Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 43. Менә ул Макар тавы итәгендә! Аның бала чакта ялан тәпи уйнап үскән туган туфрагы! Инде күпме еллар хыялланды ул шушы Макар тавына кайтып егылып, бала чактагы кебек чалкан ятып, күк йөзендәге болытларны күзәтергә. Менә ул тауның дөя биле кебек ике сыртының берсенә менеп җитте дә, аркасындагы букчасын аяк астына ташлап, лып итеп җиргә ауды. Аннан сынып дөрес ялганмаган аягын ипләп кенә сузып, әкрен генә агып баручы болытларга карап чалкан ятты. Инде көннәр көзгә авышканга, кояш җылысын саран кына сибә иде. Күктәге калын болытлар, ул саран җылылыкны үзләренә йотып, тирә-юньне тагын да салкынайтып куялар. Әкрен генә искән җилләр дә, көзгә охшарга тырышып, җәй буе иркәләгән чәчәкләрен хәзер инде алай ук назламый. Наилнең күтәренке күңеленә табигатьнең бу көйсезлеге чүп булып кына күренде. Күктәге болытлар гүя күпме еллар күңелендә йөргән хыяллары белән саубуллашып агалар иде. Аны беркем дә борчымады. Чебен-черки дә кешегә ябырылмый иде инде хәзер. Наил шулай озак кына ятты. Ә күк йөзендәге болытлар һаман йөзә бирделәр. «Әйе, болытлар, сез йөзәсез! Артыгыздан эзегез дә калмый. Менә минем дә тормышым сезнең кебек агып узды. Күңелемә хуш килерлек берни дә була алмады. Әни иртә үлде. Әти авырту булганга, иртә өйләндем. Сөйгәнем мине яратмады, күңелендә башка булды. Эшли башлагач, кесә тутырып акча аласым килде, алай да барып чыкмады. Болытлар! Сезгә дә җилләр хуҗа була. Алар сезне, барган юлыгыздан борып, икенче якка куа башлыйлар. Әйе, бу дөньяда һәрбер җисем нидән булса да чикле! Шуңа күрә дә яшәр өчен ул чикнең кырыен белергә кирәк шул. Ә мин белә алмадым. Хәзер дә белмим, әллә инде белергә теләмимме? Кешенең ихтыяры уйларында чиксез, ләкин тормыш үзенең чикләрен бик тиз билгели шул! Кеше күңеле беркайчан да бер урында озак тукталып тора алмый. Фирүзә белән тормыш җайлана башлаган кебек иде. Ул: «Бәлки, бәбиебез дә булыр!» – диде. Ләкин җайлаша башлау озакка бармады. Аннан көнләшеп, аны кыерсытып, укырга керүен тыйдым. Аннан бу сазлык күле вакыйгалары...» Наил һәрвакыт бер нәрсә турында уйланды: ул вакытларда Фирүзә теге склад ачкычын Мансурга нинди уйлар белән бирде икән? Аннан үч аласы килепме яисә, Рамилнең гаиләсен җәлләп, чынлыкны яклапмы?! Бу уйлар аның өчен икесе ике нәрсә иде. Беренче очракта – әгәр ул аннан үч алып котылырга уйлаган булса, нигә һаман яраткан кешесе Мансур белән түгел? Ә Мансур аны кире каккан булса, ул башканы табар иде. Ләкин Мансур да һаман өйләнмәгән! Икенче очракта – Фирүзә ничек итеп үзенең ирен, булачак баласының әтисен икенче бер гаиләнең кайгысына алыштыра алды. Бу сорау соңгы елларда Наилдә өмет уятты. Һәм шул өмет үзендә күп авырлыкларны җиңәрлек көч таптырды. Аларның колонияләре сугыштан соңгы елларда тайга эчендә бик куркыныч дип саналган хәрби тоткыннар өчен төзелгән булган. Ул элек агачтан төзелгән бараклардан булса, хәзер инде икешәр катлы кирпеч йортлардан тора иде. Агач баракларның күбесе сүтелеп, кайберләре склад хезмәтләрен үтәп, элеккеге чордагы тоткыннарның яшәү рәвешләрен күрсәтеп тора. Машинадан төшеп, ишегалдында тезелүгә, Наилнең карашы биек коймаларга һәм алар өстеннән сузылган чәнечкеле чыбыкларга төште. «Моннан кошлар да тиз генә очып чыга алмыйдыр», – дип уйлап куйды ул. Тезелеп баскан тоткыннар алдына бер капитан чыгып, аларны эчке кагыйдәләр белән таныштырды һәм, исемлек буенча тикшереп, һәркайсын душка керттеләр. Кара материалдан тегелгән киемнәр биреп, өс-башларын алыштырдылар. Аннан, барысын да берәмтекләп колония начальнигы аша уздырып, үзләре турында сөйләттеләр. Наил кыскача гына үзенең ничәнче статья белән икәнен һәм соңгы вакытта пилорамда мастер булып эшләгәнен әйтте. Начальник аңа кыскача гына, әгәр бик тырышып эшләсә һәм тәртип бозмаса, һәр тоткынның үзенең срогыннан алдан азат ителергә хокукы барлыгын аңлатты. Кайсы яңа килгән тоткын бу турыда хыялланмас икән?! «Ходаем бирсә, алдан чыгарга тырышачакмын», – диде ул үзенә, җитәкченең сүзләреннән канәгать калып. Күңелендә җаны булган кеше һәрвакыт үзенә җайлы