Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 49. Наил сазлык күленә килеп җиткәндә, инде кояш урман артына качып, тирә-якка караңгы иңә башлаган иде. Ләкин әрәмәлек вак куаклары һәм ара-тирә бәләкәй утраучыклар хасил итеп утырган камышлары, озын сазлык үләннәре белән әллә кайдан аерылып тора иде. Кайчандыр Наил кискән наратлар тирәсен чистартып бетереп, зур гына яшь нарат һәм чыршы диләнкесенә әйләндергәннәр. Сазлык белән урман арасына бәләкәй генә йорт та салып куйганнар. «Аучылар йортыдыр инде, – дип уйлады Наил. Әгәр аучылар йорты булса, димәк, монда тыелган зонаны бетергәннәр. Теге вакытта егерь гына юкка башын салып калдырды. Менә бит ул ничек үзгәрә хәлләр! Шул вакытта, кәпрәеп, миңа артык бәйләнмәгән булса, әле хәзер дә шушы табигатьнең матурлыгына сокланып йөрер иде», – дип уйлап куйды ул, теге йортка таба атлап. Йортның ишеген ачып керүгә, аның борынына тәмәке катыш әчкелтем сасы ис бәреп керде. Өй эче караңгы иде. Наил кесәсеннән шырпы чыгарып сызды һәм як-ягына каранды. Беренче чиратта аның күзенә чалынган нәрсә стенага кагылган киштәдәге пыяла банкага салынган парафин шәмнәре булды. Ул берсен алып яндырды да өстәлгә утыртты. Өй эченә саран гына яктылык таралды. Инде хәзер өй эчен әйбәтләп күзәтергә дә була. Стена буйлап тактадан сәке ясап куелган. Ике бәләкәй генә тәрәзә. Аның берсе каршына тумбочка куйганнар. Наил аны ачып карады. Анда җиңел генә юылган тимер таба, кәстрүл һәм тимер кружкалар ята. Өйнең матчасына ике пакет эленгән. Берсендә инде кибә башлаган ипи калдыгы һәм бер зур гына кисәк дуңгыз салосы. Икенчесендә төрле үлән бәйләмнәре. Икенче тәрәзә каршындарак тимер мич тора. Аның торбасы тәрәзә аша тышка чыгарылган. «Монда яшәргә була икән», – дип уйлап куйды Наил. Ул букчасын идәнгә атты да мичкә ягарга коры-сары җыеп керергә уйлады. Тышта өй тирәсен урман караңгылыгы басып өлгергән иде инде. Коры агачларны кочагына сыярлык җыеп бетергәч, өйгә кереп, мичкә ягып җибәрде. Хәзер чәй кайнатырга куйсаң да була. Чәйнекне алып, тагын тышка юнәлде. Чыккач, кайсы якка барырга уйлап торганда, күзенә беленер-беленмәс кенә сузылган сукмак чалынды. Сукмак булгач, кешеләр аннан ниндидер максат белән йөреп торганнар. Ә бәлки, сугадыр. Сукмак Наилне сазлык буендагы чокыр итеп ясалган сулыкка алып килде. Кешеләр алган, миңа да ярар, дип, ул чәйнеген тутырып су алып, мич өстенә кайнарга куйды. Чәйнектәге су кайнап чыккач, пакеттагы үләннәр белән чәй ясады. Өй эченә хуш ис таралды. «Менә хәзер матчадагы пакеттан сало белән ипине алып тамак ялгасаң да була», – дип уйлады Наил, шатланып. Иртән колониядәге вакыт белән уянды. Кичтән күп итеп ягылган мич янып бетеп, инде сүнәр-сүнмәс утыра. Ул чәйнекне алып, аның җылы суын тышта өй почмагына кадаклап куелган юынгычка салды да кулын, битен юып алды. Аның исәбе кичтән калган ипи һәм сало кисәкләре белән тамак ялгап, берәр авыл кибетенә барып, аягына, өстенә киемнәр алып кию иде. Наил сазлык белән урман арасындагы ачыклыкта салынган машина эзенә килеп басты да кайсы якка барырга белмичә бераз аптырап торды. Аңа кайсы якка барса да барыбер, юлы гына кыска булсын һәм ул олы юл уңаена таба китеп барды. Юлны башта бер яклап сазлык әрәмәсе, аннан хәйран гына киткәч, ике яктан да урман озатып барды. Элекке, ул бәләкәй чактагы урман юк иде инде. Ике кеше кочагы җитми торган имәннәр, күкләргә үрелгән шәмдәй төз наратлар, бер-берсе белән ярышып үскән ботаксыз каеннар урынында яшь нарат һәм чыршы үсентеләре генә утыра. Аларны юлдан аерып, ике ягыннан кара җир ясап үткәннәр. Төш туры җитәрәк, Наил ташландык авылга килеп җитте. Юлдан эчтәрәк кенә капкаларның юан имән баганалары тырпаеп утыра. Ишелгән каралты-кура буралары инде череп, аларны басып алган шомырт агачлары арасыннан кара өемнәр булып күренеп тора. Инде бер ялсыз күп юл үткәнлектән арылган да, авырткан аягы да сызлый башлады. Ул әзрәк ял итеп алырга булды. Юлдан эчкәрерәк кереп, өстәл хәтле нигез ташына килеп утырды. Менә бит кешеләр, яшәр өчен, нинди зур ташларны нигезләренә салганнар. Мондый ташлар якын-тирәдә юк та бит әле.