Кеше хакы (повесть)
Кеше хакы (повесть) Гөлфинə СƏЛИМОВА 9. Сабир хаклы ялга чыгып, "ЗИЛ-130"ны башка кешегə тапшырырмын да, инде өйдə генə торырмын, дип уйлаган иде, лəкин бригадир һич тынгылык бирми. Яз җитсə, техника ремонтына дип килеп ала, урак җитсə, ындыр табагына үлчəүче итеп куя. "Тəртип яратасың, Сабир абзый, син булганда җан тыныч", – дигəн булып, ирəйтеп җибəрə пенсионер картны. Сабир ни, тырыша инде, җиңелдəн булмаса да, ышанып тапшыргач, сынатырга ярамый ич, ул андыйлардан түгел. Əле дə, тирə-юньгə күз сала-сала, урам буйлап атлый. Соңгы елларда, ай-һай, үзгəрде авыл, зур-зур йорт-куралар, бизəклəп ясалган тимер капкалар, буяулы коймалар берсеннəн-берсе матуррак булып, балкып тора. Муллыкка омтыла халык, хəзер теге заманда Сабир төзеткəн кирпеч йорт иң кечесе булып калды. Ярый, карчыгы белəн икесенə җитə ул. Əнкəсен былтыр көз җирлəделəр. Гомерендə бер тапкыр да диярлек хастаханə юлын күрми үлеп китте Миңсылу. Соң, Таңсылуы да табибка кияүгə чыккан иде, үзе дə табиб, əледəн-əле кайтып, əнкəлəренə кирəкле даруларны ташып кына тордылар. Алар билгелəгəн процедураларны Гөлгенə килене башкарып барды, əмма күп авырлыклар кичергəн организмны саклап кала алмадылар шул. Үлəр алдыннан барлык балаларын янына җыеп, фатихасын биреп, васыятен əйтеп китте əнкəлəре. "Тату яшəгез, бер-берегезне какмагыз, бу диңгезгə3 бер вакытта да тавыш кермəсен, бəрəкəт китмəсен. Тагын шуны кисəтəм: бервакытта да кешелəргə начарлык эшлəмəгез", – диде ул, Сабир белəн Таңсылуның кулларын учына алып. Аннары килене Гөлгенəгə аерым рəхмəтен əйтеп, аркасыннан сөйде, оныкларының башларыннан сыйпады. Иң гаҗəбе, Урта Азия якларыннан авыру килеш кайтарылган Вəсилəнең Миңсылудан бəхиллек бирүен үтенеп кеше җибəрүе булды. Аның янына барырга телəге дə, хəле дə юк иде Миңсылуның, дөньяныкы дөньялыкта бетсен дип, Сабирны барып, Вəсилəне күреп, бəхиллек бирүе турындагы гозерен үтəп кайтырга күндерде. Үзлəренə шулкадəр начарлык телəгəн кеше янына бару Сабирга бик авыр булды, тик əнкəсе үтенгəч, нишлəсен, барды. * * * Вəсилəнең əтисе Мисбах бик кырыс кеше иде. Гаилəдə аның сүзеннəн узып берсе дə бер адым ясый алмады. Вəсилə Шаһинурга кияүгə чыгарга ниятлəп йөргəндə, кушкуллап риза булган иде. Егет төпле, эшсөяр гаилəдəн, тəртипле, ышанычлы күренə. Андый кешене кияү итəргə кем каршы булсын? Лəкин эшлəр икенче төрле борылыш алгач, Вəсилəне: "Нишлəп шул егетне кулыңа ала алмадың, җебегəн", – дип, һəрдаим битəрли башлады. Ярый, сугыш чыккач, Шаһинур фронтка китте, Мисбах карт та бераз тынычлана төште. Вəсилə исə бригадир булып алгач, күкрəк киереп йөри башлады. Милиция Сəхипов та еш кына аларга чəй эчəргə керə. Ул инде авызына аз гына катырак "чəй" элəксə, күзен майландырырга гына тора. Шулай итеп, Вəсилə аның "кармагына" элəккəнен сизми дə калды. Башка хатын-кызлар тирлəп-пешеп басуда бил бөккəндə, алар аулак урын табып, рəхəт кичерү ягын карап кына тордылар. Сугыш бетеп, фронтовиклар кайта башлагач, Вəсилəне икенче эшкə күчерделəр, лəкин ул үзенең авырга узганын сизеп калды. Бу хакта Сəхиповка əйткəч, анысы, уттан курыккандай, кая керергə тишек тапмады, Вəсилəгə кичекмəстəн авырын төшертертү юлын табып, үзе үк ярдəм дə итте. Вəсилə берсүзсез риза булды, шулай да яшəүгə өмете сүнде, чөнки шəһəр хастаханəсендə (Сəхипов аны шунда алып барган иде), авырын алдырса, башка балага узмаячагын кисəткəннəр иде. Ни уйларга белми йөргəндə Урта Азия якларыннан ераграк кына туганнары кайтып төште. Аларның инде сугыш тəмамлангач, авылны күрəселəре килгəн икəн. Бераз кунак булгач, юлга җыена башлаган туганнарына Вəсилə үзен дə ияртүлəрен үтенгəч, өйдəгелəр аптырап калган иде дə, ул инде аларга карап тормады, китте дə барды. Таныш түгел яклар, ят кешелəр, бигрəк тə табигате башка – барысы да Вəсилə өчен гаҗəп иде биредə. Башта бераз торырмын да, өйрəнə алмасам, кайтып китəрмен, дип уйлады. Лəкин алай дисə, ул бит эшеннəн чыгып килде, авылда аны кем көтеп тора, кире кайтса, башкалар ни уйлар? Юк инде, тəвəккəллəп чыгып китте, кирегə юл ябык, ничек тə түзəргə, урнашып китəргə кирəк. Əнə бит бу