терелергә ярдәм ит инде», – дип, Фирүзә кайчандыр әбисе өйрәткән догаларны укып алды.
терелергә ярдәм ит инде», – дип, Фирүзә кайчандыр әбисе өйрәткән догаларны укып алды. Фирүзәләрдән чыккач, Мансур кабат күршеләре Бибинурларга керде. Ул, нәрсәләрдер сукранып, ишегалдындагы казларын куа иде. Мансурның исәнләшүенә кыска гына итеп, әйбәт әле, дип кенә җавап бирде. Аның кырыслыгы Мансурга бер дә ошамады. – Бибинур апа, нигә миңа ачуланасыз? Бәләкәй чакта мин һәрвакыт сезнең көтү чиратыгызга чыктым. Кичләрен дә сезнең сыерга күз-колак була идем, оныттыгызмы әллә? – дип сорады Мансур. – Юк, балакаем, онытмадым! Мең рәхмәт сиңа ул еллар өчен! Ләкин менә Фирүзәне Наилгә биргәнең өчен мин сиңа риза түгел шул. Күпме газап чикте ул Наил белән?! Үзе генә белә. Син аңа ышанмадың, хыянәт иттең! Ярый әле төшеп калганнардан түгел, әтисенә охшаган. Азапланып булса да укыды. Менә хәзер кем булды! Мин аны үземнең кызым итеп яратам! Шуңа күрә дә син минем өчен барыбер! – Бибинур ояларына кермичә төрле якка таралган казларын тагын да сукраныбрак куа башлады. – Ялгыштым шул, Бибинур апа. Сез дөрес әйтәсез, аңа, ышанмыйча, хыянәт иттем мин. Хәзер ул мине күралмый. Каршына тезләнеп, кичерүен сорасам да, ул мине кичермәячәк! Ә миңа аннан башка беркем дә кирәк түгел. Шуңа да мин һаман ялгыз! – Ялгыз! Һаман да авызыңны ачып йөрсәң, бөтенләй ялгыз калырсың әле. Ул сине ярата бит! Ә син үзеңнең мин-минлегеңнән артык берни дә күрмисең! Ярар бу турыда, сиңа барыбер барып җитмидер! Нигә кердең? – Бибинур апа, тагын бер кат сөйләгез әле барысын да яңабаштан. Ашыкмый гына, тәртибе белән һәм берни дә төшереп калдырмыйча. Өстенә ничек киенгән иде, һәм син аны авылның берәр кешесенә охшатмадыңмы? – Мансур, авызына керердәй булып, Бибинур апасына текәлде. Ул аңа хәзер тагын нинди дә булса яңа әйбер әйтер кебек тоелды. Бибинур барысын да беренче кат сөйләгәндәй сөйләп бирде. Аннан соң әзрәк уйланып торды да кабат өстәп куйды: – Ул гәүдәсен алга таба сузыбрак атлавы белән безнең авылның бер кешесенә охшаган. Ләкин инде ул кеше күптән үлде. Ә менә малаенда мин аны артык хәтерләмим. Юк-юк, малаенда да әзрәк кенә сизелә иде бугай. Ышанырлык та түгел, булырга да мөмкин түгел! Наилнең әтисе шулай йөри иде. Бер караганда, үз-үзен шулай тотышны Наилдә дә күрдем. Әле ул вакытта, бала атадан барыбер ерак китми инде, дип уйлап та куйдым. Ә ул төрмәдә бит. – Аны белешергә кирәк, бәлки, чыгарганнардыр, – диде Мансур, уйчан гына. Һәм ул, Бибинур апасына рәхмәт әйтеп, алардан урамга чыкты. Капка төбендә әзрәк кенә уйланып торды да, Бибинур апасы сөйләгәнчә, тыкрык буйлап китеп барды. Тыкрык ахырының бер ягы икенче урамга күчсә, икенче ягы чишмә буена төшеп китә иде. Мансур фикеренчә, бу кеше барыбер, канга буялып, аны юар өчен чишмәгә төшәргә тиеш. Чишмә, суын улакларына тутырып, дөньяга кайгысы булмагандай, бер ялгызы чылтырап утыра. Соңгы вакытларда һәр кешенең өенә су керү сәбәпле, чишмәгә суга йөрүчеләр бөтенләй юк дип әйтерлек, ахры. Анда илтүче сукмаклар беленер-беленмәс кенә калган. Ә улак буена ике яктан бөтнек үсеп, аны басып ук киткәннәр. Мансур бәләкәй чагында авыру әбисенә һәрвакыт моннан бөтнек җыеп алып кайта иде. Әбисе, аны киптереп, кыш буе чәйгә салып, өйгә җәй исен таратты. Салкын тиеп авырган чагында, сөтле чәйгә бөтнек, мәтрүшкә салып эчкәч, тирләп-пешеп, бөтен авыртулар бетә иде. Ә менә хәзер кешенең табигатькә карашы бөтенләй үзгәрде. Аны күңеле белән күрә һәм тоя белү сәләте бөтенләй кимеп бара. Мансур чишмә буенда шулай әзрәк уйланып торды да, улак янына килеп, битенә су бөркеде һәм бер-ике йотым эчеп тә куйды. Аннан, иелебрәк, чишмә тирәсен карады. Бер эз дә сизелмәде. Ә менә улак бетеп, су инде таралып, үз тирәсендә баткак ясап инешкә таба аккан җирендә кеше аягының баткан эзе күренде. Ул кеше, улак башыннан су тутырып алып, чишмәдән тау ягына таба атлаган. Аяк киеменә ияргән кара саз пычрагы, үсеп утыручы үләннәргә сыланып, көзге саран кояш җылысыннан яртылаш кибеп, аермачык булып ярылып ята иде. Мансур башта шул эз буенча, ахырдан инде сыныбрак калган үләннәрне чамалап, Макар тавы итәгенә килеп чыкты. «Димәк, бу кеше