аны? Ничек әбисе өйрәтми инде! Ул, Фирүзә янына килеп, улактагы ташларны кырыйга алып ы...
аны? Ничек әбисе өйрәтми инде! Ул, Фирүзә янына килеп, улактагы ташларны кырыйга алып ыргытты. Аннан бик белдекле генә әйтеп куйды: – Әбиеңнең чишмә улагындагы суны бөяп куярга ярамаганын әйткәне юкмыни? – Бар! Ләкин шунсыз бу тәрәзә өлгеләрен чайкап булмый. Ә син нишләп йөрисең? – Менә әби суга җибәрде. Колонкада нигәдер су юк. – Мансур, сүзләрен раслаган кебек, кулындагы чиләген уйнатып куйды. – Бигрәк зур чиләк биргән сиңа әбиең. Зуррак чиләк бирсәң күтәрә алмас, җебегән, дип уйлагандыр инде, – дип, Фирүзә көлеп куйды һәм, Мансур ыргыткан ташларны җыеп, кабат улакны бөйи башлады. Бер яссы ташны ташлавы булды, улактагы су бөтен көче белән Мансурның өстенә чәчрәде. Мансур, уйлап тормыйча, улактан чиләге белән су алды да Фирүзәнең өстенә койды. Кыз салкын судан тын ала алмыйча торды да, әкрен генә аяклары сыгылып, улак кырыенда үсеп утырган бөтнекләр өстенә килеп төште. И куркулары Мансурның ул вакытта. Ул, йөгереп килеп, Фирүзәне су тегермәненнән калган таш өстенә салды. Кояшта ятып кайнарланган ташның җылысыннанмы, Фирүзә күзләрен ачты. Мансур нишләргә дә белмәде. Ул аны кулларыннан тартып утыртты да, гаебен йолырга теләп, Фирүзәне гаепләргә уйлады. – Фирүзә, син үзең гаепле. Башта син миңа су чәчрәттең! – Юк, мин чәчрәтмәдем! Ул яссы таш шулай чәчрәтте. Тормыйлар аны кеше эшләгәнен карап. – Ярар, ачуланма инде, Фирүзә! Ничек, суык түгелме? Әйдә, керләреңне чайкап бетер дә, мин аларны сиңа алып кайтышырмын. Мин җебегән түгел! Әнә сине таш өстенә күтәреп салырга көчем җитте бит әле. – Кәнишне! Сез өйдә юньләп бер эш тә эшләмисез. Бөтен авыр эшләрне әтиегез эшли. Ә сез җебеп кенә йөрисез! Бездә бар эш тә үзебезгә! Шуңа күрә мин сине җебегән дидем дә инде. – Синең әтиең юклыгына мин гаеплеме әллә? – диде Мансур, озын толымлы, ябык кына кызны беренче тапкыр күргәндәй. Шул вакытта ул аны җәлләп тә куйды. Чынлап та, бу өч хатын-кыз өйләрен кешедән бер дә ким тотарга тырышмыйлар. Бар нәрсәләре бар дип әйтерлек. – Фирүзә! Әйдә моннан соң мин сиңа, күрше буларак, һәрвакыт ярдәм итәрмен! – Мансур аңа, таштан торырга ярдәм итеп, кулын сузды. Менә кайчаннан бирле ул аңа ярдәм итәргә вәгъдә биргән, ә үзе, Наил урлагач, булышасы урында кимсетеп хат язды. Ә теге вакытта Наил турында сорап өйләренә кергәндә, Фирүзә аңа ничек карап куйды. Ә ул, юләр, Фирүзәне Наиле өчен ялагайлана дип уйлады. «Әйе, мин чынлап та юләр булганмын. Һәрнәрсәне үземнең каланчадан гына күргәнмен икән...» (Дәвамы бар.)