Газимә сабакташының картаеп, бетерешкәнен күрсә дә, йөзенә бәреп: «Картайгансың», – дип...
Газимә сабакташының картаеп, бетерешкәнен күрсә дә, йөзенә бәреп: «Картайгансың», – дип әйтә алмады. Ханымнар гаилә хәлләрен сорашкач, Газимә бер йортка төртеп күрсәтте: – Минем шунда килеш иде, әйдә, – дип, авылдашын җитәкләп алып кереп китте. Хәдичә «Салон красоты» дигән язуны күреп калды. Салонда Газимә, «дилбегә»не үз кулына алып, Хәдичәне кәнәфигә утыртты да янында басып торган кызга ниләр эшләргә кирәклеген аңлатты. Хәдичә ул әйткән сүзләрнең күбесен аңламады да: һәр һөнәрнең үз сүзләре-терминнары бар шул, ә аның матурлык артыннан куганы булмады, Ходай биргәненә риза иде. Хәзер... хәзер авыру, үләргә торган кешегә матурлык, бизәнү шайтаныма кирәкме? Шулай да ул Газимә әмеренә буйсынды. Салондагы чибәр кыз аның чәчләрен тарады, таратты, үргәндәй-сүткәндәй итте, битләрен сыйпады, йомшак кына чәбәкләде. Хәдичә, күзләрен йомып, наз, иркәләнү, ләззәт дулкыннарында йокымсырады, йөзде. Карашы көзгегә төште: йөзе нур чәчеп торган ханым белән күзләре очрашты. Әстәгъфируллаһи! Үзе түгелме соң бу? – Киттек, – дигәнне ишетеп, ул сикереп торды. Газимә аны, җитәкләп, салоннан алып чыкты да тагын каядыр алып керде. Исенә-хушына караганда, кафе булырга тиеш. Әйе, кафе икән. Түрдәрәк буш өстәл күреп, ханымнар шунда юнәлде. – Йә, сөйлә, ник болай боектың? Нинди хәсрәтең бар? Ике ел буе берәүгә дә сөйләнмәгән сере чишмә улагына куелган чиләктән ташыган су сыман ага башлады. – Мин авырыйм, Газимә җаныем. Бүген, иртәгә үләм дип кенә йөрим. Тирә-юнемдәге бер генә әйбер дә күземә күренми. Иремнең сөяркәсе бар, кайбер төннәрдә кунарга да кайтмый – аңа да исем китми. Дөньяда гамем юк. Кайсы вакытта кайтса да, көтеп алам. Көтәр кешемнең булуы гына мине яшәтә бугай... Авыруым турында әйтеп, иремне борчыйсым килми. Бик яратам мин аны... Беренче һәм соңгы мәхәббәтем ул минем... «Дөнья – куласа, гел басмаса да, бер баса», – диләрме әле картлар?... Мине авыру басты... – Нинди авыру соң синдә? – ИБС... Хәдичәнең җавабын ишеткәч, Газимә, башкалар ишетмәсен дигәндәй, авызын уң кулы белән каплап, иңбашларын селкетә-селкетә, авылдашына карап көлде дә, җитди итеп: – Мине тыңла хәзер, – дип, сүзен башлады. – Без – авылдашлар, бер-беребезнең тормышын әзме-күпме беләбез. Соңгы елларда гына аралашу бетте. Әти безне ташлап китте. «Атасыз баланың таянган тавы булмас» диләр. Әйе, таяныр терәк калмады. Әни икенче иргә кияүгә чыкты. Миңа 12 яшь: озын муен, такта кебек буй-сын, кигән күлмәгем себерке сабына элеп куйган чүпрәкмени, тегеннән-моннан тырпаеп чыгып торган чәчләр – кыскасы, кешеләрнең төшләренә кереп куркытырлык, сөйкемсез-шыксыз кыз... Сигезенче-тугызынчы классларда укыганда, түгәрәкләнеп, җыйнакланып киттем. Миңа егетләр күз төшергәли, озаткалый башладылар. Булачак ирем Сафуан да. Үги әти дә... Җәйге көннәрнең берсе. Әни фермага кичке савымга китте. Җырлый-мырлый өйдә ниләрдер эшләп йөрим. Үги әти дә өйдә, телевизор каршында утыра, башын бора-бора мине күзәтүен сизәм. Тәрәзә төбендәге гөлләрнең саргайган, шиңгән яфракларын җыеп алыйм дип яныннан үтеп барганда, мине тотып алды бу. Кысып кочаклады. Ычкынырга тырышам. Булмый. Сугышабыз. Күлмәгемнең итәге, күкрәк турысы ертылды. Кулларыннан ычкынып булмый, бик көчле. Башым моның иңбашы турысында. Ничек башыма килгәндер, бөтен көчемә умырып-умырып тешләргә ябыштым. Хәтта авызымда кан тәмен тойдым. Ычкындым. Кая барырга? Ишеккә таба барсам, тотып алачак: ишек турысына баскан. Йөгереп барып, тәрәзәгә типтем, рамы-ние белән коелып-ватылып төште – чыгып качтым. Күрше Сабира апайларга кереп егылдым, аңымны җуйганмын. Шәфкать туташы уколлар кадагач, күземне ачтым. Шушы хәлдән соң мин курка торганга әйләндем. Бигрәк тә ир затларыннан... Әни булганда гына өйдә тордым. Калган вакытым Сабира апайларда үтә иде. «Ятим ярасының ямавы өстендә» диләр. Куркулы көннәрне җиңә-җиңә, урта мәктәпне тәмамладым. Казанда чәчтарашлар-парикмахерлар әзерли торган курсларда укырга теләгем бар иде. Белешмәләр җыя башладым. Табибә апаң «ИБС» дип язылган белешмә тоттырмасынмы? 17 яшемнән ИБС белән «яшим». Хәзер безгә 54ме? Исәпләп