— Рәхмәт сезгә! — дип әйтергә генә калды.
— Рәхмәт сезгә! — дип әйтергә генә калды. Аэропортка килеп җиткәч, самолёт эченә кереп утыру күп вакытны алмады. Бар пассажирлар үз урыннарын табып, урнашып беткәч, чибәр генә стюардесса кыз очу тәртипләре белән таныштырып, хәерле юл теләгәч, самолёт урыныннан кузгалып китеп бетон юлдан йөгерә башлады. Җирдән аерылып югарыга күтәрелә башлагач, моторларның эшләгән тавышлары гына ишетелеп торды. Беркавым шулай очкач, Гамир иллюминаторга карады, аңа күк йөзе тоташтан ак болытлардан гына торган кебек тоелды. Самолёт креслосында утырып кайта торгач, иртәннән үк башына төшкән авыр кичерешләр аны уйланырга мәҗбүр итте. Ул әнисен мәет итеп күз алдына китерә алмады. "Әйе, әтиләре каһәр суккан Гитлер башлаган сугыштан кайтмагач, тормышлары җиңел булмады шул аларның. Гамир, яшь булуына карамастан, көченнән килгән кадәр йортларындагы ир-атлар башкара торган бар эшләрне башкарырга тырышты. Мәктәптә тырышып укыды. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, машина йөртүчеләр курсын бетерде, заводта эшләде. Җимерелә башлаган хуҗалыкларын тәртипкә китерде. Әнисен борчырдай бернинди кыек эшләргә катнашмады. Бәлки, шуның өчен дә, йортларында улын бердәнбер ир-ат итеп күргән әнисенең, аны армияга хезмәт итәргә җибәрәсе килмәгәндер... Ул армияга китәргә чакыру кәгазе килгәнче нәрсәгәдер өмет итеп яшәгән иде бугай... Гаиләдә бер генә ир заты булгач, улымны алмаслар бәлки, дип тә өмет итте ахрысы... Әле яшисе дә яшисе иде бит аңа! Гамир хезмәтен тутырып кайткач, улы белән кызының хөрмәтен күреп яшәр иде, бәлки оныкларын да күргән булыр иде әле..." дип уйлады ул. Шулай уйланып кайтканда күпме вакыт узгандыр, оча торгач онытылып киттеме, Гамир самолёт дерелдәвенә уяу булды, Тольятти аэропортына кайтып җиткәннәр икән. Үзе янындагы кечкенә чемоданын алып тышка чыкканда, аэропорттан бер кечкенә самолётның күтәрелеп очып киткәнен күрде. "Казанга очасы самолёт булмады микән инде бу? Вакытыннан алда борчылмыйм әле, Тольяттидан оча торган рейска җитешәсең дигәннәр иде бит Бакуда!" дип юатырга тырышты ул үз-үзен, аэропорт бинасы ягына ашыга-ашыга атлап барганда. Менә касса янына килеп җитте. Билет кассасы тишегенә башын тыгып, урыныннан китеп өлгермәгән кассирдан: — Миңа Казанга очарга кирәк иде, анда рейс тиз булыр микән? — дип сорады. Кассада утырган ханым, тупасрак тавыш белән: — Бераз гына соңга калдың, берничә минут элек кенә самолёт Казанга очып китте, — диде. — Миңа Баку аэропортында җитешәсең, кирәкле вакытта туган ягыгызга кайтып җитәрсең дип әйткәннәр иде бит... Казанга самолёт иртәрәк очып китте мени? — Юк. Киресенчә, син кайткан самолёт 20 минутка соңга калып кайтты. Хәзер Казанга рейс сигез сәгать узгач була. Бераз тоткарланасың инде безнең шәһәрдә... Автобуска утырып шәһәр белән танышып килергә дә вакытың кала... — диде кассир, касса тәрәзәсен ябып. Аэропорт бинасының диварына эленгән сәгать угы биш санына якынлашып килә иде. "Шәһәр карап йөрисе генә калган... Минем кайтып җиткәнемне түземсезлек белән көтеп тора торганнардыр... Ничек булса да бүген кайтып җитәргә кирәк ич инде өйгә... Тик нәрсә белән кайтасың?" Бу уйлардан аның башы авырта башлады. Аэропорт бинасы эчендә пассажирлар күп түгел, эскәмияләрдә берничә кеше генә утыра. Иртән юлга чыкканнан бирле рәтләп ашаганы булмаса да, ашыйсы килеп тормый. Шулай да тиз генә кайтып җитә алмаячагын күз алдында тотып, ул нәрсә булса да капкалап алырга исәп итте. "Аэропорт янында пассажирлар өчен буфет, яисә ашханә бардыр әле..." дип, бинадан урамга чыкты һәм ерак түгел бер катлы йорт ишеге өстенә "Буфет" дип язылган вывесканы күргәч, шул якка таба атлады. Буфет эчендә ашарга кергән кешеләр юк иде. Сатучы итле бәлеш белән сөтле кофе тәкъдим иткәч, акча түләп, алган ризыкларын читтәрәк клиентлар өчен куелган ашау өстәленә алып барып куйды. Стакандагы кофедан, итле бәлештән тәмле исләр чыгып торса да, Гамирның аппетиты юк иде. Шулай да, алда кайчан ашарга туры киләчәген белмәгәнгә, кофе белән бәлешен көчләп булса да ашап-эчеп бетерде.