Кеше хакы (повесть)
Кеше хакы (повесть) Гөлфинə СƏЛИМОВА 10. (Ахыры.) "Рэкет" "крыша" дигəн сүзлəрне ишеткəне бар иде Хəбирнең, эшлəми генə кеше талап йөрүчелəр ягъни. Заман чире инде бу, чир генəме, əллə күпме эшкуарлар шундыйлар тарафыннан корбан булды. Хəбирлəр дə чак исəн калды. Амбаллар килеп киткəч, участок инспекторына мөрəҗəгать итеп караган иде дə, тегесе: "Без гел сине генə саклап тора алмыйбыз инде, үзегез шəхси саклану чараларын булдырыгыз", – диюдəн ары узмады. Шулай беркөнне Илсөя белəн икесе шəһəргə барырга чыкканнар иде, район үзəгеннəн бераз арырак киткəч, аларны узып китеп, бер кара машина юлга аркылы төште. Хəбиргə машинадан чыгарга куштылар. – Я, егет, без əйткəнне онытмадыңмы? Əгəр безнең белəн хезмəттəшлек итеп, ай саен фəлəн сум акча биреп барсаң, яклауга исəп тота алачаксың, – диде теге кара күзлекле амбал. – Əйттем бит, егетлəр, əле банкка бурычларым күп, акча арттырып булмый, – диде Хəбир, тыныч булырга тырышып. Монда дүрт-биш пəһлевандай ир-атка каршы тору файдасыз, нишлəргə? Аннан: – Егетлəр, мин сезне аңладым, кайчанга əзерлəргə акчаны? – диде, исəн котылырга исəп тотып. Шəһəргə дə шул эш белəн барырга чыкканнар иде. Нишлəптер җибəрделəр Хəбирне, əмма акча бирүнең көнен, хəтта сəгатен билгелəп куйдылар. "Безне алдау файдасыз", – дип кисəтергə дə онытмадылар. Исəн калуына куанып машинага кереп утырган Хəбирне артыннан көлеп озатып калдылар. Алар күздəн югалганчы. Илсөя дə сүз əйтергə куркып барды. Əмма берара машина йөрешен үзгəртə башлады. – Тукта, Хəбир, алар сине сөйлəндереп торган арада берсе килеп тəгəрмəч тирəсендə нидер эшлəде, карарга кирəк, – диде Илсөя, телгə килеп. Ярый вакытында туктап калдылар, юлның иң биек урыныннан читкə чыгып очасылар иде. Арткы тəгəрмəчлəр тишелгəн иде. Аларны алыштырырга туры килде. Хəбир эшен бетереп рульгə кереп утыргач, озак кына сүзсез барды. Бераздан: – Илсөя, əллə бу эштəн ваз кичəргəме? Бизнес дигəн нəрсə бер дə ошамый əле миңа. Һəрдаим юлга шулай аркылы төшеп торсалар, ни кызыгы бар инде тырышуыңның? – дип, юл буе уйлап килгəн фикерен əйтеп куйды. – Юк, җаным, чигенмибез əле, яңалыкка юл яру бервакытта да җиңел бирелмəгəн. Əйткəндəй, безнең ата-бабалар өлешенə авырлыклар аз төшкəнмени? Бирешмəгəннəр ич. – Əйе, минем Миңсылу картый гел генə уфтанып ниндидер вакыйганы исенə төшерə иде. Сөйлə əле, картый, дисəм: "Син бəлəкəйрəк əле, андый хəллəрне аңламыйсың, улым", – ди иде. Əтидəн дə сораштырган идем дə, ул да: "Сиңа андый тарихларны белмəсəң дə ярый", – дип кенə куйды. – Миңсылу картый белəн əтиең Сабир өлешенə сугыш чорында ниндидер бəла-каза туры килгəн бугай шул. Минем дə картый белəн картəтəй кайвакыт сөйлəшəлəр иде, тик мин аңлап җитми идем. Менə шулай, сезнең дə, безнең дə нəсел җебегəннəрдəн түгел, бирешмик, җаным. Хəбир белəн Илсөянең шəһəргə барулары рэкетлардан яклау эзлəп иде. Таңсылу апасының иптəше Бəхтияр җизнəлəре бер зур дəваханəдə баш табиб булып эшли, мөгаен, таныш-белеше аша берəр ярдəме тиярдəй кешене табып булыр. Шəһəрчə зəвык белəн җиһазланган фатирда яшилəр иде Таңсылу апалары. Эшлəре күплеккə сылтанып, бер кыздан ары бəби алып кайтмадылар. Кызлары инде югары уку йортын тəмамлап, ире белəн Себер якларында инженер булып эшли. Таңсылу кунакларны бик җылы каршылады, яраткан Сабир абыйсының балалары килгəн ич. Хəлне сөйлəп биргəч, ул бу хакта ире Бəхтияр белəн үзе сөйлəшергə вəгъдə итте. Шулай да рэкетларга болай да җитмəгəн акчадан ике тапкыр өлеш чыгарырга туры килде, өченчегə акча сорап килүче булмады. Таңсылу гына шылтыратып, хəл белеште. Бурычларны киметкəч, сервис белəн янəшə запас частьлəр кибете дə төзеп җибəрделəр. Инде чиратта – яңа өй салырга исəплəре. Сабир белəн Гөлгенə балаларының авырлык белəн булса да аякка басарга тырышуларын һəрдаим хуплап, кулларыннан килгəнчə ярдəмлəшеп торырга тырыштылар. Лəкин кинəт Гөлгенəнең авырый башлавы барысын да хафага салды. Таңсылу инде белеп калу белəн аны үзе эшлəгəн хастаханəгə китертеп, тикшертə башлады. Лəкин соңга калганнар булып чыкты, аңарда яман шеш авыруы иде. Операция файдасыз, диделəр. Авыру