– Юк-юк, кызым, тынычлан гына! – дип кабатлады Светлананың иреннәре, әкрен генә кызының...
– Юк-юк, кызым, тынычлан гына! – дип кабатлады Светлананың иреннәре, әкрен генә кызының чәчләреннән үбеп. * * * Наил иртән туңып уянып китте. Шалаш күпме генә яхшылап җыелган булса да, көзге төнге суыкта җылыта алмады. Кичә күпме юлны җәяүләп узганга һәм булып узган вакыйгаларның күңелен таушатуына арыганлыктан, кичтән ул суыкны сизмичә йокыга талды. Ә менә хәзер дерелдәтә. Ул шалашыннан шуып чыкты да, коры агач ботаклары җыеп, учак ягып җибәрде. Ялкын телләре бик тиз үрләде. Учак ялкыныннан килгән кайнарлык Наилнең битләрен алсуландырып, аңа җылылык өрде. Ул, капчыгын актарып, кичә калган ипи кисәген, ашалып бетмәген ит консервысын, шешәгә тутырып алган суын чыгарып, коры яфраклар өстенә, ялкын җитәр-җитмәс җиргә җылынырга куйды. Консервысын ашап, савытын бушаткач, аны җылымса су белән юып, су салып кайнатырга уйлады. Ул кайнаган арада, үзеннән ерак түгел генә аны ымсындырып утырган миләш тәлгәшләрен өзеп алып килеп, кайнап утырган суга салды. Тамагына әз генә булса да ашап, миләш суын да эчеп куйгач, күңеле күтәрелеп киткәндәй булды. Кабат күз алдына кичә булып узган вакыйгалар килеп басты. «Нервылар беткән шул инде, – дип уйлап куйды ул, аларны искә алып. – Нигә кул күтәрдем инде мин ул карчыкка, шуннан нәрсә оттым? Хәзер нәрсә була минем белән? Кабат төрмәме? Юк! Башка анда бармыйм мин. Ләкин нәрсәдер эшләргә кирәк! Нәрсә?» Бу минутларда аның башына бер юньле фикер дә килмәде. Булып узган фаҗига каршында үзенең көчсезлеген тою кабат ачуын кабарта башлады. «Шул кирәк ул карчыгага! Әле кызын да шулай итәргә иде. Минем бөтен тормышымны җимерделәр. Ярый әле теге карчык малай турында дөресен әйтте», – дип акланды ул үз-үзенә. Бу уйлардан аңа җиңел булып китте. Хәзергә сазлык күленә барып яшәп торасы булыр, дип уйлады ул һәм теге вакытта егерьның яшергән винтовкасын исенә төшереп, бөтенләй җанланды. Тиз генә учагын сүндереп, шалашын сүтеп таратты да җилкәсенә биштәрен асып китеп барды. Урман эчендә искән җил дә сизелми. Җәй көнге кебек кошлар тавышы да, баш өстендә урманның шаулавы да ишетелми. Тик аяк астында коры чыбыкларның шатырдап сынулары һәм коры яфракларның үзләренә бер тавыш чыгарып кыштырдаулары гына колакка керә. Наил, елның кайсы вакыты булса да, урманны ярата. Чөнки аның һәрвакыт үз матурлыгы бар. Көзен урман үтә күренмәлегә әйләнә. Куаклар арасыннан аксыл-соры төстәге юан усак кәүсәләре, җәйге чорда бер яклап яшел мүккә баткан, үзләренчә кара гәүдәле карт чыршы агачлары, кайбер урыннарда ап-ак каеннар, безне күрми калмагыз дип, ерактан ук күренеп торалар. Алар арасына сибелгән яшь чыршы һәм нарат үрентеләре, менә без җәйне саклыйбыз дигәндәй, яшел түмгәкләр кебек, ара-тирә тырпаешып утыралар. Бәләкәйрәк кенә ачык аланнарда кып-кызыл миләш тәлгәшләре, авызлардан су китереп, үзләренә җәлеп итәләр. Ә инде балан куаклары, яфракларын коеп, тәлгәшләре белән бөтен агачны кызартып, кәпрәеп утыра. Гөлҗимеш куакларын исә үзләренчә бер алсу утрау диярсең. Кайбер чакларда, тын урманны уятып, йә ябалак ухылдап, йә козгын нидәндер канәгатьсезлеген белгертеп каркылдап куя. Ә инде тукран, минсез урман бөтенләй йокыга тала дигәндәй, йә бер җирдә, йә икенче җирдә тукылдап ала. Урман эченнән шулай хозурланып атлау Наилнең кәефен тагын да күтәреп җибәрде. Ул инде, кичә булып узган вакыйгалар турында уйламыйча, күптән сагынылган күренешләрдән исереп атлады. Шулай атлавы, күңелендә шатлык уятып, аягының арып авырта башлаганын да сиздермәде. Ул юлында очраган һәрбер агачтан нинди дә булса кызык эзләп, аңа эндәшеп барды. Ләкин кеше күңеле никадәр шатлыкка чумса да, вакытлар узу белән, аны борчыган гамәлләргә кире кайтара. Аның каршына «Нишләргә?» дигән уй тагын килеп басты. «Бераздан авылга кайтсам, барыбер тотып алырлар. Чыгып китә калсам, документлар юк. Кайдан булса да документлар табып, соңгы тапкыр бергә утырган дустым янына Сахалинга китәргә кирәк. Аның әйтүенчә, анда татарлар күп, һәм алар аңа эшкә урнашырга ярдәм итәчәкләр. Язмышны белеп булмый шул, менә ничек килеп чыкты бит». (Дәвамы бар.)