Бер дә көтмәгәндә, кулына повестка тоттырдылар. Хәрби комиссар белән сөйләшкәндә, сүздә...
Бер дә көтмәгәндә, кулына повестка тоттырдылар. Хәрби комиссар белән сөйләшкәндә, сүздән аркан ишеп тормады: «Иптәш майор, мин дә әти кебек чик буе гаскәрләрендә хезмәт итәргә телим!» – диде. Офицер булачак солдатның үтенечен аяк астына салып таптамады. Әмма, ни кызганыч, исемлек тулы: Чик буе гаскәрләренә бу чакырылышта солдат кирәкми булып чыкты. «Слушай, Әүхәдиев, – диде хәрби комиссар, егеткә сынап карап. – Ватан чикләрен коры җирдә генә сакламыйлар бит. Һавада, диңгездә, хәтта океанда да саклыйлар. ПВО да хезмәт итәргә ризамы? Уйла әле син...» Океан киңлекләренә чыгып китәсе килми иде, һава чикләрен коры җирдә сакларга ризалыгын бирде. *** Радиолокация станцияләрен күргәч, егет бөтенләй югалып калды. Бу кадәр катлаулы техниканы кыска гына вакыт эчендә ничек үзләштермәк кирәк?! Үҗәтлеге белән алдырды. Нәкъ алты айдан 2 нче класслы белгеч (укуны тәмамлаганда, гадәттә, 3 нче класс кына бирәләр) кече сержант Әүхәдиев беренче тапкыр хәрби бурычын үтәргә басты. Сүз дә юк, дулкынланды. Ничек тыныч каласың?! Күз алдыңа китер: солдатлар команда пункты каршына тезелеп басалар. Тавыш-тынсыз тимер ишек ачыла. Эчтән кизү торучы офицер чыга. Боерык яңгырый: – Смирно! Офицер кызыл папкасын ача. Укый: «...по охране воздушных рубежей Российской Федерации Приказываю: оператору радиолокационной станции младшему сержанту Аухадиеву... – бүтән фамилияләр саналып китә – заступить на боевое дежурство!» Күкрәк горурлык хисе белән тула. Каршыңда – яшел экран, синең изге бурыч: «цель»не мөмкин кадәр ерактан күреп алып, координаталарын команда пунктына тапшыру. Спутникмы ул, вертолёт, самолёт, ракета, һава шарымы – кыскасы, һәр оча торган предмет хәрбиләр телендә – «цель». Менә кайдан башлана ул Ватан! Кыскасы! Кече сержант Әүхәдиев дежур торганда, тыныч йоклый аласыз, кызлар! Чиккә кадәр ике йөз чакрым. Аннан Кытай иле башлана. Болай ике ил арасында мөнәсәбәтләр ару гына... Ару гына түгел, гел яхшыруга бара. Әмма чик сакчысы тәүлекнең һәр минутында уяу булырга тиеш! Кече сержант Әүхәдиев уяу булды. (Дәвамы бар.)