– Нинди сәбәбе? Шул ялкаулыгың инде.
– Нинди сәбәбе? Шул ялкаулыгың инде. – Утызынчы еллар аның сәбәбе! Утызынчы еллар! Каргышлы, каһәрле чор! Мәчет манарасын кисеп, кыйбласыз калган авыл! «Кулак» мөһере сугып, хәлле тормышлы авылдашларын таш ата-ата куган халык!... – Монда синең ни катнашың бар соң? – диде Фәгыйлә Моратовна, иренең кызып китүенә сәерсенеп. – Бу эшләрнең башында минем Бәдретдин бабам торган! Авылның партячейка секретаре! Синекеләр дә читтә йөрмәгән, иптәш авыл җирлеге башлыгы! Мин шул турыда китап языйммы?! Юк! Бу дәфтәр сандык төбендә ятсын. Авыл тарихын белүче картлар бакыйлыкка күчә тора. Яшьләргә кызык түгел... Бәдретдин бабамны гаепләмим мин. Югарыдан боерганнар – үтәгән! Һәркемгә баш кадерле! «Фермер» дигән ят сүз килеп керде татар авылына. Фермер мөстәкыйль фикер йөртә белергә тиеш! Крестьянны колхозга куып кертеп, кушканны гына эшләргә өйрәттеләр. Уйламаска өйрәттеләр! Әллә Фәгыйләсе белән бәхәсләшә, әллә үз-үзе белән сөйләшә иде Назиф Сибгатович... Тапты. Хөснетдинов Илгизәр сөйләгәннәрдән язып алган. Хәрефләрне сулга авыштыра төшеп, сәйләннәр кебек тезгән. Яшь чагында язуы матур булган икән. Тиз-тиз күз йөртеп чыккач, кычкырып укыды: «1933 нче елның 30 нчы августында авылдан Нургаян бай Солтанбәковны, Совет властеның явыз дошманы Мусин Искәндәр Галиәхмәт улын, кулаклар сыйныфы вәкиле Курбашев Нурислам Дәүләтгәрәй улын – җәмгысе ун гаиләне сөрдек. Мин ул чагында яшь комсомол, авылның активисты идем. Янымда торган малайларга «канечкечләр!» дип кычкырып, китүчеләр өстенә таш атарга куштым. Ике малай бик теләп ризалаштылар. Соңыннан без аларга комсомол оешмасы исеменнән рәхмәт белдердек. Кулаклар мәктәп турысына җиткәч, укытучы Мөнәвәрә, балаларны тезеп бастырып, «Интернационал» җырлатты. Бик күңелле булды! Басу капкасын чыкканда, дошман элементларның тәкбир әйтеп маташуы комсомол иптәшләргә бер дә ошамады. Сыйнфый сизгерлеген югалткан кайбер хатын-кызлар күз яшьләрен күрсәтеп елап калдылар...» Кемнәндер каһкаһәләп көләсе килде Назиф Сибгатовичның. Тыелып калды. Алай да зәһәре теленә чыкты: – Да-а!... Синең Мөнәвәрә әбиең молодчина! Ничек әле?... «Кузгал, уян, ләгънәт ителгән коллар һәм ачлар дөньясы»мы? – Көлмә кешедән! Заманасы шулай булгач! – «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга!» дигәнме шагыйрь? Көлмим лә мин... Уйландыра барыбер... – Уйласаң, уйның төбе юк инде аның... – диде Фәгыйләсе. – Менә бу очракта син хаклы, хатын. Корбаш нәселе... Заманында ил өстендә иләмән булып йөргән нәсел. Гарасат җилләре боларны нык тузгыткан, әмма тамырлары корымаган! Бу егет Нурислам кулакның оныкчыгы булып чыга түгелме соң? Әйе. Нинди аңлаешсыз халәт кичерә ул? Нигәдер эче поша. Карашы «Зингер» тегү машинасына төште. Кызык... Бәдретдин бабасының өендә торганын хәтерли. Әтисе йорт җиткезеп керде. Үзе. Һәр өйнең түреннән урын алды шушы тегү машинасы! Утырып, эчке кием дә теккән кеше юк! Ачуы кайнап түгелде: – Нишләп чыгарып ташламыйсыз шул аламаны?! Кемнең нәрсә теккәне бар бу өйдә?! – Сиңа ташларга булсын! Ыштансыз! Альберт улыбыз «алып китәм» диде. Антиквариат ул, бик беләсең килсә! Бик кыйммәт бәягә сатып җибәрергә була, ди! – Каршы әйтергә авызы килешкән. Ханым, имеш! Тфү!... Бер кабарган ачу тиз генә басылмады, һаман бәйләнергә җай эзләп: – Өйләнергә уйлыймы ул анда, юкмы? – дип сорады. – Өйләнер! Җүнле кызлары бармыни аның хәзер тормыш итәрлек?! – диде Фәгыйләсе, газиз баласына тел-теш тидергәнне яратмыйча. – Бәлки, дөнья көтәрдәй егетләрне кырау суккандыр? – диде Назиф Сибгатович, төртмә телләнеп. – И, әйтер идем шушыңа!... Әйтми генә торам! Әллә нишләп пәриләре килешмәде бүген. Әрепләшергә генә торалар. *** Урманга җитәрәк Гаяз туктады. Кая ашыга ул? Район үзәгенәме? Әйе, анда төн кунып чыгарга түбә табылыр. Соңгы автобусның китүенә биш былтыр. Юлда берәр машина очрамасмы дип өметләнсә генә... Бер төн куну өчен район үзәгенә бару кирәкме соң? Әнә бит кыр тулы печән түкләре. Бер кичкә кер мичкә... Ике түкне янәшә тәгәрәтеп китерде. Менеп кунаклады. Тамак ялгап алды. Курткасын баш астына салып ятты. Рәхәт! Күктә йолдызлар кабына. Ай калка...