очына күтәреп, үрелеп ал, ди. Ул миннән озын. Әгәр үрелеп ала башласам, бер кулым белән...
очына күтәреп, үрелеп ал, ди. Ул миннән озын. Әгәр үрелеп ала башласам, бер кулым белән аның җилкәсеннән кочаклап алып, икенчесе белән шапкага үрелергә тиеш. Башкача берничек тә булмый. Мин шулай эшләдем дә. Ул мине билемнән кочаклап алды һәм җибәрми. Ярый әле сыйныф бүлмәсендә беркем дә юк иде. Мин аның күкрәгенә сугам. Ә ул, көлә-көлә, һаман да кыса, аннан минем биттән үбеп алды да җибәрде инде. Мин оятымнан бүлмәдән чыгып качтым. Менә шул гына, – дип сөйләп куйды Марина, тагын да кызара төшеп. – Ә син, бернәрсә дә булмады, дисең! Ә үзеңне беренче мәртәбә малайлар үбеп алган, – диде Светлана, кызының маңгаеннан үбеп. – Үскәнсең инде, кызым! Ә мин сизми дә калдым. Инде хәзер серләрең дә булыр. Әмма әниеңнән оялма! Мин барын да аңлармын. И Ходаем, синең дә тормышың минеке кебек катлаулы булмасын иде инде! – Ул яшьләнгән күзләрен сөртеп куйды. Шулвакыт, телефон күтәреп, әнисе килеп керде. – Светлана, сине Адел чакыра, – дип, телефонны Светланага биреп чыгып китте. – Светлана, исәнме! Озак шалтыратмавым өчен үпкәләмә. Көн дә җыенам, көн дә вакыт җитми. Сагындым инде үзеңне. Теге вакытта да синең белән ачыктан-ачык сөйләшә алмадым. Безнең тормышның болай булуына мин бик гаепле. Мин аны аңлыйм, ләкин син гафу итмәссең кебек тоела. Аннан соң, теге вакытта Зарина белән булган очрашу. Болар барысы да, синең алда үземне гаепле итеп күрсәтеп, күңелемне тырнап тора. Төшенкелек кеше тормышында яшәү юнәлеше бирми. Шуңа күрә дә безгә, алдагы көннәрдә тормышыбыз бәхетле булсын өчен, бөтен булган гаепләребезне һәм үзара үпкәләребезне онытырга кирәктер! Бер-беребезне яратуыбыз алдагы тормышыбызның нигезе булып калыр дип уйлыйм! Банкетны киләсе атна ахырына оештырабыз. Минем яктан әни белән Зарина булачак. Ә син үзең белән Марина һәм Фирүзәне алып килерсең! Без синең белән уртак тел табарбыз. Марина белән Зарина шулай ук дуслашырлар, һәм, бергә якынаеп, зур гына гаилә булырбыз! Светлана, мин сезне көтәм! – диде Адел. Аның нык дулкынланган тавышы нинди хәлдә икәнлеген әйтеп тора иде. Светланага бу сүзләр аның өчен дөньядагы иң ягымлы сүзләр булгандыр. – Адел, Аделем минем! Мин дә сине, Зарина белән икегезне, бик сагындым инде. Рәхмәт сиңа шундый ягымлы сүзләрең өчен! Көт безне! – диде Светлана, тамагына тыгылган төерне көчкә йотып. Аның күзләреннән яшь бәреп чыкты, һәм ул кызының алдына ауды. Марина, аны кочаклап алып, еларга тотынды. Алар икесе дә, күңелләренә ирек куеп, туйганчы еладылар. * * * Бүген Мансур төне буе йоклый алмады. Аның күз алдында хастаханәдә Фирүзә белән очрашу һәм малаеның, кемгә кан биргәнен белгәч, аңа: «Менә без, абый, синең белән хәзер кан кардәшләр!» – дип әйтүе яңгырап торды. «Юк, аларның янауларыннан куркып, үземә булмаган гаепне алып, малаема «атаң кеше үтерүче» дигән исемне тактырып булмас. Кыйнап үтерсәләр үтерерләр, әмма, булмаган гаебемне танымыйча үлсәм, бернинди дә суд миңа бу гаепне тага алмаячак, һәм мин улым каршында чиста булып калачакмын. Аннан соң, Наилне барыбер табып, бу хәлнең алай булмаганлыгын исбатлаячаклар. Ярар бу турыда. Алдагы булачак вакыйгаларны куып җитеп, алдан йөгерүнең файдасы юктыр». Ул тапчанга чалкан ятты да, күзләрен йомып, мәктәп елларына очты... Мансурның, җиденче сыйныфны тәмамлап, сигезенчегә күчкән еллары иде бугай. Июнь башлары. Авылда бәрәңге матиклыйлар. Өйлә җитәрәк, Мансур бәрәңге бакчасында чүп утый иде. Бу эт эчәгесе белән алабута бүген аның йөрәгенә төште. Көн дә эссе. Бөгелеп йөреп, бил дә уклау кебек каткан һәм түзеп булмаслык авырта. Шулвакыт әбисе, чыгып, Мансурга чишмәгә төшеп су алып кайтырга кушты. – Өйдә бер чүмеч су юк. Колонка да буш, ватылгандыр инде. Бар, чишмәгә төшеп, су алып мен әле, – дип, ул аңа биш литрлы чиләк бирде. Мансурга шул гына кирәк иде. Ул чиләкне эләктерде дә чишмә буена йөгерде. Ә ул вакытта күрше кызы Фирүзә чишмә улагын ташлар белән бөяп куйган да шул җыелган суда кер чайкый иде. Мансурның әбисеннән: «Кем чишмәдән ага торган суны бөяп куя, аның кулы корый», – дип ишеткәне бар иде. Ә менә Фирүзә бөяп куйган. Белми микәнни ул