Салихның аны яратуын белгәнлеген, әмма үзенең аны ярата алмаганын аңлаткан. Аның соңгы ...
Салихның аны яратуын белгәнлеген, әмма үзенең аны ярата алмаганын аңлаткан. Аның соңгы сүзләре әле дә күз алдында: «Син мине яраттың, ләкин минем сине яратмаганымны аңламадың. Мин синең чын дустың булырга тырыштым, ә син аны үзеңчә кабул иттең. Мин моны сиңа аңлатырга уйладым, ләкин көчем җитмәде. Син мине кичерә алсаң кичер, һәм без дуслар булып кына калырбыз. Бәхет телим сиңа!» Шуннан соң аның күңелендә мәхәббәт уяна алмады. ...Төш вакыты тирәсендә алар сазлык күленә килеп җиттеләр. Аның өстеннән җиңелчә генә томан күтәрелә. Аучылар өенең янып бетә алмаган баганалары тырпаешып тора. Фирүзә барысына да сазлыкта кия торган комбинезоннар өләшеп чыкты. Салих аларга урман буе юлында кискән колгаларын таратты. Аннан Фирүзә, эшчеләренә үзләре белән алып килгән такталарыннан җыелма сал ясый торырга кушып, үзе белән ике тикшерүчене алып, сазлык сукмагына таба атлады. Сазлык сукмагы һәрвакыттагыча аның уртасыннан ап-ачык булып күренеп тора. Өстен кырпак кына кар каплаган. Як-ягындагы үлән түмгәкләренә, гөмбә эшләпәләре кебек, кар утырган. Һәм алар сукмак кырыйларын аермачык күрсәтеп торалар. Салих, үзе белән керәсе кешеләргә артыннан калмыйча атларга кушып, сазлыктагы сукмакка юнәлде. Урыны белән калынаерга өлгергән бозларны тишкәләп, сукмагын тикшереп барды. Аяк астындагы каты сукмакның кайбер урыннарында бик тайгак җирләре дә очрый. Андый урыннарда тукталып, ул җирне ничегрәк үтеп китәргә кирәген әйтте. Аның артыннан килүчеләр, колгаларына ныграк таянып, тагын да сакланыбрак атладылар. Хәйран гына җир киткәч, Салих кинәт туктап калды. Алда – таягы астында – каты җир сизелмәде. Ул, сак кына артка борылып, иптәшләренә кире чигенергә кушты. Кайсыдыр урында дөрес сукмакка керелмәгән иде. Ул үзе дә, як-ягына капшанып, беркадәр артка чигенде. Чынлап та, сукмак бер җирдә икегә аерылып китә. Димәк, ул, сукмаклар икегә бүленгән урынны күрмичә, сулга алган, ә дөресе уңда калган. Бу сукмакларны биш бармагы кебек белеп тә ялгышуы өчен, үзен битәрләп тә куйды. «Сиңа ышанып кеше язмышын тапшырганнар, ә син бала-чага кебек игътибарсыз», – диде ул үзенә эченнән генә. Кире әйләнеп икенче сукмакка кергәндә, артта баручыларның берсенең аягы таеп китеп, тигезлеген югалта һәм, каты җир эзлим дип, колгасы белән сукмак кырыена янтаеп, бата башлый. Башта ул, берни дә аңламый тыпырчынып, тагын да эчкә керә. Инде биленнән артык баткач кына, иптәшләренә кычкыра. Салих борылып караганда, ул инде күкрәгеннән баткан иде. Аралары биш-алты метрлап. Атлап барып берничек тә өлгереп булмаячак. – Чапаланма! Хәзер мин сиңа колга башы ыргытам, ә син, аны эләктереп, ике кулың белән дә ябыш! – дип кычкырды Салих, үзенең колгасын аңа ыргытып. Аннан үзеннән артта баручының колгасын алып, якын гына булган түмгәккә ыргытты һәм колга буйлап шуышып китте. Түмгәккә килеп җитүгә, аның өстенә ятып, колгасын тагын алга күчерде һәм, батып баручы иптәшенең кулларына бау эләктереп, бауны икенчесенә атты. Аннан икесе бергә батып баручыны сак кына үзләренә таба тартып чыгардылар. Әгәр Салих тагын ике минутлап вакытын югалткан булса, үкенечкә кала иде. Саздан тартып чыгарган иптәше суга чылануданмы, әллә куркуданмы, калтырый иде. – Син ничек? – дип сорады аннан Салих, үзенең өстенә ябышкан саз ләмнәрен сыпыргалап. – Бата яздым, рәхмәт инде сиңа, Салих! Менә ничек икән ул төпсез сазлык, – диде тынычланырга тырышып. – Алга таба бара аласыңмы? Курыксаң, монда кал, түлке беркая да китмә! – Юк, мин сездән калмыйм! Саграк булырмын. Салих, яңадан алга чыгып, аларга саграк атларга кушты. (Дәвамы бар.)