Бу минутларда Фирүзә Светлананы әлләп тә куйды. Бала кайгысы – тормыш кайгысы шул! Бу д...
Бу минутларда Фирүзә Светлананы әлләп тә куйды. Бала кайгысы – тормыш кайгысы шул! Бу дөньяда кайгысыз кеше бармы икән? Юктыр! Бернинди кайгысыз кеше ул чын тере кеше түгелдер! – дип уйлап алды Фирүзә, Светланага карап. Алар сөйләшеп торган арада, подносын тутырып, Флүрә кереп җитте. Ул кергән уңайга Фирүзәгә: – Кунагыгызны кичә ашатып-эчертеп, кунакханәгә озатып, йокларга яткыздым! Нәкъ сез әйткәнчә, фәрманыгыз үтәлде! – диде Флүрә, өстәл артында утыручыларны көлдерергә уйлап. Ләкин берсе дә көләргә уйламады. Барысы да тавыш-тынсыз гына ашарга кереште. Араларында Салих кына һавада асылынып калган сүзләргә каршы, Фирүзәгә карап: – Чыннан да, бик рәхмәт Флүрәгезгә! Мине, сез әйткәнчә, ашатып, кунакханәдән урын алып, йоклатып кайтып китте. Тик тынычлап йоклап кына булмады. Бөтен йокымны үзе белән алып китте. Кире китерергә уйламады да. Чөнки ул турыда сез аңа әйтмәгән булгансыздыр! Менә ничек төгәл үтиләр сезнең үтенечне. – Өстәл киеренкелекне юкка чыгаргандай көлеп куйды. Рестораннан чыккач, Фирүзә, районның милиция бүлегенә кереп, кичтән җитәкчесе белән сөйләшкәнчә, аннан тикшерүчеләр төркемен алды. Ул вакытка инде алар янына автобус белән үзенең агрофирмасыннан оештырылган эшчеләр төркеме килеп җитте. Көн кояшлы булса да, инде кышка кереп бара торган чак булгангамы, көн суык һәм әз генә җилле иде. Урыны белән алдагы көннәрдә яуган кар, бер урыннан икенче урынга күчеп, буразналар ясый. Урман юлының ышык урыннарында хәйран гына кар өемнәре дә очраштыргалый. Андый урыннарда, машина белән утырып калмас өчен, газ биреп чыгып китәргә тырышалар. Ул вакытларда, әзрәк туңып йокымсырап барган кешеләр, бер-берләренә бәрелешеп, уянып киткәндәй, як-якларына каранышып алалар һәм, берни дә юклыгына ышанып, кабат башларын түбән иеп, үзләренең җылысында оеган чебиләр кебек, күзләрен йомалар. Ара-тирә козгыннар очрый. Алар ашарга эзлиләр. Берни дә таба алмагач, туйдым инде тычкан эзләүдән дигәндәй, каркылдап куеп, агачлар арасына кереп югалалар. Кайбер урыннарда кардан ерактан ук аерылып торган балчык кәсләренә кара болыт булып боҗыр көтүләре төшә. Алар, ашказаннарына таш, ком һәм балчык кисәкләре тутырып, кабаттан чырылдап очып китәләр. Урыны-урыны белән агачлар арасында тукран тукылдавы һәм ябалакның ухылдавы ишетелеп куя. Кышкы урман юлының мондый сихрилеген Фирүзәнең беркайчан да күргәне юк иде әле. Ул юлның әкияттәгедәй матурлыгына игътибар итеп барса да, күңеле Мансурда иде. «Нишли ул хәзер, камерадамы? Әллә инде эшләмәгән эшләренә эшләдем дип кул куйдыртырга азаплыйлармы? Бу Наил үлгәч тә безне газаплавыннан туктамый. Менә хәзер Салих аның үле гәүдәсен табып, саздан чыгара алсак, бәлки, бу газапларга чик куелыр иде. Йә Ходаем, барысын да үзеңә тапшырабыз инде», – дип, Фирүзә авыр гына сулап куйды. Салих машинаның тигез генә селкетүеннән йокымсырап барды. Шулай да уйлары кичә ресторанда танышкан хатынга кайтып калды. Әйе, кичә аның күңелендә нидер уянды. Күз алдына матур күзләре, ягымлы карашлары һәм чишмә челтерәвенә охшаш тыныч тавышы белән Флүрә килеп басты. «Кем син, матур җан иясе? Мин синең исемеңне генә беләм. Син миңа элекке мәктәп елларында кабынып янган һәм тиз вакыт эчендә умырзая чәчәге кебек сулган мәхәббәтемне яңадан бүләк итмәссеңме?» Бик авыр булды аңа үзенең мәхәббәтендәге алдануын аңлавы. Ул елларда Салих сыйныфташ кызы белән аралаша иде. Алар һәрвакыт бергә булдылар. Кайбер көннәрдә Салих, ул кызны күрмәсә, бөтенләй яна иде. Армиягә китеп, Чечен тауларында үлем астында йөргәндә дә, ул кыз аның күз алдыннан китмәде. Һәр буш вакытында аңа хат язды. Хатларында Чечен тауларының матурлыгын һәм кешеләрнең шул гүзәллекнең кадерен белмичә, бер-берләренә дошманлык хисе уятып, тирә-якларын канга батырып, күңелләренә авыр яра эзләре салганнарын ачынып язды. Кыз да һәрвакыт аның хатларын җавапсыз калдырмады. Салих хатларында үзенә ихтирам һәм дусларча якынлык тойды. Хезмәте санаулы гына калган көннәрнең берендә Салих ул кыздан соңгы хатын алды. Ул анда чын мәхәббәтен табуын һәм озакламый кияүгә чыгасын әйтеп язган.