Рәфига карчык кунарга күпме кыстаса да, Гөләра, иртәгә иртән эшкә барасы дип, өенә кайт...
Рәфига карчык кунарга күпме кыстаса да, Гөләра, иртәгә иртән эшкә барасы дип, өенә кайтырга ашыкты. Кышкы көн кыска, автобуска өлгерәсе бар, дип юлга кузгалды. Күрше карчыгы аны авыл очына хәтле озата барды. Йортлары турыннан узганда Гөләра артына әллә ничә кат борылып карады. Кичер мине, туган йортым... Кереп мичеңне яга, идәнеңне юа алмадым. Ата-анама багышлап дога укыта алмадым... Караңгы тәрәзәле йорт үстергән баласының артыннан моңаеп карап калды. Рәфига карчыкның ябык гәүдәсен кочып саубуллашкач, Гөләра, күңеле тулышудан еламаска тырышып, олы юл ягына атлады. Зират каеннары артта ни хактадыр шаулашып калдылар. Әллә кайдан өметләнеп кайтып та, туган нигезенең бусагасы аша атлап үтмичә китү җиңел түгел иде әлбәттә. Шулай да Гөләра күңелен кимергән рәнҗү хисен басарга, йөгәнләргә тырышты. Ярамый туганнарга рәнҗергә. Чын яхшының ачуы булса да, үпкәсе булмас, дигәннәр. Нинди генә яман сыйфатлары булмасын, аларда да әти-әни каны ага, алар барысы да бер агачның тамыр-ботагы, аларда да әти-әни җанының бер чаткысы, дәвамы калган. Туганнарына рәнҗеп, үзе дә аңламыйча, әти-әнисенең дә рухын рәнҗетә түгелме соң? Бәлки кайчан да булса ялгышларын, хаксыз булуларын аңларлар. Бәлки бүген аңлаша алмаган өч бер туган кыз да кайчан да булса туганнарча, бер-берсенә терәк булып яшәп китәрләр, кем белә. Рәфига әби дөрес әйтә – хаталанган, ялгышкан апаларының күңеленә мәрхәмәт, миһербанлык салуын сорарга кирәк ходайдан. Дөрес юл күрсәтүен сорарга кирәк. Ә ихлас сораганны ходай бервакыт барыбер бирә ул. Ышанырга гына кирәк.