– Ул əтисенең кем икəнен белми, нигə хəзер килеп дөреслекне əйтергə?
– Ул əтисенең кем икəнен белми, нигə хəзер килеп дөреслекне əйтергə? Рəсимəнең сүзлəре Миңсылуга авыр ишетелсə дə, эндəшми калуны хуп күрде. Аллаһыга тапшырыйк, язмыш үзе хəл итəр, дип уйлады ул. Хуҗабикə, сүз тəмам дигəндəй, фатирдан чыгу юлына ымлады. Миңсылу Рəсимə яныннан авыр уйлар белəн кайтты. Бердəн, аның бəхетсез язмышы өчен үзен нигəдер гаепле тойды. Алай дисəң, аның ни гаебе бар иде соң теге вакытта? Аз яшь түктеме ул иренең хыянəте аркасында! Əй бу язмыш, əйлəнə дə бер баса дигəндəй, ни гомердəн соң тагын авыр уйларга салды бит, нихəл итəргə? Беразга эндəшми торырга инде. Чыннан да техникумны тəмамлап, диплом алу белəн Искəндəр армиягə китеп барды. Таңсылу сөйгəнен күз яшьлəре белəн озатып калды. Бу хəбəрне ишеткəн Миңсылу сөенеп куйды, шулай да берара кызын янына утыртып, кабат Искəндəрне онытырга үгетли башлады. Гаҗəпсенде Таңсылу: ни булды соң əнкəсенə, бер дə алай балаларының телəгенə каршы килеп бармый иде ич. Димəк, юкка түгел. ...Озак кына боегып йөргəн кызны күптəн гыйшык утында янган яшь хирург егет беркөнне кыюлыгы җитеп ресторанга чакырды. Республика дəваханəсендə практика үтүче кыз үзе дə əлеге егетне чит итми иде, ризалашты. Шулай итеп, дуслык күперенə юл салынды. Тик Таңсылуның эчендə ут кайный, бу хəлне Искəндəргə ничек аңлатырга? Шулай баш ватып йөргəндə, нишлəптер солдат хатлары килми башлады. Тагын аптырауга калды кыз. Хат килмəгəч, үзенə дə языргамы, юкмы? Аның пошаманга төшүен Сабир абыйсы сизми каламы соң? Бер ялга кайтуында, җаен табып, аны машинасына утыртты да урман-кырларга алып чыгып китте һəм Рəсимəлəрдəн кайткач, əнкəсе сер итеп сөйлəгəннəрне иплəп кенə Таңсылуга ачып салды. Телсез калды кыз. Менə ничек, Искəндəр аларның туганы булып чыга, димəк. Кем гаепле, нигə өлкəннəр мондый адым ясаган? Егет тə хат язмый башлады, əллə ул да берəр нəрсə белгəнме? Инде нишлəргə, нихəл итəргə? Көлəргə дə, еларга да белмəгəн кыз утырган урыныннан сикереп торды да бар көченə абына-сөртенə йөгерə башлады. Тəмам хəле беткəнче йөгерде, аннары җиргə йөзтүбəн ятып еларга тотынды. Бу аның үзенчə беренче мəхəббəте белəн хушлашуы иде бугай. Бераздан аны Сабир куып җитте. Ул, кызны тынычландырырга телəп: – Тынычлан, апаем, миңа да авыр бу хəл, лəкин безнең өлкəннəрне хөкем итəргə хакыбыз юк, заманы шулай булгандыр. Шунысы хак: əти безне ташлап чыгып китмəгəн. Без əтиле-əниле балалар булып үстек. Тик Искəндəр генə кызганыч. Минем уйлавымча, аның белəн очрашып сөйлəшергə, аңлашырга туры килер. Бездəн башка туганы юк икəн ич, – диде. – Син телəсə нишлə, мин аның белəн башкача очрашасым килми, – диде Таңсылу, үз-үзен өзгəлəрдəй булып. Искəндəр дə суга төшкəндəй юкка чыкты, ул армия хезмəтеннəн соң хəрби кеше булырга карар итеп, хəрби уку йортына киткəн иде. ____________ *Диңгез (диал.) – нигез (Дәвамы бар.)