Көтәр кешең булса... (хикәя)
Көтәр кешең булса... (хикәя) Язилә АБДРӘХИМОВА 1. «Дөнья – куласа, гел басмаса да, бер баса» диләр. Шулай, ахры... Гомер иткән ирең сине күрми-белми, синең белән исәпләшми башласа, башыңа авыру төшсә, хәлләр хөртиләнә икән шул... Хәдичә төнге сәгать икегә кадәр ирен – Кодрәтен көтте. Ниһаять, ишек тишегендә ачкычның чылтыр-мылтыр килгән тавышы ишетелде. Ир дигән кеше әкрен генә керде, чишенде. Кухняда ут яна – димәк, хатыны аны көтә. – Кайттыңмы? Песи адымнары белән генә атлап кермә, курыкмыйча кер. Үз фатирың бит... Әйдә, ашап ал... – Төнге икедә нинди ашау инде ул! – ачу белән җавап кайтарган ир йокы бүлмәсенә кереп китте. Хатынының көннең, төннең кайсы вакыты булуына карамастан һәрвакыт йокламыйча көтеп алуы Кодрәтне чыгырдан чыгара. «Мин соң кайтам, көтеп утырма, йокла», – дисә дә, Хәдичә көтә. «Көтәр кешең булса, көтәсең инде», – ди. Кодрәт аның үзгәрүенә шакката. Элек башкачарак каршы ала, сораулары да бүтәнрәк иде. «Кайда йөрдең? Сөяркә таптың, ахры? Чибәрме? Аны бик яратасыңмы? Кайда эшли?» кебек сораулар белән аптыратып бетерә иде. Ә хәзер, Кодрәт үзе әйтмешли, «прәме аптыраш». Хәдичә йөрәгенең кайсы якта икәнен белми яшәде. Соңгы вакытларда үлек җыйган сызлавык кебек сулкылдавы, ара-тирә чәнчеп-чәнчеп алулары, еш-еш тибүләре эчен пошыра башлады. Хатын хастаханәгә юл тотты. Кан анализы ясадылар, кан басымын үлчәделәр, йөрәген тыңладылар, яздырып та алдылар – кыскасы, төрле яклап тикшерделәр, тикшерделәр дә кенәгәгә «ИБС» дип яздылар. Моңа кадәр бер генә мәртәбә дә авырып карамаган ханым куркуга төште. Исеме дә хәтәр, нинди авыру икән? Табибәдән сорашты: – ИБС – русча әйтсәк, ишемическая болезнь сердца. Гади итеп аңлатсак, йөрәк тамырлары тарая, тозлар утыра, төерләр барлыкка килә. Йөрәкне тукландырырга, дәваларга кирәк. Дәваланмасаң, инфаркт булырга мөмкин. Хәдичәнең башында бер уй баш калкытты һәм һич тынгылык бирмәде: инфаркт була да үлә икән. Үзенчә нәтиҗә ясады: иремә кирәкмәгән сораулар бирмәскә, аны тәрбияләргә; соң кайтса да, дәшмәскә, сабыр гына көтеп утырырга, мин үлгәч, сагынып искә алсын. Хатынның дөньяда гаме калмады: бүген үләм, иртәгә үләм, дип яши башлады; җыйнаксызланды, йөзен-битен җыерчык басты, ә авыруы турында беркемгә дә әйтмәде, яшерде, эчтән генә янды-көйде. Хатынындагы үзгәрешләрне сизеп-күреп, Кодрәт сөйләшергә-аңлашырга теләде – файдасыз. Үзе янында эшләүче бер ханым белән күбрәк аралаша, кичләрен, тора-бара төннәрен дә аның белән үткәрә башлады. Ә Хәдичәнең бу хәлгә һич тә исе китмәде кебек: көтәр кешем бар, дип, көтте дә көтте. Ир дә үзенчә нәтиҗә ясады: 30 елдан артык бергә яшәгән хәләлең синең кайда нишләп йөрүең белән кызыксынмагач, елмаеп-балкып каршы алмагач, хәл-әхвәлеңне сорашмагач, рәхәтләнеп сөйләшмәгәч, барлык ихтирам-хөрмәт дигәне ашау-эчү әзерләүгә кайтып калгач, нишләргә инде?! ...Яз. Табигатьнең күзгә күренеп уянуы, үзгәрүе күңелне дәртләндерә, ашкындыра. Төннәрен салкын булса да, көндез кояш нурларының җылысын тоясың. Хәдичә, киеме аша үткән кояш җылысына изрәп-иркәләнеп, урам буйлап әкрен генә атлый. Кая бара – үзе дә белми. Кичә кич Кодрәте аны бик хурландырды. – Көзгегә караганың бармы? Нинди кыяфәттә син? Җитмеш-сиксән яшьлек карчыкка әйләндең бит инде! Мескен син! Үләсе кешегә көзгегә карау нигә кирәк?! Көзгедән кыяфәтен карамаган дип, җир кабул итмәсмени аны? Шундый уйлар белән атлады да атлады... Беренче очрашу – Нихәл, авылдаш? – дип, кемнеңдер дәшүенә, кочаклап алуына Хәдичә сискәнеп-чәчрәп китте. И-и-и, карасана, классташы Газимә икән ләбаса! Укыган чаклардагы кебек, йөзе кояштай балкып тора, иреннәрендә – елмаю. Казанда нишләп йөреше икән моның? Авылда яшиләр иде бит. Сораулы-гаҗәпләнүле күзләре белән, ул Газимәгә төбәлде. Газимә урамны тутырып-яңгыратып көлеп җибәрде: – Ник бу кадәр гаҗәпләндең? Авыл хатыны нишләп йөри дисеңме? Мин дә шәһәр кешесе хәзер. Биш ел элек Казанга килеп төпләндек. Кара әле, Хәдичә җаным, бик боек син, берәр хәсрәтең бармы әллә?