— Сезнең ризалыгыгыз булса, мин кайтыр идем, әлбәттә! Соңгы тапкыр әниемнең йөзенә кара...
— Сезнең ризалыгыгыз булса, мин кайтыр идем, әлбәттә! Соңгы тапкыр әниемнең йөзенә карармын... Аның белән саубуллашып, соңгы юлга озатырмын. Моның өчен мин сезгә бик рәхмәтле булыр идем, тик кайтасы жирем бик якын түгел шул минем иптәш полковник, җитешә алырмынмы икән? Юлга чыгарга документлар, акча да кирәк булачак бит әле... — диде. — Җитешерсең! Мин хәзер сиңа документлар әзерләргә әмер бирәм. Юлга чыгып китәргә сиңа булышырлар... — диде полковник Богданов һәм үзенең ризалыгын алып ишек ягына юнәлгән курсантның артыннан күз карашы белән озатып калды. Училище җитәкчесе полковник Богданов янында утырганда күңеле еласа да, күзеннән чыккан яшьләрен тыеп кала алган Гамир, училище бинасы янына ясап куелган эскәмиягә барып утыргач, башына төшкән кайгысыннан үзен тыныч кына тотып кала алмыйча, куллары белән битен каплап үксеп елап җибәрде. "Ничек инде Бөек Ватан сугышы башлангач та ирсез калып — ялгызы гына, улын 19 яшенә кадәр үстереп, армияга хезмәт итәргә озатып калган аның бердәнбер әнисе — тормышындагы иң газиз кешесе, картаерга да өлгермичә үлеп китәргә тиеш!? Бу дөньяда гаделлек дигән нәрсә гамәлдә юк микән әллә? Шулай кыска гына арада явыз чир әнисен үлемгә китерер дип уйлаган иде мени ул! Ничек булды соң әле бу? Сугыш беткәннән соң әниләренең аларны тәрбияләп үстерер өчен нинди авырлыклар кичергәнен, җитмәүчелек белән көрәшүен тоеп үстеләр бит алар. Тормышны алып баруы бик авыр булуга карамастан, әниләре үзенең ана мәхәббәтен аларга тигез бүлеп бирә белә иде. Шундый әниләре, вафат булган!" дип әрнеде аның йөрәге. Соңгы язган хатында апасы: "Әни сине бик сагына! Хәле яхшырмагангамы, гел синең турында сораштыра, элек язган хатларыңны кабат-кабат укыта. Миңа бик сиздермәсә дә, күңеле белән сине өйгә кайтарасы, бик күрәсе килә бугай аның... Көненә берничә тапкыр, өй тәрәзәсе янына килеп утыра да, урамдагы юлга карап торып елап ала!" дип язган иде. "Улын шулай сагынып күрәсе килгән әнисе якты дөньядан китеп барган... Әллә, яшәвенең соңгы мизгелләре килеп җиткәнен, күңеле сизгән иде микән аның? Авыр, бик авыр Гамирга бу минутларда!" Шулай күпме көенеп утыргандыр, ул җилкәсенә кагылганнарын тоеп башын күтәрде. Янында замполитлары — өлкән лейтенант Муравьёв басып тора иде. — Шәхсән үзем, взводыңның курсантлары барысы да синең кайгыңны уртаклашалар! Менә болары сиңа кайтыр өчен документлар! Ә бу акчаларны такси белән тизрәк Баку аэропортына барып җитү өчен, юлда кирәк булыр дип ярдәм итү йөзеннән иптәш курсантларың җыеп бирде, — диде һәм документларны, кулындагы берничә кәгазь акчаны Гамирның кулына тоттырды. — Бу акчалар таксига түләр өчен дә, юлдагы кирәк яраклар өчен дә җитәргә тиеш... Безнең ашыгыч очракларда шулай эшләгәнебез бар инде. Без моннан синең адресың буенча юлга чыгуыңны әйтеп телеграмма җибәрербез. Хәзер иң кирәкле әйберләреңне ал да, училище капкасы янында сине көтеп торган машинага утырып аэропортка юл тот! — диде өлкән лейтенант, җиңелчә генә Гамирның аркасыннан сыйпап. Җыенып чыккач, Гамирга урамда көтеп торган таксига утырырга күп вакыт кирәк булмады. Җиңел машина шул минутта кузгалып китеп, аны Баку шәһәре юлы белән алып китте. Ул һава һөҗүменә каршы оборона полкында Грузиядә хезмәт итә иде. Совет армиясендә хезмәт итү срогы бер елдан артып киткәч, аны, хезмәтендә күрсәткән уңышларын, урта белемле булуын исәпкә алып, командирлары, кече командирлар әзерли торган училищега Азербайҗанга укырга җибәрделәр. Училище Баку шәһәреннән 120 км ераклыктагы борынгы Шемаха шәһәрендә урнашкан булганга, аңа кыска гына вакыт эчендә моңа кадәр тормышында очрамаган бик күп яңалыкларны күреп белергә мөмкин булды. Аның күзләре өчен, бу якларга гына хас булган беренче хикмәт — киң итеп җәелеп яткан Каспий диңгезе булса, икенчесе — кара алтын чыгаручы нефть вышкалары, алар янындагы газ исе, нефть түгелеп үләннәр үсми калган шәрә кара җир өсләре булды. Таулар аша уза торган юллардан барганда, юлдан читтә тау астындагы далаларда, тау итәкләрендә үлән ашап йөргән 70 — 90 башлы берничә тапкыр сарык көтүләре күренеп торса,