Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 59. – Күрдегезме инде сазлыкның саклык яратканын. Ашыкмагыз! Адымнарыгызны тикшереп атлагыз. Хәзер инде күп калмаган булырга тиеш. Киттек! – Салих кулындагы колгасын, урталай сындырып, иптәшенә бирде. Тагын сукмактагы бозларның чылтырап ватылу тавышлары һәм юеш комбинезоннарның инде катарга өлгергән итәкләренең, җиңнәренең бер-берләренә ышкылып шыгырдаулары ишетелә башлады. Гүя алар сазлыкка: «Син безне куркытма, без барыбер синең тынлыгыңны бозабыз!» – дияләр иде. Салих, йөз метрлап җир киткәч, иптәшләренә туктап урыннарында калырга кушты һәм як-ягын әйбәтләп карый башлады. Бер урында рәттән торган ике түмгәк аңа таныш кебек тоелды. Шул түмгәкләр белән рәттән басып, теге вакыттагы вакыйганы күз алдына китерергә тырышты. Үзенчә, күтәреп барган кешенең ничек аягы таеп китеп, җилкәсендәге кешенең түмгәкләр өстенә төшүе һәм кайсы якка янтаюын күз алдыннан үткәрде. Аннан биленә бау бәйләп, очын иптәшләренә бирде. Сак кына аяк асларын капшый башлады. Түмгәктән өч адымнар тирәсе аның аягы, таеп китеп, каты нәрсәгә терәлде. Ул, аяклары белән каты нәрсәнең зурлыгын чамалап, кабат колгасы белән тирәнгә киткән өлешен тикшерде. Чыннан да, бу алар эзләгән әйбер иде. – Таптык! – дип кычкырды Салих иптәшләренә. Аның белән килгән тикшерүчеләр як-якларын фотога төшерделәр. Берсе сак кына түмгәкләргә ятып, аны икенчесе фотога төшерде. Инде тикшерүчеләрнең эшләре беткәч, Салих, түмгәктән коры үлән сабаклары йолкып алып, кеше баткан җирне билгеләп куйды. Аларга хәзер, мондагы үлекне тартып чыгару өчен, такта материалларын, лебедка һәм өч япьле багорларын алып килергә кирәк иде. Салих тикшерүчеләрнең үзләрен генә калдырырга курыкты. Алар хәйран гына юешләнгән дә иделәр, әз генә булса да кайнар чәй эчеп, киемнәрен корыга алыштырырлар дип уйлап, кире үзе белән алып чыкты. Машиналар янында аларны, түземсезләнеп, Фирүзә һәм килгән кешеләр көтеп тора иде. Аларга бу сәгатьләр көтеп ала алмаслык озын булып тоелды. Сукмакта күренүгә, Фирүзә ерактан ук Салихка кычкырды. – Таба алдыгызмы?! – Аның тавышы, урман кырыйларыннан әйләнеп, кабат сазлыкка кайтып яңгырады. – Таптык! – дип җавап бирде Салих, Фирүзәнең ничек дулкынланганын аңлап. Салих, урман аланына килеп чыгуга, иптәшләре белән автобуска кереп, юешләнгән киемнәрен алыштырды, һәм үзләре белән алып килгән термостан берәр чокыр кайнар чәй эчтеләр. Коры кием, кайнар чәй аларның күңелләрен тагын да үстереп җибәрде. Салихның үзе белән сазлыкка кергәннәргә: – Бәлки, монда гына калырсыз?! – дигән соравына: – Юк! – дип җавап кайтардылар. Аларның әле мәетне сазлыктан тартып чыгару өлешен фотога төшерәселәре бар иде. Салих, автобустан чыгуга, кешеләрне җыеп, сукмакның бик хәтәр икәнен искәртте. Кем үзенең тормышын һәлакәткә куясы килми, шуларга калырга кушты. Аннан соң бер кешенең дә артык булмаганын өстәп куйды. Фирүзә дә калмаячагын әйтте. – Барыгыз да бер кулыгыз белән колгаларыгызны тотасыз һәм икенче кулыгызга нинди дә булса сазлыкка алып керәсе әйберне аласыз. Һәр адымыгызны тикшереп, ашыкмый гына атларга. Кирәк икән, бер-береңә бик тиз генә ярдәм итәргә! – дип, Салих, үзе артыннан кешеләрне ияртеп, сазлык сукмагына юл алды. Хәвеф-хәтәрсез генә урыннарына барып җиттеләр. Салихка башта такталарны бирделәр. Ул алардан сал мәйданчыгы җыйды. Аның өстенә лебедканы урнаштырды. Аннан багор белән мәетне эзләп табып, аны лебедка бавына бәйләп, әкрен генә әйләндерә башладылар. Мәет, судан чыгарган бүрәнә кебек, өскә таба шуышты. Тикшерүчеләр төрле яктан эш барышын фотога төшереп бардылар. Инде мәет тактага яткач, аны, әйләндергәләп, тагын фотога төшерделәр. Фирүзә аны бик тиз таныды. Бу Наил иде. Аннан эченнән генә: «Менә нәрсәгә ашкынгансың икән син! Кеше бәхете белән беркайчан да бәхетле була алмыйсың, киресенчә, булган бәхетеңне дә югалтасың шул!» – дип әйтеп куйды. Кире урман кырыена чыккач, Фирүзә юешләнгәннәргә коры кием бирде. Аннан, термостан агызып, кайнар чәй белән ризык өләште.