Уйласа, йөрəге чымырдый: бер корылманың колоннасыннан төшеп килгəндə, аягы таеп китеп, ...
Уйласа, йөрəге чымырдый: бер корылманың колоннасыннан төшеп килгəндə, аягы таеп китеп, тимер баскычка егылып, умыртка баганасы унбиш миллиметрга күчкəн иде. Врачлар аның ничек хəрəкəтсез калмавына аптырады. Аслы күлендə балык тотканда боз ватылып, суык суда батып үлə язган иде. Шулай итеп, Аллаһы Тəгалə аны күп тапкырлар сынады. Сигез операция ясатты. Зобка операциясе уңышсыз булып, кальций алмашы бозылып, бөереннəн илле таш төште, əле дə бер бөерендə дүрт сантиметрлы таш ята. Хаклы ялда чагында, бозда аягы таеп, умыртка баганасы кырындагы нервка зыян килеп, дүрт ай үкереп ятты. Тəмуг утында януга тиң булды: ятып та, басып та булмый, авыртудан күз яшьлəре шыбырдап ага. Котылу əмəлен көч-хəл белəн үзе тапты. Менə шулай чирлəр белəн көрəшеп, хəзер дарулар ашап яши. Əтисен искə төшереп сагынып та ала. Нигъмəтҗан бай малае булып туа, алты яшендə ятим кала. Бар мөлкəтлəрен утта яндыралар, туганнарын Себергə озаталар. Фəкыйрьлектə, соранып, алты яшеннəн нужа калачын ашап, гомер кичергəн. Азак тракторларны өйрəнеп, сугышка кадəр авылларда шул тракторлар белəн идарə иткəн, башкаларны да өйрəткəн. Сугышта яралангач, госпитальдə ятып төзəлмəгəч, авылга кайтаргач та бер ел буе ярасыннан канлы су тамып йөргəн. Йөрергə хəле булмагач, сугыштан соң тагын тракторда эшлəгəн. Район белəн идарə итүчелəр күреп-җəллəп, җиңелрəк булыр дип, сату эшенə күчерəлəр. Ул җырлап, скрипкада уйнарга яратты. Соңгы алты елында яман чир белəн көрəшеп, 72 яшендə үлеп китте. Юнысның əнисе Зəйнəгыбетдин кызы Шəрифəнең тормыш юллары менə болайрак. Зəйнəгыбетдиннең ике абзыйсы бар иде. Алар авылдан-авылга ярлы халыкларны укытып белем биреп йөргəн, тик бу хəл байлар белəн муллаларга ошамаган. Шуңа да аларны балта белəн тураклап, чана күребенə салып, атны авылга кайтарып җибəрəлəр. Зəйнəгыбетдин Фəхрибануга өйлəнə. Кызына кияүгə чыгар вакыт җиткəч, Нигъмəтҗан сорап килгəч, риза булып кияүгə бирəлəр. Ул, бай малае булса да, ятим. Шəрифəлəрдə торалар. Кызлары Лира туа, ул картайганчы əти кызы була, əтисе аны бик ярата. Кызлары Əнисə туып, озак та үтми, Нигъмəтҗан сугышка китə. Ул вакытта ил буйлап тиф авыруы белəн ачлык йөри. Ире сугыштан яраланып кайтканда, Шəрифə тиф белəн авырган була, ярый əле авыр чакларда балаларын карашырга əнисе була. Терелгəч, колхозда печəн чаба, ашлык җилгəрə. Юныска тормыштагы авырлыкларны азрак җиңелəйтергə, басарга җыр-моң, баян ярдəм итте. Кешелəргə һəрчак ярдəм итəргə тырышты. Акчага түгел, Аллаһ күрер, диде. Алдашкан-урлашкан кешелəрне яратмады. Улы да үзе кебек уйлап табарга оста, яман шешкə каршы дарулар ясап, чирлелəргə ярдəм итə. Иң шатландырганы – оныклары. Алар ягымлы сүзлəре белəн картның күңелен таба белə.