Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 45. Әсмабикәнең күршесе Бибинур гомере буе аннан көнләшеп яшәде. Аның әтисе сугыштан исән-имин кайткан. Шуңа күрә аңа бала чагында Әсмабикә кебек артык авырлык күрергә туры килмәде. Мәктәпкә йөргәндә дә аны анасы әйбәт җылы киемнәр белән киендереп йөртте. Шулай да малайлар гел Әсмабикә тирәсендә чуалгач, ачуы чыга иде. «Нигә исләре китә икән шул хәерче кызына?» дип уйлый иде ул. Инде мәктәпне бетергәч, Әсмабикә фермага сыер саварга керде, ә ул колхозның төрле эшләрендә йөрде. Әтисе аңа: «Фермада черемә әле, кызым, берәр җае табылыр», – диде. Кичке уенга чыкканда, сыер савучылардан ферма исе килә иде. Егетләр әллә инде ис сизмәделәр, һаман шулар тирәсендә булдылар. Борһан булып, ул да һәрвакыт Әсмабикәдән күзен алмады. Ә ничек тырышты ул Борһанны үзенә каратырга. Әсмабикә клубка чыкмаган көннәрдә, өйләренә кайтканда, Борһан белән бергә кайтып, аңа эштә үзе белән булган кызыклы хәлләрне сөйләде. Бер мәртәбә кичке уеннан кайтканда, мәктәптә укыганда, чишмә буендагы карт талның очына хәтле менгәнен һәм аннан авылның йортлары уч төбендәге кебек күренеп торганын әйтте. Ул аны шундый кызыктырырлык итеп сөйләргә тырышты, ахырдан, әгәр шушы айлы төндә менеп карасаң, ничек икән ул, дип тә әйтеп куйды. Борһан аның тел төбен аңлапмы, әллә инде чынлап та кызыгыпмы: «Әйдә менеп карыйбыз!» – диде. Макар тавы кырыендагы чишмә аларны улактан улакка аккан суының көмеш челтерәве һәм ай яктысында энҗе кебек төрле якка сибелгән тамчыларының ялтыраулары белән каршы алды. Борһанның мондый гүзәллекне күргәне булмаган, ахры. Ул чишмәгә килеп җитәрәк туктап калды. Бу күренеш аны үзенә шундый җәлеп итте, ул хәтта Бибинурның, аны беләгеннән алып, бөтен гәүдәсе белән үзенә сыенганын да сизмәде. Әллә инде бу минутта Бибинурның кайнар тән җылысы һәм чишмәнең бу гүзәллеге аның күңелен үзе дә аңламаган хисләр белән әсир иттеме, ул баскан урынында тынып калды. Чишмә өстендәге карт тал гына, яфракларының кыштырдап нидер пышылдауларын тирә-юньгә таратып, әле монда мин дә бар, ди иде. Бу мизгелдә тынып калган Борһанның сулышын тою Бибинурның күңелендә рәхәтлек уятты. Ул аның биленнән кочып алды. Борһан бу кадәрлесен көтмәгән иде, ахры. Ул, чирканып киткәндәй урыныннан кузгалып, талга таба атлады. Талның юан кәүсәсе җирдән бик биек булмаган ботаклары белән чуарланган, аның очына менү өчен бик уңайлы иде. Агачның башына беренче булып Борһан менеп китте. Аның артыннан, итәкләрен җилфердәтеп, Бибинур үрмәләде. Талның яртысыннан күбрәген менеп җиткәндә, кайчандыр аның очын давыл сындырып, ул төшендә тал яшәр өчен ян ботаклар чыгарып, үзенә күрә бер мәйданчык хасил иткән. Һәм шул мәйданчыкка инде күп еллар элек тактадан утыргыч ясап куйганнар. Борһанның чишмәгә суга дип күпме килгәне булса да, беркайчан да чишмә өстендә үсеп утырган бу карт талга игътибар иткәне булмагандыр. Ә менә ничек икән ул: күзең белән күрмәгәч, күңелең белән тоймыйсың һәм, күңелең белән күрмәгәч, әйләнә-тирәңдә дә берни күрмисең. Ә моннан авылның алар яшәгән өлеше уч төбендәге кебек күренә. Тулган ай яктысында авыл, урыны белән яктырак булып һәм урыны белән шәүләгә эләгеп, караңгыга иңгән килеш тыныч йокыга талган. Ара-тирә бу тынлыкны, төшендә ниндидер куркыныч күреп өреп куйган эт тавышлары гына бозып куя. Бибинур, агачка менгәндә, Борһаннан бер дә калышмады. Менеп җиткәч, Борһанның утырганын көтеп торды. Ул утыргач кына, үзенең тулы күкрәкләре белән аңа кысылып җайлашты. Монда иртәнге таң җиле сизелә иде инде. Ул үзенең юка гына сатин күлмәге эчендәге гәүдәсенең салкыннан калтыранганын сизеп, җылыныр өчен Борһанның биленнән кочып тотынды. Борһан аның җиңелчә генә калтыравын сиздеме-юкмы, аңа берни дә әйтмәде. – Чыннан да, моннан авыл матур күренә, әнә безнең өйләр, – дип, ул бер кулы белән агачка ябышты, икенче кулы белән караңгыга күрсәтте.