– Курыкма, кияү, тора-бара сез дə төзерсез əле мондый сервисны, телəгең генə булсын, – ...
– Курыкма, кияү, тора-бара сез дə төзерсез əле мондый сервисны, телəгең генə булсын, – диде Ильяс, аны дəртлəндерергə тырышып. – Башта кечерəк төзəтү эшлəреннəн башларга кирəк булыр. Сервис хуҗасы да рəхим-шəфкатьле бəндə булып чыкты, Хəбиргə коммерция серлəрен өйрəнү буенча күп кенə киңəшлəр бирде, кирəкле эш кораллары, станоклар табышырга вəгъдə итте. Менə шулай мең бəлалəр белəн, банк кредитларына бата-бата, Хəбир белəн Илсөя автосервис ачып җибəрде. Илсөя базардан китеп, иренең ярдəмчесе булып эшли башлады: хисапчы да ул, кассир да, компьютерда өйрəнеп, запас частьлəр кайтартучы да. Уллары Айнур да үсеп, мəктəпкə барырга əзерлəнə. Тормыш көйлəнə төште кебек, кечкенə иске өйдə яшəсəлəр дə, килəчəктə зуррагы булыр дип сабырланалар. Лəкин тыныч кына эшлəргə бирмилəр икəн шул. Беркөнне иртəн бинаны ачып эш башларга җыенганда, ишек төбенə өч амбал килеп басты. Бераз цех эченə күз йөртеп алгач, берсе, алгарак чыгып: – Эшлəр барамы, брат? – диде. Сүзнең ни тирəдə барганын аңламаган Хəбир: – Акрынлап бара, – дию белəн чиклəнде. – Тизрəк барсын дисəң, табышыңны безнең белəн бүлешергə туры килер, – диде теге боерулы тавыш белəн. – Бүлешерлек табыш алган юк əле, бурыч муеннан. – Ярый, без искəрттек, калганын үзең кара, – диде амбал һəм иптəшлəренə ымлап, юлда торган кара елкылдык машинага утырып китеп тə барды. (Ахыры бар.)