– Кичә сине күргәч, Газимәкәем, ихластан көлүеңне ишеткәч, синнән чын-чынлап көнләшеп к...
– Кичә сине күргәч, Газимәкәем, ихластан көлүеңне ишеткәч, синнән чын-чынлап көнләшеп куйдым. Вәт, мин әйтәм, минем кебек авыру түгел, сау-сәламәт, тамчы кадәр дә сагыш-хәсрәте юк, шатлыктан авызын да җыя алмый, дим бит эчемнән. Матурлык салонына кергәч тә, вәт, мин әйтәм, моның Сафуаны акчаны көрәк белән генә түгел, бульдозер белән көрәп аладыр, ахрысы, дип, нәтиҗә ясадым. Сагыш-хәсрәтләрең хәттин ашкан икән, җаныем... – Матурлык салонына матурлык өстәп бармыйм: аркам-җилкәм бик сызлый, хезмәттәшләрем чиратлашып, җайлап кына массаж ясыйлар; минем күңелем булсын диптер инде, битемне дә «сыпырып» куялар. Матурайталар, янәсе... Мең-мең рәхмәт, алар белән аралашып кайткач, күңел үсеп китә, һаваларда, канат кагып, җилпенеп очардай булам. Сафуан үлгәч, бик еладым: караңгы базда калгандай булдым, сүндем-сүрелдем, тирә-ягымны әйтерсең куе томан каплады. Тора-бара караңгылык арасыннан сүрән генә яктылык күренде. Һәр сәгатеңә, көнеңә, кул-аякларың хәрәкәтләнүенә, җир йөзендә булуыңа куанып яшәргә кирәклеген аңладым. Кара уйлардан арыну өчен, кешеләр арасында булырга тырышам. Үлем турында уйламыйм. Беребез дә мәңгелек түгел. Ярар, күңелсез хәлләр турында күп сөйләштек, җитеп торсын. Иртәгә без синең белән театрга барабыз. Билетлар алынган. Хәдичә, арып-талып, фатирына кайтып керде дә кухня өстәлендә иренә язу калдырып, тирән йокыга талды. (Ахыры бар.)