– Фирүзә, әйдә мин Фаил белән сөйләшим. Ул ил буенча йөри, кайларда гына булмый?! – дид...
– Фирүзә, әйдә мин Фаил белән сөйләшим. Ул ил буенча йөри, кайларда гына булмый?! – диде Нәфисә, шатланып. – Әгәр син рөхсәт итсәң, үзләре ясаган сырларын, сатучылардан сатып алып, үзебезнең кибеткә куеп карар идек. Шунда инде нинди сыр ничек сатылганын күрербез. – Бик дөрес фикер! Без шулай итеп халыкның иң тәмле сырын табарбыз. Мин риза! Ләкин син аңа әйт, ул алардан сырның ясалу серен дә язып алып кайтсын! – дип сөенеп үк куйды Фирүзә. Аның күңелендә бу фикергә өмет чаткысы уянган иде. Чынлап та, Фаил кайларда гына булмый һәм ул әле сүз тыңлаучан да. Уңды, ахры, Нәфисә Фаиленнән. Әмма аларга нидер җитми кебек тоелды Фирүзәгә. Тик ул бүген Нәфисә белән эч серләрен сөйләшеп тормады. Аларның тормышларына кызыктымы, әллә инде үзендә хатын-кызларга гына хас кимсенү сиздеме, ул моны үзе дә аңламады. Нәфисәдән үзләре арасында булган сөйләшүне Фаилгә җиткерергә кушты да китеп барды. Кичен Фаил эштән кайткач, Нәфисә аңа Фирүзә килгәнен һәм сыр ясар өчен яңа рецептлар эзләгәнен сөйләде. Аннан соң, иренә йөргән җирләрендә халык ясаган сыр очраса, булган күләмендә сатып алырга кушканын әйтте. Озакламый Фаил, барган җирләрендә халык базарларына кергәләп, очраган сырларны алып кайта башлады, һәм алар аны үзләренең кибетләренә куеп сатарга да керештеләр. Кайберләрен халык бик тиз алып бетерде. Андыйларны үзләре дә татып карадылар. Әмма күңелләренә ошаганнары бик сирәк иде. Шулай да бер тапкыр Чабаксар базарыннан алып кайткан сыр барысына да ошады. Аңа нидер кушылып, ак күмәч белән чәй эчкәндә, авызда эреп китәрлек була иде. Фаилгә аны базарда өлкән яшьтәге бер чуваш апасы саткан икән. Ул аңа үзенең сыры турында бик тәмләп сөйләгән дә әле. Сыр ясау белән алар бик ерак буыннардан бирле шөгыльләнәләр икән. Элек үзләренең сөт эшкәртү заводлары булган, һәм алар халыктан сөт җыеп, май, сыр ясап, Мәскәүдә сату иткәннәр. Соңыннан заводларын дәүләткә алып, гаиләләрен Себергә куганнар. Ә кече бала булган әнисе, Себерне ошатмыйча, сугыштан соң туган җирләренә кайтып, инде картаеп барганда гына кияүгә чыгып, гаилә кора һәм үзләренең хуҗалыгында ике сыердан җыелган сөттән сыр ясап базарда сату итә башлый. «Мин әнидән өйрәндем», – дигән теге хатын. Хәзер балалары сыр ясарга якын да килми икән. «Андый сасы, юеш эш белән шөгыльләнмибез», – дигәннәр һәм тизрәк шәһәргә качу җаен гына эзләгәннәр. Фаилгә, аның рецепты белән сыр ясарга теләгәннәрен белгәч, рәхәтләнеп үзенең серләрен ачып биргән. «Безнең ничә буын җыйган сыр ясау серләре югалмасын иде», – дигән ул, шатланып. Фирүзә, рецептлар арасыннан әйбәтрәкләрен сайлап һәм чит ил журналларыннан үзенең тәрҗемә иткәннәрен җыеп, сыр ясау цехының мастерына өйрәнергә һәм, аларны берләштереп, төрле ысуллар белән ясап карарга кушты. (Дәвамы бар.)