Кеше хакы (повесть)
Кеше хакы (повесть) Гөлфинə СƏЛИМОВА 8. Таңсылуның мəктəптə тырышып укуы бушка булмады – медицина институтына укырга барып керде. Əйткəндəй, кыз кечкенəдəн үк бөтен нəрсə белəн кызыксынучан, күп белергə, һəммə нəрсəне төпченергə яратучан, тəвəккəл, кыю булып үсте. Аның бу сыйфатлары югары уку йортына укырга кергəч, бик ярап куйды, чөнки биредə дөнья тагын да киңəя төште, тормышның элек ачылып җитмəгəн, ислəрең китəрдəй яңа тылсымлы яклары бар булып чыкты. Студентлар тормышы аеруча мавыктыргыч, көн саен, сəгать саен əллə нинди яңалыклар килеп чыга да тора. Кайвакыт авылны бик сагынып куя, Сабир абыйсы белəн ялан-кырларны иңлəп эшлəп йөргəн чаклары бигрəк күңеленə уелып калды шул аның. Урак җитсə, ул аның белəн гел бергə, уңышны җыеп бетергəнче басудан кайтып керми иде. Ə абыйсы юл йөргəндə тормышта югалып калмау өчен кирəкле əллə күпме акыллы киңəшлəрен бирə торган иде. Бервакыт күңеле йомшап китеп, үзлəренең гаилə тарихларын да сөйлəп ташлады. Таңсылу сугышның кешелəр язмышын боза торган бик куркыныч нəрсə икəнен, əнисе белəн абыйсының язмышына төшкəн авырлыклар хакында белгəннəн соң, аларның шундый батыр йөрəкле булуларына сокланып куйган иде. Менə шуннан соң аның табиб булырга дигəн карары тагын да ныгыды. Укырга киткəндə: "Əнкəем, табиб булам да, иң беренче сине дəвалыйм", – диде. Менə шуңа да яхшы укырга, авылга тирəн белемле табиб булып кайтырга тырышып йөргəн чагы инде аның. Башка кызлар төзəнеп-бизəнеп кинога фəлəн чыгып киткəндə, ул китабын кочаклап утырып кала, егетлəр белəн дə танышырга дəртлəнеп тормый. Аның өчен дə вакыт кирəк бит, өлгерер əле, диплом алгач, кияүсез калмас, мөгаен. Лабораториядəме, семинар занятиелəрендəме, лекциядəме, һəрвакыт укытучыларга өстəмə сораулар биреп, аптыратып бетерə ул. Тегелəре дə андый кызыксынучан студентны хуплап кына тора. Диплом җитəкчесенең кызны аспирантурага əзерлəргə иде исəбе. Лəкин Таңсылу диплом алгач, үз районнарына табиб булып кайтырга дигəн хыялыннан чигенмəде, ул бит əнкəсенə вəгъдə бирде. "Картайгач, сине үзем дəвалармын", – диде. Моңа тагын бер сəбəп бар иде. Көтмəгəндə, гашыйк булды да куйды. Мəхəббəт мəхəббəт инде, ул синнəн сорап тормый, күңелеңə килеп керсə, йөгəнле ат кебек, буйсынасың да куясың икəн. Соңгы курсларда укыганда Таңсылуны да буйсындырды ул. Каладан бер кайтуында: "Сезне дус егетем белəн таныштырырга телим", – дип, өйдəгелəрне аптырашта калдырды, кияүгə чыгарга икəн исəбе. Озакка сузмый гына дус егетен ияртеп алып та кайтты. Искəндəр белəн уйламаганда гына танышканнар иде. Каладан район үзəгенə автобуста кайтып йөргəндə бер мəртəбə урыннары бергə туры килде. Əлбəттə, юл шактый ерак, вакыт күп, сөйлəшеп, танышып китте яшьлəр. Искəндəр энергетика техникумында белем ала икəн. Шунысы гаҗəп тоелды Таңсылуга, егет ничектер əткəсе Шаһинурга охшап тора иде. Өйгə кайткач, көзгедəн карап, аның үзенə дə бик охшаган булуына аптырап куйды. Ярый, табигый күренеш, дөньяда бер-берсенə охшаш кешелəр булуын медицина да кире какмый ич. Алай гына түгел шул, егетне күреп, Миңсылу да сəерсенде. Табын янына утыргач, иплəп кенə егетнең əти-əнилəре хакында сораша башлады. – Əнием Рəсимə сезнең авылныкы, тик без район үзəгендə яшибез. Үскəн чагында бу авылга картыйларга еш килə идем, – диде Искəндəр, үзе белəн таныштырып. Əйе, авыл зур гына, Рəсимəлəр елга аша чыгып, аръяк дип аталган урамда яши иде. Шуңа күрə аның малаена игътибар да ителмəгəндер. – Бəй, без бер елгада су коенып үскəнбез бит, нишлəп мин сине ислəмəдем икəн? – дип аптырады Таңсылу, мəхəббəт тулы күзлəрен тутырып карап. Ə Миңсылу, эшнең нидə икəнен аңлап, һушын җыя алмый утыруында дəвам итте. Менə язмыш диген инде, Шаһинурның читтə туган улы аңа кияү булырга җыена. Юк, булмаячак, булуы мөмкин дə түгел, тик бу хакта балаларга ничек аңлатырга? Сабир да хəбəрдар түгел ич ул турыда. Их, Шаһинур, Шаһинур, тагын йөрəк яраларымны кузгаттың бит... Тик күңел түренə мəңгелеккə дип биклəп куелган вакыйга хакында балаларга ничек аңлатырга?