Егетен озатып кайткач, Таңсылу əнкəсе янына килеп утырды да иңнəреннəн кочаклап алды:
Егетен озатып кайткач, Таңсылу əнкəсе янына килеп утырды да иңнəреннəн кочаклап алды: – Я, əнкəем, булачак киявең ошадымы? – диде ул, əнкəсеннəн бары тик җылы сүзлəр генə ишетергə өметлəнеп. – Ошамаслык егет түгел, шулай да, кызым, сиңа ашыкмаска киңəш итəр идем. Беренчедəн, укуыңны бетерергə, эшкə урнашырга кирəк. Кайда юллама бирерлəр əле. Икенчедəн, бу егеткə кияүгə чыгарга ярамый сиңа, кызым! – Ничек ярамый? Укуым бетеп килə, кайда юллама бирсəлəр дə, без анда бергə китə алабыз. Бəлки, үзебезнең районга кайтырбыз əле. – Эш анда түгел, балам, тик сəбəбен болай гына аңлата алмыйм, берəр вакыт əйтермен əле. Шулай да əлегə ашыкмый торыгыз. Ул да эшкə урнашсын. – Диплом алгач, армиягə китəргə мөмкин ул. – Бигрəк əйбəт, уйланырга вакытыгыз күбрəк булыр, син башка егет белəн йөреп карамагансың, беренче мəхəббəт кайчак алдаткыч та була. – Син соң үзең ничек кияүгə чыктың, əти беренче егетең түгел идемени? – Юк, беренче егетем, кайтып алырмын дип, шəһəргə чыгып киткəн иде, шул килеш əйлəнеп кайтмады, фронттан хəбəрсез югалды дигəн хəбəре килде. – Кызганыч, безнеке алай булмаячак, Искəндəр мине үлеп ярата, мин дə... – Ярый, кызым, вакыт күрсəтер, тик ялгыш адым ясый күрмə, – диде Миңсылу, əлегə сүз тəмам, дигəндəй. Кызның гына кəефе кырылды, зурлар гел шулай инде, əтисе булса яклашыр иде дə, бигрəк вакытсыз үлеп куйды. Егетнең үзлəре белəн бер атадан икəнен ничек кенə балаларның күңеленə тирəн яра салмастай итеп аңлатырга соң? Бəлки, бер атадан да түгелдер? Тукта, иң яхшысы, Рəсимə белəн очрашып сөйлəшергə кирəк. Миңсылу, уйлана торгач шундый карарга килде. "Гөлгенə кызым, сиңа дəваланырга бөтен авыл булмаса да, бик күп кеше йөри. Мөгаен, берəрсе Рəсимəнең кайда яшəгəнен белəдер. Син иплəп кенə белеш əле", – диде ул килененə, бик олы серен чишкəндəй. Килен ни, бианасы үтенечен кире кагып өйрəнмəгəн ич, Рəсимəнең адресын шул ук көнне белеп кайтты. Инде Сабирның буш вакытын туры китерəсе генə калды. Сабир да əнкəсенең үтенечен тиз аңлады. Менə ул фатир ишегенə шылтыратты. Озак кына җавап булмады. Инде кире китим дип борылса, ишек ачылып, аннан шактый таушалган, хатын дисəң, картрак, карчык дисəң, йөз чалымы əле бик үк картка охшамаган хатын килеп чыкты. Рəсимə Миңсылуны шунда ук таныды һəм күңеленең ниндидер бер кылы шартлап өзелгəндəй тоелды. Аның каршында матур итеп киенгəн, пөхтə ханым басып тора иде. – Саумы, Рəсимə, көтмəгəн идеңме? – диде Миңсылу, эчке киеренкелекне сиздермəскə тырышып. – Бəлки, өеңə чакырырсың? Рəсимə көтелмəгəн кунак алдында каушап калдымы, тиз генə ни əйтергə белми торды. Фатирына чакырыр иде, күрсəтерлек бер юньле əйберсе юк, чакырмас иде, күреп тора: Миңсылу юкка гына килмəгəн. Ничектер җанны өшеткеч салкынлык бəреп торган фатир Миңсылуда берчə кызгану, берчə үткəннəре өчен тантана итү хисе тудырды. Кеше бəхетен урлап, бəхетле булып булмавын исбатлаучы хəл инде бу. – Рəсимə, мин бик җитди сөйлəшү өчен килдем. Безнең балалар дуслашып йөри, хəтта өйлəнү турында сүз кузгаттылар. Син хəбəрдармы бу турыда? – Беренче ишетəм, минем малайның өйлəнү турында уена да керткəне юк! – Керткəн инде, ул безгə дə килде. – Кертми торсын əле, каян сезнең кызыгызны тапкан ул? – Син дөресен генə əйт əле: улыңның атасы кем? – Кемнəн булсын, Шаһинурдан инде. Минем башка балам да юк. Улына дип, Шаһинурның һəрдаим акча җибəреп торуы хакында əйтергə уйлаган иде дə Рəсимə, тыелып калды. Ярый инде, бермəлдə Миңсылуның өлешенə керде ич, бер файда да чыкмады. – Кияүгə чыккансың дип ишеткəн идем, – диде Миңсылу, соравын ачыклап бетерергə телəп. – Чыкса соң, карт бит ул, шуннан бала табып ятар өчен бардыммыни, торыр урын булмаганга гына бит. Күрəм, син бик бəхетле хатынга охшагансың. – Аллаһыга шөкер, тик Шаһинурым гына иртəрəк китте. Кеше өлешенə ымсынмасаң, бəлки, синең дə язмышың икенчерəк борылыш алыр иде. – Акыл өйрəтергə килдеңме? Ярый, кайгырма, малайны туктатырмын мин, йөрмəсен анда телəсə кем артыннан. – Соң Рəсимə, эш анда гына түгел ич, безнең балалар туган булып чыга. Дөреслекне күңеллəренə яра салмаслык итеп ничек аңлатырга?