Йозаклы йорт (хикәя)
Йозаклы йорт (хикәя) Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА "Башларыңа ниләр төште, балам, мондый салкыннарда йөрмәсәң?!" Гөләра зәмһәрир суыкта йөгерә-атлый кайтып кергән кызын шул сүзләр белән гаҗәпләнеп тә, сөенеп тә каршыларга яраткан әнисен исенә төшерде һәм адымын кызулатты. Әйе шул, кышның үз хокукын яулаган көчле чагы, холкын күрсәткән вакыты. Суык бабай керпеле бияләе белән борынны да кысып үтә, биттән дә чеметеп китә, колак очыннан да тешләргә иренми. Ә Гөләра суык бабайга бирешергә теләмичә атлый да атлый. Олы юл белән авыл арасының инде шактый өлеше үтелде. Алда иңнәренә челтәр шәлләрен япкан каен кызлары тезелеп баскан утыртмага да күп калмады. Аннан авылга кул сузарлык кына ара. Тау төшәсе генә кала. "Төште шул башкаема бәла, әни, төште шул... – Гөләра күңеленнән әнисе белән сөйләшүен дәвам итте. – Син исән булганда барысы да ачык, барысы да билгеле иде, әнием... Сез бар чакта туган нигезем, алтын бишегем, кайтыр йортым, туганнарым бар иде... Ә хәзер мин олы җиһанда япа-ялгызы калган ятимә үк булмасам да, миңа ата-анасыз, туганнарсыз яшәве бик кыен". Аяк астында баскан саен шыгыр-шыгыр кар шыгырдый. Ә Гөләрага "шыгыр-шыгыр" түгел, ә "чыгар-чыгар" булып ишетелә. Эчеңдә тотма, чыгар, бүлеш... Тотмас иде лә ул. Бармы соң аның бүлешерлек, эчен бушатырлык кешесе? "Кем кайгысын кемнәр аңлый, үз башына төшмәсә..." − дип такмаклап җырлый торган иде әнисе. Җырлаган җырыңа хәтле балаңның халәтенә тап килер, бервакыт алдына басар, дип кем уйлаган, әнием! Кызу гына атлый торгач, Гөләра каеннар утыртмасын да узды, итәгенә авыл сыенып утырган тау башына да килеп җитте. Аста уч төбендәгедәй күренгән йортларга тау башыннан бер мизгел тын гына карап торды. Сагындырдың, авылым! Өзелеп сагындырдың! Ата-бабам торган җир, кендек каным тамган җир... Әнә тегендә, йөз яшәр тирәкләр арасында, Гөләраның туган йорты. Моннан хәтта кар баскан түбәсе дә күренеп тора. Хатынның йөрәге нәни коштай тыпырчынып куйды. Әллә балам кайткан инде, дип үз күзләренә ышанмыйча, гаҗәпләнүдән һәм сөенүдән бот чаба-чаба каршы алырга әни генә юк... Хәер, менә генә ята бит әтисе дә, әнисе дә, юл читендә генә... Гөлара юлдан берникадәр ара ераклыктагы зиратка табан борылды. Үлүче-китүче күптән булмаган ахры, зиратка табан юл чистартылмаган. Билдән кар ерып атлый торгач, хатын зират коймасы янында тукталды һәм ата-бабаларының, авылдашларының бакый йортына тыштан гына күз салды. Газиз кешеләре ап-ак кар түшәге астында мәңгелек йокыга талганнар. Агачлардан тын гына тәңкә карлар коела. Әнә теге ике калкулык астында Гөләраның әтисе белән әнисе, алардан ерак түгел вакытсыз киткән ике абыйсы ята. Беләләрме икән әти-әнисе кызлары кайтканны? Күрәләр кебек... Әнисе гадәттәгечә җиңелчә шелтәләп тә алыр кебек: "Балакаем, бу салкыннарда йөрмәсәң, көн беткәнмени!" Ә Гөләра күңеленнән генә җавап бирә: "Әнием, кадерлем, елыңа кайтмыйча булдыра алмадым шул..." Тулыша башлаган күңелен тыярга тырышып, ул дымланган керфекләрен сөртеп алды. Юк, ярамый әти-әнисенең рухын борчырга. Тыныч йокласыннар. Кайткач рәхәтләнеп елап алырга булыр әле. Гөләра иреннәрен кыймылдата-кыймылдата әрвахлар өчен белгән догасын укыды. Күңеленнән әнисе, әтисе, аннан абыйлары белән сөйләште. Туган нигезләрен кадерләп саклый алмаганы өчен кичерүләрен сорады. Аяк туңуы үзен сиздерә башлагач кына авыл ягына кузгалды. Монда хәтле өши-туңа кайтып, ата-ана нигезенә якын бармыйча, күз салмыйча китә алмады. Кышкы авыл урамында аңа каршы очраучы булмады. Мичләрдән иренеп кенә төтен чыга. Кешеләр бу суыкта, чәй чөмерә-чөмерә, җылы мич янында утырырга тырыша. Күңеленнән әллә ничә төрле кичерешләр кичерә-кичерә, Гөләра карга күмелеп утырган йортларына якынлашты. Кайттыңмы, кызый, дигән сыман, балачакта ботакларыннан сикергән тупыллар гына, Гөләраны таныгандай, кунак өчен өстән сибелгән тәңкә карларын җәлләмәде. Урам яктагы өч тәрәзәгә Гөләра боегып карап торды. Оясыз сандугач сайрамый, дигәндәй, бик боек шул күңеле. Кайчандыр әнисе яраткан тамчы гөлләр савытына Зөләрә апасы ясалма чәчәкләр тыгып куйган. Зират чәчәкләре... Тәрәзәдә