акча әзрәк керә башлады. Менә шуның сәбәбен беләсе килде аның.
акча әзрәк керә башлады. Менә шуның сәбәбен беләсе килде аның. Кибетнең ишеген ачып кергәндә, аның колагына кулына бер кисәк ит тотып торучы хатынның сүзләре чалынды. – Итегез шундый әйбәт, ләкин суючылар аны йә тизәккә буяп бетергәннәр, йә чалгач озаграк эчен алмыйча торганнар. Шул вакыт эчендә аңа ис сеңгән йә пычрак җирдә эшкәрткәннәр. Итегездән сасы ис килә. Сөтегездән дә! Нәрсә карый бу санэпидемстан табиблары? Элек алай түгел иде. Һәрвакыт сездән ала идем. Болай булса башка сатучыларны эзлисе булыр, ахры, – дип, итен кире әрҗәгә куеп, ишеккә таба борылды. Бу сүзләрне ишетеп, Фирүзә ишек төбендә үк туктап калды. «Нәрсә булган бу ит белән сөткә?» дигән уй йөгереп үтте аның уеннан. – Сез безне гафу итегез инде! Беркайдан да бернинди яңа кибет эзләмәгез! Мин – бу кибетнең хуҗабикәсе. Без ике көн эчендә бу җитешсезлекне бетерербез. Ә бүгенгә мин сезгә ике көнгә дип бушлай ике кило ит җибәрергә кушам! – Фирүзә, бу хатынның аркасыннан кагып куеп, аннан тагын бер мәртәбә гафу үтенде. Соңыннан гына, бу хатын ит алып кибеттән чыгып киткәч кенә, ул Нәфисә белән исәнләшеп, аннан хәлләр турында сораша башлады. – Чыннан да, соңгы вакытта ит белән сөтне начар ала башладылар. Мин сезгә хәбәр итәргә уйлаган идем инде, ничектер хәбәр итә алмадым, – диде Нәфисә, еларга җитешеп. – Сез мине гафу итегез инде, Фирүзә Борһановна! – Нәфисә! Андый чакларда вакытны табарга кирәк. Хәзер синең гаиләң дә бар, эшең дә күптер. Ләкин бу сәбәп түгел! Әгәр без үзебезнең сатып алучыларны югалтсак, яңадан кешенең ышанычын аклаганчы күпме вакыт узачак?! Мин, авылга кайткач, фермада тәртип ясармын, ләкин син монда уяурак бул! – дип сөйләнә-сөйләнә, Фирүзә кибетнең барлык почмакларын карап чыкты. Артык сүз әйтерлек тәртипсезлек күренмәде. Шулай да янына тагын бер сатучы куярга кирәктер, берүзенә генә, бәлки, авыррактыр да. – Синең Фаилең кайда эшли? Әле юньле эшкә урнашмаган булса, син аны үзеңнең яныңа ал. Кибетнең теге якларында да ремонт эшләре беткәч, эш монда тагын да артачак. Эшкә өйрәтерсең, сиңа да җиңелрәк булыр! Нәфисә Фирүзә апасыннан бу сүзләрне көтмәгән иде. Аның күзләре яшьләнеп, үзен дә белештермичә, шатлыгыннан аны кочаклап алды. – Рәхмәт инде сиңа, Фирүзә апа! Фаил эш таба алмыйча азаплана иде. Өйрәнер, миңа да җиңелрәк булыр! «Кеше күңеленә күпме генә кирәк инде?! Менә ничек шатланды», – дип уйлап куйды Фирүзә үзенең кочагында Нәфисәнең ябыгып калган гәүдәсен тоеп. Хәзер бәхетлеме икән соң? Фаилен ничә еллар көтеп алды, кызына ана булды. Ул теге вакытта бер ычкындырган иде, Фирүзәнең аны тыңларга вакыты гына булмады. Ниндидер егет белән танышкан булган. Кызык! Кайсы белән бәхетлерәк булган булыр иде икән ул. Шул егетен ташлап, барыбер Фаилен кочагына алды. – Нәфисә, ничек соң синең Фаил белән? Аның кызы сине әни дип әйтәме? – Әйе, беренче минутларда ук. Ул – минем кызым! – Син теге вакытта, бер егет белән таныштым, дигән идең, нигә аны ташладың?! – Әйе, безнең авыл егете. Милициядә эшли. Мансур исемле. Шундый әйбәт, акыллы егет! Мин аның белән яшьлегемнең иң матур, иң хисле минутларын кичердем. Ул минем күңелдә мәңге онытылмаслык хатирәләр калдырды. Ләкин без икебез дә бер-беребездә чын сөю хисләре тапмадык. Ул башканы ярата. Мин дә Фаилемне генә яратканны аңладым. Шуның өчен дә бер-беребезнең бәхетенә өлешкә керергә кыймадык. Ә безнең арада булып узган хисләр узып барган яшьлекнең ярларына сыеша алмыйча тулып аккан ташкыны чайпалу гына булды, – дип, Нәфисә тагын тынып калды. Аның күңелендә үткәннәргә үкенеч идеме, әллә инде тагын җылы хисләр уяндымы, ул аларны үзенең сере итеп йөрәгенә сеңдерде. (Дәвамы бар.)