Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 47. – Әйе, Фирүзә! Мине шул хәлне тикшерергә җибәрделәр. Әниең әле һаман да аңына килә алмый икән, менә шуның өчен син берәр нәрсә әйтә алмассыңмы дигән идем. – Мансур Фирүзәгә күтәрелеп тә карарга батырчылык итмәде. Инде күпме вакытлар узса да, аның күз алдында Фирүзәнең аннан ярдәм сорап җибәргән хаты һәм үзенең аңа җавабы тора иде. «Менә хәзер тагын нәрсә сөйлим мин. Юләр син, Мансур! Инде күпме очрашырга сәбәп эзләп, таба алмыйча йөрдең. Ә менә хәзер, сәбәп булып та, үзеңне агач тумранына тиңлисең», – дип, эчтән генә сүгеп куйды ул үзен. Ә ул бит аның янына үзенең эше буенча гына килмәде. Аны күрәсе, үзенең инде аны юксынуын, малае турында сөйләшеп, Ильясның аның өчен беркайчан да чит булмаячагын әйтәсе килде. – Кая әле минем туганым Ильяс? Әле мәктәптән кайтмадымы? Без бит хәзер бер кан белән йөрибез. Инде бөтенләй үсеп җиткәндер. Нишлисең бит, тормыш шулай барадыр инде. Без дә картаябыз! Үзебезнең әле юньле тормышыбыз да юк! – диде Мансур әкрен генә, үзенә ишетелерлек итеп кенә. Аның бу сүзләрне кычкырып әйтәсе һәм, аңлашылмаучылыкта узган гомерләре өчен Фирүзәнең аякларына егылып, кичерүен сорыйсы килде. Ләкин кыюлыгы җитмәде. – Әйе, әни әле һаман да аңында түгел. Ильяс әле укуда. Ул сине, миңа кан биргән абый, ди. – Ул аңа Ильяс беренче сыйныфка укырга килгәч, беренче уку көнендә аны тәрәзәдән күзәтеп, укытучыдан шелтә алганын сөйләп бирде. Икесе дә көлеп куйдылар. – Мансур, каршы килмәсәң, әйдә чәй эчәбез! Син килеп кергәндә, мин әле кайтып, чәй эчәргә әзерләнеп кенә йөри идем. Синең дә тамагың ачкандыр инде! – дип, Фирүзә, аннан җавап та көтмичә, икесенә дә чәй әзерләргә тотынды. Риза түгелме соң! Фирүзәдән шундый сүзләр ишетүенә шатлыктан күкләргә менгәндәй булды. Шул минутта аңа нинди дә булса ягымлы сүз әйтәсе килде. Фирүзәнең шулай якын итеп эндәшүе аның аңын җуйдыра язды һәм ул аңа каршы бер сүз дә әйтә алмады. Үзенең кичерешләрен яшерү өчен, берни дә булмагандай, өстәл янына килеп утырды да кесәсеннән блокнот чыгарып язарга әзерләнде. – Чәй эчәргә була ул! Чәй бит ул, Фирүзә, чәй инде! Аннан беркем дә баш тартмый. Чәй кешеләрне якынайта! – Мансур үз сүзләреннән үзе оялды. – Шулай да син, Фирүзә, ничек уйлыйсың, нәрсә булып узган сезнең өегездә? – дип сорады Мансур, чәй ясалган чынаякны кулына алып. «Юк, Мансурда миңа карата бернинди дә җылы тойгылар калмаган, ахры. Әнә бит ул үзен ничек тота! Әллә көләргә дә уйлыймы? Мин аны үз итеп, яратып чәй эчәргә чакырдым, ә ул, блокнотын чыгарып, сорау ала башлады. Мин үзем аны үлеп яратып, аның мине бөтенләй дә яратмаганын күрә алмыйм микәнни? Артык ярату кешене сукырайта һәм, алдыңа пәрдә корып, сине үз дөньяңда гына калдырадыр. Сиңа пәрдәнең теге ягындагы кичерешләрне тойдырмыйдыр. Ә бу инде синең өчен ярату юлы түгел, ә язмыш юлына аяк басу» дигән уйлар аның күңелен яндырып узды. «Ю-ук, үземнең аны һаман да үлеп яратуымны сиздермәскә кирәк», – дип уйлады Фирүзә, чәен эчеп. Һәм ул аңа күптән түгел генә Нәзирә белән булган сөйләшү турында сөйләде. – Менә шулай да булырга мөмкин, – диде Мансур Фирүзәнең тыныч йөзенә карап. Көчле ихтыярлы хатын бу! Ничек үзен тота белә! Их, ялгышты шул теге чакта! Хәзер аның хисләре суынгандыр инде. Үзенең сөйләве буенча, ул Наил белән яшәргә уйламый да. Кемне ярата соң ул? Әллә, чынлап та, теге Николайнымы? Аның турында исенә төшсә, Мансурның йөрәге кысылгандай була. Хәзер дә Фирүзә сөйләгәннәрне язып барган протоколга аннан кул куйдырды да, чәе өчен рәхмәт әйтеп, китәргә җыенды. – Син миңа бик булыштың, рәхмәт! Ә Ильяс кайткач, аңа сәлам әйт! – диде дә ашыгып чыгып китте. «Әллә чынлап та Мансурның күңеле тарта микән малаена? Бәлки, шулайдыр да. Ничек кенә булса да, барыбер алар бер-берләренә тартылалар. Мин генә һаман аңа ачыла алмыйм! Нигә соң шулай бу? Югыйсә теге вакытта мин ялгышмаган идем бит инде. Ул да мине яратты бит! Бу Наил харап итте безне, бәхетебезне җимерде. Чынлап та, әни белән булган хәл тагын шул Наил эшедер. Әнине үтереп, бездән үч аласы килгәндер. И Ходаем, әниемә