саклау теләге белән күтәрелгән уклауга бәрелеп, башына эләкмичә, иңбашыннан аз гына аст...
саклау теләге белән күтәрелгән уклауга бәрелеп, башына эләкмичә, иңбашыннан аз гына астарак кулын уеп төшерде. Наилнең бөтен йөзен тутырып, кан чәчрәде. Шул вакытта гына ул үзенең нәрсә эшләгәнен аңлап алды. – Шул кирәк сиңа мине алдаганыгыз өчен! – дип, кулындагы балтасын идәнгә ыргытты да, дивандагы букчасын эләктереп, Әсмабикәгә борылып та карамыйча, тышка йөгерде. Урамда караңгы төшкән иде инде. Көзге салкынча җил, капкадан чыккан уңайга аның кан белән юешләнгән битен һәм ачуы кабарганда тирләгән тәнен ялап алып, аны бөтенләй үз аңына кайтарды. «Бу тирәдән кызурак качарга кирәк! Минем монда кергәнне беркем дә күрмәде, һәм минем төрмәдән чыкканны бер Нәзирә генә белергә тиеш», – дип уйлады ул. Йортларда инде ут алынган, урамда кеше заты күренмәде. Ул әкрен генә урам капкасын япты да килгән тыкрыгыннан йөгереп диярлек китеп барды. Әзрәк баргач, як-ягына каранып туктады да, биштәреннән яңа майкасын алып, әйбәтләп битен сөртте һәм аны күршеләренең коймалары янында яткан ташның астына йомарлап салып куйды. Аннан кабат чишмәгә төшеп, әйбәтләп битен юды. Аның инде күптәннән тамагы ачкан иде. Ә менә хәзер салкын су аңа тагын бу турыда исенә төшерде. Ул, биштәреннән поездда кайтканда юлга дип тыккан ипие белән ит консервасын алып, тамак ялгарга булды. Капкалап алгач, кабаттан чишмәгә барып су эчте һәм улак янында яткан шешәгә су тутырып, биштәренә тыгып куйды. Аның хәзер йортларын барып күрәсе килде. Ләкин батырлыгы шиңеп, курку биләп ала башлады. Инде күпме еллар туган йортын, бердәнбер апасын сагынып яшәсә дә, кешеләр күргәнче югалырга кирәк дип уйлады. Шулвакыт сазлык күле исенә килеп төште. «Вакытлыча анда яшәп торырга кирәк, барысы да басылгач, кире авылга кайтырмын әле», – дип уйлады да урманга таба ашыгып китеп барды. Аксак аягы гына, артыннан сөйрәлеп, туган җиреннән китәсе килмәгәндәй, теләсә нинди таш кисәкләренә, түмгәкләргә бәргәләнеп, аңа ашыгырга ирек бирми иде. Ул болай бик тиз ерак китә алмаячагын аңлап, куаклар арасыннан үзенә уңай бер таяк кисеп алды. Урманга килеп җитеп әзрәк эчкәрәк кергәч, чыршы ботаклары кисеп, төнгә ял итәр өчен шалаш корды һәм йокларга ятты. (Дәвамы бар.)