Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 34. Мансур исемен ишетүгә, Фирүзә сискәнеп китте. Ләкин ул үз-үзен бик тиз кулга алды. Аның кичерешен Нәфисә сизмәде дә. Ул аны, башканы ярата, ди. Чынлап та, Мансур һаман аны ярата микәнни? Фирүзә Нәфисәдән Мансур турында кабат сорарга уйлаган иде, ләкин кыймады. «Димәк, һаман да ярата бит әле ул мине» дигән уйлары Нәфисәдән көнләшүдән туган хисләрен каплап куйды. Аның күңеленә «тагын аңлашырга кирәк» дигән уйлар килеп басты. «Ләкин ничек? Ничек сүз башларга? Ә ул, миннән көлеп, кире какса! Юк, яратсам яратырмын! Ул – минем хисләрем! Әгәр миннән көлеп, хисләремә тап төшерсә, мин моңа түзә алмаячакмын. Шуңа күрә яратам, әмма, аңа сиздереп, баш имим» дигән уйлар яшен тизлеге белән бөтен күңелен актарып узды. «Йә Ходаем, язмыш нигә шулай ачы көлә кешедән? Әллә инде көлми микән? Ә бәлки, ул аларны тормышның кәкре-бөкре, сикәлтәле юллы караңгы почмакларына атып, аның рухын, ихтыяр көчен сынап карый микән? Бәлки, чынлап та шулайдыр! Юк, язмыш, мин синең авырлыкларыңа беркайчан да җебеп төшмәм! Үземнең намусымны синең җиңел туган ләззәтләреңә алышмам» дигән уйлар белән айнып киткәндәй булды ул. Нәфисә Мансур белән булган соңгы очрашулары турында бик еш искә алды. Мансурның аның белән очрашырга теләвенә каршы килеп ялгышмады микән ул шул вакытны. Бәлки, вакыт узгач, бер-берләрен аңларлар иде әле. Әйе, зур кызык ясап куйды Фаилнең бу бәләкәй кызы. Шул вакытта ул бәләкәй кызның үтенечен кире кага алмады. Дөрес тә эшләгәндер! Күктән бәхет эзләгәнче, учыңдагы бәхет синең үз бәхетең бит инде ул! Кайбер чакларда Нәфисәнең уйлары икегә бүленә иде. Күңеле төбенә утырган юшкын берничек тә эри алмады. Бүген тагын Фирүзәнең күңелен актарган хисләрне йөрәгеннән тартып чыгаруы аның өчен бигрәк тә авыр булды. Андый вакытларда ул күңеленең авыр кичерешен Фаиленә булган элеккеге саф мәхәббәтенең дулкыннары белән юмаларга тырышты. Нәфисә, уйларыннан арынып, инде кайнап бетә язган чәйнекне барып сүндерде. – Әйдә, Фирүзә апа, чәй эчик әле! Апаның син яраткан өчпочмаклары да бар. Өчпочмак дигәннән, Фирүзә апа, монда ремонт эшләре беткәч, әйдәгез бер бәләкәй генә кондитер цехы ачабыз. Халыкка менә дигән күчтәнәчләр пешерәбез, – диде Нәфисә, булып узган авыр минутларны оныттырырга тырышып. Аның күзләрендә моңсулыкның эзе дә калмаган иде. – Нәфисә, алтыным син! Мин дә әйткән идем бит бу турыда. Ресторан ачылгач, монда халык күп булачак. Син әйтмешли, «күчтәнәчләр» һәрвакыт кешене шатландырачак! – Фирүзәнең йөзендә әле яңа гына булып узган моңсулык юкка чыккан иде. Ул гадәти эшлекле кыяфәт белән чәй эчәргә дип өстәл артына кереп утырды. Чәй эчкәндә, алар берни турында да сөйләшмәделәр. Фирүзә башлап сүз әйтмәгәч, Нәфисәнең сүз алырга кыюлыгы җитмәде. «Аның болай да башы каткандыр инде, мин тагын юк-бар нәрсәләр белән чүпләмим», – дип уйлады. Чәй эчкәндә Фирүзә, бернигә дә игътибар бирмичә, уйларына иркенлек ача. Эшләгәннәренә борылып карый һәм алдагылары турында уйларга ярата. «Иртәгә миңа Авыл хуҗалыгы министрлыгына барырга, бүген Александр Петровичта карап чыккан проектларны үземчә эшләтергә кирәк. Каршы булсалар булырлар, ләкин аларга үземнең фикерләремнең дөреслеген исбатларга туры килер. Өйгә кайткач, әни белән дә киңәшергә кирәк булыр әле», – дип, күңеленә салып куйды ул, чәен эчеп бетереп. – Рәхмәт чәең өчен, тамакка да капкаладым. Әзрәк синең белән борынны да юешләдек. Ярар, эшеңне онытма! Бөтен агрофирма сиңа карап тора. Ходаем кушса, киләчәктә синеңчә планлаштырырбыз. Иң мөһиме: күңелеңне төшермә! Киттем мин. – Фирүзә Нәфисәне үзенең якын дусты итеп бер кочаклады да чыгып китте. Урамга чыккач, башын күтәреп, кибетенең икенче катында ремонты бетеп килә торган ресторанга карап куйды. Светлана анда түгелме икән дип, тиз генә менеп төшәргә уйлады. Ахирәте анда юк иде. Мастерның әйтүе буенча, ул инде иртән булган да башка күренмәгән. Ресторанның ремонты бетеп, инде җыештыру эшләре бара иде. Мастер ремонт буенча озакламый аның кибетенә ныклап тотыначакларын әйтте. Ул, кибеткә тагын бер зал һәм