колхозларны алыйк. Колхоз бай булса, аның колхозчылары да хезмәт хакын күбрәк алганнар. Менә шушы ике мисалдан кыска гына нәтиҗә ясап карыйк. Әгәр производство объектларын бер урынга урнаштырсак, без анда күбрәк югары технологияле алымнар белән эшли алачакбыз. Бу инде авыл халкының эшен җиңеләйтеп, аның аңын тагын да үстереп, эшкә карашын үзгәртәчәк һәм шул ук вакытта аңа белемен арттырырга ярдәм итәчәк. Бу инде җитди мәсьәлә! Икенче яктан, авыл хуҗалыгында без югары технологияләр кулланып, аның җитештерү сәләтен һәм җитештерелгән әйберләрнең сыйфатын һәм сатылу бәясен дә арттырачакбыз. Болар барысы да хуҗалыкның икътисади ягын ныгытып, эшчеләренә хезмәт хакын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Хәзер инде, Адел, уйлагыз. Авыл халкы элек, колхозда эшләп, үзенең хуҗалыгы белән бөтен тормышын алып барган. Ә хәзер ул агрофирмада эшләгән акчасын янга калдыра алачак һәм кая тели шунда тотачак. Балаларын укытамы, кайда да булса ял итәме! Шул ук вакытта, авыл кешесенең үз хуҗалыгын алып барырга вакыты артып, бөтен мөмкинлекләр ачылачак. Һәм инде агрофирма да дәүләт ярдәме белән авылның социаль тормышын яхшырту буенча эш алып барачак. Шулай булгач авыл кешесе нишләп авылын ташлап китсен! – дип, сүзен тәмамлады Фирүзә. – Менә хәзер чын студент кебек аңыштым мин синең киләчәккә корылган планнарың турында. Син туган ягыңның һәм авылыңның чын кешесе икәнсең! – Адел тиз генә чәркәсенә коньяк салды. – Синең исәнлеккә һәм планнарыңның тизрәк тормышка ашуын телим! – дип, коньягын эчеп куйды. – Рәхмәт, Адел! Авыл халкының бу гаделсез тормышы мине мәктәп елларыннан ук борчый иде. Менә хәзер сез миңа үземнең авылымда гына булса да бу гаделсезлекне бетерергә мөмкинлек бирдегез. Ходаем миңа ярдәм итәр, мин моны эшләячәкмен! – Фирүзәнең күзләрендә ниндидер зәһәрлек уклары чагылып китте. Ул тиз генә карашын Аделдән алып, үзләре каршындагы өстәлдә сатулашып утыручы кешеләргә күчерде. «Белсәң иде, нәрсә бүлә икән бу кешеләр?» – дип уйлап та куйды ул алар турында, әле генә дулый башлаган күңелен