Кайгылы хәбәр алгач (хикәя)
Кайгылы хәбәр алгач (хикәя) Габделбар ГАЛЛӘМОВ 2. Уку процессында теоретик һәм кайбер практик дәресләрдән башка, барлык хәрби кирәк-яракларны киеп, үзләре белән кирәкле инвентарьләрны алып утыз километрлы марш бросок ясадылар. Бер-ике километр йөгереп, бераз атлап бара торгач, юлда хәлләре бетеп ике курсант стройдан чыкса да, калган курсантлар бу сынауны уңышлы үтәп чыкты. Бөек Октябрьнең 46 еллыгы якынлашып килгәндә, курсантларны Баку шәһәрендә булырга тиешле парадка әзерләделәр. Көн саен берничә сәгать уздырылган бу парадка әзерләнү — Гамирның хәтерендә сакланып калырлык булды. Баку аэропорт кассасына төштән соң килеп җиттеләр. Алып килгән машина хуҗасы белән исәп-хисапны өзеп, урамнан барганда, ул: — Гамир! Гамир! — дип кычкырган тавышка борылып караса, урамнан үз ягына кулларын селти-селти йөгереп килгән солдатны күрде. "Кем микән инде бу, Баку урамында минем исемемне әйтеп, барган җиремнән кычкырып туктатучы? Нинди танышым булырга мөмкин бу якларда?" дип уйлап торганда, янына килеп җитәргә берничә дистә адым калгач, кычкырып йөгереп килүче солдатның үзе белән бергә хәрби хезмәткә алынган якташы — Ершовка авылы егете Степан икәнлеген күрде. — Степан! Син каян болай Баку урамында миңа кычкырып киләсең әле? Ничек таныдың, каян күреп алдың мине? Син, хезмәттә булмыйча, нишләп монда урамда йөрисең әле? — дип сораулар яудырды Гамир, якташын кочаклап алганнан соң. Урыс авылыннан хезмәткә алынган Степан белән Гамир моннан бер ел элек хәрби комиссариатта танышкач, хезмәт итәсе урыннарына Совет иленең бик күп төбәкләре аша 12 тәүлек буена поездның бер вагонында бергә барганнар иде. Ул вакытта дуслашып китәргә дә өлгерделәр. — Беләсең килсә, мин синең машина янында басып торганыңны күрдем. Башта син микән бу, ялгышмыйм микән дип тә уйлаган идем, якынрак килгәч, син икәнлегенә шигем бетте. Син монда нинди сәбәпләр белән, кая барасың? — дип сорады Степан. — Мин телеграмма буенча үзебезнең якларга самолёт белән Бакудан очып китәргә җыенам. Кызганычка каршы, зур кайгыга дучар булдым! Әнием вафат булган минем... Газиз кешемне күмәргә кайтам! — диде Гамир, дулкынланудан тавышы үзгәреп китеп. — Кайгыңны чын күңелемнән уртаклашам, бик зур югалту кичергәнсең икән! Әйбәт кенә кайтып кил инде... Юлларың уңай булсын! Мин хастаханәдә ятып чыктым. Хәзер комиссия узып йөрим, мине армия хезмәтеннән азат итүләре бар... — диде Степан, үзенең ниндидер гаебе бар кебек. — Ярый, Степан! Сиңа тазалык телим мин! Исән булсак, туган якларда бәлки күрешербез әле... Хәзергә хуш! Йөгерәм! Миңа самолётка билет алырга кирәк... — дип, Степанга кулын биреп кочаклады да, йөгереп аэропорт бинасына кереп китте. Чираты житкәч Гамир кулындагы телеграммасын, акча документларын аэропорт кассирына тапшырды һәм: — Зинһар, миңа шушы телеграмма буенча Казан шәһәренә билет оформить итеп бирегез! Минем әнием вафат булган, аны күмәргә кайтам... — диде. Кассир Гамирның телеграммасын, биргән документларын карагач, Казанга ничек кайтып булачагын үзәктән сорап белде. Аннан, бу башына кайгы төшкән солдатның кәефен төшермим дипме, кайгысын уртаклашу теләге беләнме, йомшак кына әдәпле тавыш белән: — Кызганычка каршы Казанга кадәр оча торган самолёт юк. Тольятти шәһәренә кадәр Ил-18 самолёты оча, аннан Казанга Ан-2 самолёты очачак... Оформить итимме соң? — дип сорады. — Тизрәк кайтып җитү өчен башка юл булмагач, итәрсез инде... Казанга туры оча торган самолёт булса әйбәтрәк булыр иде, әлбәттә... — диде Гамир, касса тәрәзәсе янына башын якынрак китереп. Кассир документларны әзерләп биргәч, Гамир аэропорт янындагы киоскыдан 20 тиенгә пешерелгән бер чәкән кукуруз алып ашады да, аэропортка бара торган автобуска кереп утырды. Автобус кондукторы ир-ат кеше иде. Пассажирларга билет сата-сата Гамир янына килеп җиткәч: — Илебез сагында торучы солдатка билет сатып тормыйм... Ул армияда хезмәт иткән өчен акча алмый бит, — дип, аңа билет сатмыйча алга таба узып китте. Үзенә бу кадәр ихтирамлы булуларын көтмәгән Гамирга, утырган урыныннан торып: