Көтәр кешең булса... (хикәя)
Көтәр кешең булса... (хикәя) Язилә АБДРӘХИМОВА 2. (Ахыры.) Кодрәт кухняда ут булмавына, хатынының каршы алмавына, ашарга пешмәвенә бик гаҗәпләнде. «Мине уятма» дигән язуны укыгач, иңбашларын сикертеп куйды. Аяк очларына гына басып, йокы бүлмәсенә узды: Хәдичәсе җәелеп-таралып йоклап ята. Ир залдагы диванга «кунаклады». Икенче көнне тагын язуга тап булды: «Мин – театрда, соң кайтам». Язулар көн үткән саен арта бит! «Мине көтеп торма, үзең генә аша». «Мин соңрак кайтам». Хатынын күреп сөйләшер өчен, Кодрәт төшке ашка кайта башлады. Хәләле белән берни дә булмагандай, гөрләшеп, сөйләшеп утыралар. Хәдичәсенә сиздерми генә карап-карап алгалый: яшәреп киткәндәйме соң? Битендәге җыерчыклары да кимегән түгелме? Миңа ачу итеп, хатын да сөяркә таптымы икән әллә, дип уйлап куюга, йөрәге күкрәк сөякләрен бәреп-сындырып чыгарлык булып дөп-дөп тибәргә тотынды. Соңгы очрашу Көннәрдән бер көнне Кодрәт эшкә бармады: хатынын күзәтергә булды, хәйлә корды – авырый, янәсе... Көзге каршына утырып, Хәдичәсе бизәнә-төзәтенә башлады. Менә сиңа мә! Гомер булмаган хәл! Аннан ире янына килде дә: – Кодрәт, киттем, мине көтеп торучы бар, – диде. Ир авызын ачып сорарга да өлгермәде – хатыннан җилләр исте. Ул да тиз генә киенде һәм Хәдичә артыннан чыгып йөгерде. Хатыны каршына әкрен генә атлап килүче берәүне кочаклап ике битеннән үбеп алды. Урам буйлап әкрен генә атлап китте болар. Култыклашып... Хәдичәдән дүрт-биш сантиметрга гына озынрак ирне күреп, Кодрәтнең эчендә бүреләр улый башлады. – Сөяркәләр артыннан чабып, балачактан ук яраткан хатынымны ятларга калдырдым микәнни! – дип үзалдына сөйләнеп, Кодрәт урамның теге ягына чыгып җитүен сизми дә калды. Йөгерә-чаба урам буйлап шактый ара баргач, бу якка атылып чыкты. Менә, менә хәзер каршыларына килеп баса да башта хатынына сугып җибәрә, аннары теге «хайван»га бер-икене «соса». Куллар йодрыкланган, аяклар машиналарны узып атлый, йөрәк бугазга менеп тибә... Иренең изүләрен ачып, борын тишекләрен киңәйтеп, чабышка чыккан ат сыман пошкыра-пошкыра, җәлт-җәлт атлап килүен күреп, Хәдичә белән теге ир-ат туктап калдылар. Кодрәт, мышный-мышный, болар каршына килеп басты. Йа Аллаһым, теге ир дигәне авылдашы Сафуан хатыны икән бит! Вәт сиңа могҗиза! Йомарланган йодрыклар җәелде, йөзендә гаепле кеше елмаюы чагылды. Хәдичәнең: «Ни булды?» – дигән соравына: – Син чыгып киткәч, йокымсыраганмын, куркыныч төш күреп уянып киттем. Шул күргән шомлы хәлләрдән арыныйм дип урамга йөрергә чыгуым иде, – дигән булды. Хәдичә, башын иеп, иренә белгертми генә елмайды. Газимәне, икесе ике яктан култыклап, фатирына кайтарып куйдылар: ул бик хәлсезләнгән иде. Хәдичә иренә Газимә белән очраклы гына очрашудан соң кичергән, ишеткән хәлләрне тәфсилләп сөйләде. – Йөрәге авыртуы турында ишеткәч, үләм дип йөргән кешегә Газимә яңа сулыш өреп, рухын күтәреп, һәр туган көнгә сөенеп яшәргә өйрәтте. «Югалган акча табыла, югалган вакыт табылмый» диләр. Без дә шактый вакытыбызны әрәмгә уздырдык: син сөяркәләр кочагында иркәләндең, мин үләргә җыендым. Газимәгә мең-мең рәхмәт яусын: мине яктылыкка чыгарды, – диде Хәдичә. Ике ай Газимә урын өстендә ятты. Кызы, килене, Хәдичә янында кизү тордылар. Бакыйлыкка күчкәч, зурлап, барлык йола-гадәтләрне җиренә җиткереп, ире Сафуан янына – Казаннан ерак булмаган татар зиратына күмделәр. Ә «Үләм» дип йөргән Хәдичәбезнең, 86 яшендә вафат булган Кодрәтен каен төбенә ипләп кенә урнаштырып, намаз карчыгы булып, барысына да дога кылып, 92не тутырып ятышы. ТӘМАМ.