нәрсәләр эзли. Наил баштарак, башын иеп, нәрсә кушсалар, шуны эшләргә тырышты. Озакламы...
нәрсәләр эзли. Наил баштарак, башын иеп, нәрсә кушсалар, шуны эшләргә тырышты. Озакламый аның мин-минлеге күңеле түрендә башын күтәрә башлады. Һаман шулай башын иеп, нәрсә кушсалар, шуны эшләп йөрсә, ул үзенең әллә ни ерак китә алмаячагын аңлады. Һәм, кешеләрнең сүзләренә колак салгалап, үзенә җиңелрәк яшәргә ярдәм итәрлекләрне эзли башлады. Хәер, аларны ерак эзлисе юк иде. Аның ятакташ иптәше пилорамда такта яруда. Менә ул Наил турында кемдер аша кум белән сөйләшергә булды. «Сине ул безгә күчерергә тиеш, чөнки син мастер булып та, гади пилорамчы булып та эшләгәнсең. Безнең мондагы бугор артыгын кылана башлады. Эшләгәннең яртысын да язмый, әйтсәң көлә генә. «Нәрсә, моннан баеп кайтмакчы буласызмы әллә?» – дип ыржая. Аңа инде озак та калмады. Аның чүлмәге картада уйналды. Хәзер җай гына кирәк», – диде ул аңа йокларга ятканда, әкрен генә пышылдап. Гаугага кермәскә киңәш итте. «Кешеләрне белеп бетермисең, шуңа күрә кемгә эләккәнеңне дә белми калырсың», – дип кисәтеп тә куйды. Чынлап та, бер ай да үтмәгәндер, өеп куйган тумраннар әрдәнәсе ишелеп, пилорам бугоры агачлар астында калды. Шул ук көнне кум, аны үзенә чакырып алып, пилорамга күчерде. Ул аңа сменадан соң көн дә кереп отчёт бирергә кушты. Наилнең башы күккә тигәндәй булды. «Ничек тә җайлашырга инде», – дип уйлап куйды ул. Икенче көнне сменадан соң эшләренең күрсәткечләре белән Наил кум янына керде. Күрсәткечләре, алдагы көннәр белән чагыштырганда, ике тапкыр дип әйтерлек артык иде. Бу күрсәткечләрне күргәч, ул аны мактап та куйды. – Молодец, кешеләрне эшләтә беләсең икән. Мондый күрсәткечне күргәнем юк иде әле. Синең алда эшләгән кеше үзе өчен артык комсыз иде. Ул әзер материалларны сатып алучы белән сөйләшеп, күпмесендер накладнойдан башка җибәргән һәм акчасын аның счётына салып барганнар. Менә бит ул нәрсә! Аннан соң, колония кирәк-яраклары өчен материалның күпмедер өлешен мин киметәм. Анда эшләүчеләр акылсыз түгел, эшләренең югалуына тавыш чыгарып, югарыдагыларга хәбәр итәбез, дип яный башладылар, һәм менә ахыры нәрсә белән бетте. Шуңа күрә комсыз булма! Ә инде үз арагызда бу эшкә тыгылучылар булса, бу – синең эшең. Пилорам эшләп тора, йә син, йә ул! Өченчесе булмаячак! Син инде аңлагансыңдыр, – диде дә ул, аның отчётын төзәтеп, конторга бирергә кушты. Наил акылсыз түгел, аңлады ул эшнең нидә икәнен. Башта эшләр әйбәт барды. Наил пилорамда эшләүчеләрнең җелекләренә төшү сәбәпле, аларның күрсәткечләре әйбәт күренде. Ләкин озакламый, кумның нәфсесе арту сәбәпле, Наилгә карата чыш-пыш сүзләр ишетелә башлады. Кум өчен бу файдага түгел иде. Наилне чакырып, теге көнне сөйләгән сүзне исенә төшерде. Наил бу турыда үзе дә уйлый башлаган иде инде. Төп тавыш аның ятакташыннан чыга иде. Ул кеше әллә артык нәфселе, әллә инде артык дөреслекне яратамы, ул аны аңлый алмады. Аның белән бу турыда сүз куертырга да курыкты. Үзе әйтмешли, мондый очракларда кайдан җил искәнен дә белми калырсың. Алай баш ватканчы, кум әйткәнчә, өченче булмаячак! Һәм Наил җайлы вакытны эзли башлады. Беркөнне эш вакыты бетеп, инде соңгы тумранны чыгарганда, өчесе, пилорамнан чыккан такталарны эләктергән валикны тәгәрәтеп, өемгә таба киттеләр. Ул вакытта тумранны пычкыларга озатып баручы күршесе, смена ахырында арыганлыктанмы, аңа утырып бара иде. Наил бу мизгелне иң кулай очрак дип, тумран пычкыларга килеп җитәрәк, идарә кнопкаларын калдырып, агачны өске яклап тигезләп барырга тешле валикның терсәген кискен генә өскә күтәрде һәм агач аны кысып басып баручы көч кимегәнгә, рамга килеп җитәргә күп тә калмаган агачның башын утырган кешесе белән сикертеп атты. Наил моның шулай буласына әзер иде инде, күршесе ни булганын аңлаганчы, аны, якасыннан эләктереп, эшләп торган пычкыларга этеп төшерде. Тирә-юньгә кан тамчылары чәчрәде. Наил, тиз генә пультка сикереп, туктату кнопкасына басты. Шул вакытта гына аның башына үзенең нәрсә эшләгәне барып җитте. Шул ук көнне колониягә тикшерүчеләр килеп тулды. Аны, аерым камерага ябып, төне буе сорау алырга чакырдылар. Теләсә нинди сораулар биреп, җелегенә үттеләр. Ләкин ул бер