карыйк әле: 54тән 17не алгач, күпме кала? 37ме? «Үләм» дигән уйның башыма да килгәне юк...
карыйк әле: 54тән 17не алгач, күпме кала? 37ме? «Үләм» дигән уйның башыма да килгәне юк, бәгырем. Һәр туган таңга, һәр кешегә җылы нурларын тигез сипкән кояшка, сау-сәламәт үскән ике балама һәм газиз иремә карап, сөенеп-куанып яшәдем, яшим. Курыкма, син дә үлмисең, үз-үзеңне карап, күңелеңне күтәреп-рухландырып торсаң, 100гә кадәр яшисең. Бүген кайткач, көзгегә кара әле: салонда бер тапкыр гына «матурлануга», чип-чибәр ханымга әйләндең бит! Син үзеңне үзең кабергә тыгып куйгансың ләбаса! Иртәгә тагын очраша алабызмы? Мин көн саен өч-дүрт тукталыш арасын җәяү үтәм. – Мин ике көн эшлим, ике көн ял итәм, – диде Хәдичә. – Иртәгә өйдә булам. – Алайса, бүгенге кебек йөрергә чык. Очрашырбыз... Сиңа сөйлисе сүзләрем калды әле... Икенче очрашу Язгы җил, үзенә кояш нурларын ияртеп, урамда йөргән кешеләрнең битләреннән, иңнәреннән сыйпады, иркәләде, йөзләренә – алсу-кызыл төс, иреннәренә елмаю иңдерде. Газимә белән Хәдичә, өч тукталыш арасын үткәч, бер-берсенең кыяфәтенә карап кычкырып көлеп җибәрделәр: битләр менә-менә өзелеп төшәм дип торган кып-кызыл алма кебек! – Безгә кереп чәй эчеп алыйк. Сөйләшеп тә утырырбыз, – диде Газимә, еш-еш тын алып. – Мин ә-әнә теге биш катлы йортта яшим. Җәяү йөрү аларга ару-талулар белән бергә күңел көрлеген-күтәренкелеген, тормыш гамен, яшәү ямен тоюны да өстәгән иде. ...Өнме соң бу, әллә төшме?! Өс-башын алыштырырга җыенган Газимә башыннан нидер алып ташлагандай булды. Әстәгъфируллаһи! Башы тап-такыр! Бер генә чәч бөртеге дә юк! Йа Раббым, нинди хәл бу?! Ә Газимә башына яулык бәйләде дә, көлә-көлә, кунагын диванга утыртты. – Гаҗәпләндеңме? Куркып та киттең бугай... Әйдә, чәй эчә-эчә ял итеп, сөйләшеп утырыйк әле... – Кичә очраклы гына очрашуыбызга мин бик шатландым, – дип сүзен башлады хуҗабикә, өстәлгә тәм-томнар тезә-тезә. – Чит-ят җирдә авылдашыңны очрату – бәхет икән ул. Күңелеңдә сыкрап-елап яткан, иркенлеккә чыгарга теләгән сер-хисләреңне сөйләрдәй кешең табылуы сөендерә. Сагыш-хәсрәтләремне сөйләргә яратмасам да, бүген «чишелеп-таралып» китәрмен, ахры... Беләсең инде, Сафуан гомере буе авылда электрик булып эшләде. Колхоз таралды, эш бетте, ә көн саен ашарга-эчәргә, ватылган-җимерелгәнне төзәтергә кирәк. Мин – чәчтараш, аена ике-өч кеше килсә килә, килмәсә юк. Авыл бит... Почта йортына идән юучы булып урнаштым. Берничә ай эшләгәч, почта башлыгы хезмәт хакымның яртыга гына калуын һәм... бу эшне үзе башкарачагын әйтте. Киңәштек тә шәһәргә күчәргә булдык. Йорт-җирне, өйдәге җиһазларны саттык. Казанда менә шушы ике бүлмәле фатирны алдык, әҗәткә баттык. Сафуан эшкә урнашты. Мин кичә синең белән кергән салонда чәчтараш булып эшли башладым. Тормышыбыз көйләнеп, бер эзгә салынып, тигез юлдан бара башлаган сыман иде... Сафуан электр баганасы башына менгәч, черек багана белән бергә ауган. Хастаханәдә өч көн аңына килә алмыйча, безне калдырып китеп барды җанкисәгем... Мин ялгыз... Көтәр газиз кешем юк... «Юк» дип әйтү бик үк дөрес булмас... Кызым белән улым бар, икесе дә гаиләле, аларның үз тормышлары, үз көннәре... Рәхмәт яусын, киләләр, хәлемне беләләр. Күңелсез, хәсрәтле үткәннәрем турында сөйләп, сине хафага салдым бугай... Кая әле, суынган чәеңне түгеп, кайнарын ясыйк. Ризыкларны аша инде, авызыңа бер тәгам капмыйча утырасың бит, бәгырем... Әйтә башлагач, әйтеп бетерим инде. Бала вакытта күргәннәр, үги әтинең кылга сыймас кыланышлары, әнинең кырын караулары, ирең белән бер дәрәҗәдә тормыш дилбегәсен көчәнеп тартулар, ялгызлык – болар эзсез узмаганнар, сәламәтлегемә әйбәт тамга-мөһер суктылар. Хәлсезләнәм, ятам, эшкә көчкә генә барып кайтам. Хастаханәләр юлын таптый торгач, яман чир таптылар. Үпкәдә... Эштән киттем. «Инвалид» дигән яңа исем белән яшәп ятам. Химия терапиясе алдым. Чәчләр юклыгы – шуның нәтиҗәсе. Парик киеп йөрим. Менә, бәгырем, минем хәлләр шулай...