Каторжан (роман)
Каторжан (роман) Зәбир ГЫЙМАЕВ 5. – И инәй, чыгарып ташларга кул җитмәде! Шул иске-москыны кузгатмасаңчы! – диде улы. – Сүземне тыңла, балам! Көянтәсенең бизәкләре уңып беткән, бишекнең төбе тишек иде. Әбкәйнең куллары, ана сабыен сөйгәндәй йомшак кагылып, әнә шул төбе тишек бишекне, буявы уңган көянтәне сыйпады... Сүз бәясен белеп кенә, бәхәскә урын калдырмаслык итеп, җан җылысы сыенган йомшак-сагышлы тавышы белән күңелен бушатты: – Көянтәмне калдырам. Чиләкләрем – чоланда. Хәтереңә салып куй, улым: авылыбызда яшь киленгә су юлын күрсәтү йоласы бар. Килен беренче эше итеп чишмәгә барсын! Соңыннан да эчәргә суны чишмәдән алып кайтыгыз. Чишмәбез ерак түгел. Ашка-чәйгә күп кирәкми. Хатының авырга узгач, үзең йөр. Иренмә! Ялкауга-сылтау, таптылар җаен: торба сузып, суны өйгә китерәләр. Соң ул торба вакыт узу белән тутыга бит! Шул тутык торбадан килгән суны эчеп кешеләрнең җаны тутыга! Азмы андыйлар?! – Ярый инде, инәй!... Хатыны да юк бит әле аның. Әллә кая эчкәре кереп киттең! – диде улы. – Тик кенә тор! – диде әнисе. Гаязга карап, сүзен дәвам итте: – Балаларыгыз бишектә үссен. Төбен бер нык тукыма табып алыштырырсың. Сиртмәсенә чак кына май тидереп ал. Шулай итсәң, бала тибрәткәндә, бишек җырлый. Сиртмәле бишектә үскән бала каты бәгырьле булмый ул. Әнә хәзер каты бәгырьлеләр белән дөнья тулды. Нигә дип уйлыйсың? Чөнки бишектә үсмәгәннәр. – Кайтыйк инде, инәй, – диде улы. – Кая кайтыйк?! – Әбкәй янә сискәнде. Беркавым яклаучысыз калган нарасый баладай басып торгач, үзен кулга алып: – Сез чыга торыгыз, балалар. Мине бер минутка ялгызымны калдырыгыз... Гомер иткән нигезем белән хушлашыйм, – диде. – Әниеңне кунакка алып кайткала, туган, – диде Гаяз, капкадан чыккач. – Рәхмәт, брат! – Йорт саткан ир-ат читкә, борылып, күз яшен сыпырып ташлады. *** Яңа җирдә әйбәт йокланылган. Берара бакчада кош сайраганын тыңлап ятты. Кояш нурлары тәрәзәдән күзенә төшкәч сикереп торды. Юынды. Кофе эчте. Уйга калды. Шөкер, баш өстендә түбә бар. Бүгенге көндә яшәп торырга бик әйбәт. Гомер буе кеше искесендә яшәмәс, киләчәктә үзе йорт салып керер. Эшне нәрсәдән башларга? Беренче чиратта «тәгәрмәч» кирәк. Машинасыз син адәм түгел. Иң кулае – «Иж-каблук». Бер дигән эш аты. Табадан төшкәненең бәясе «тешләшә». Йөреп торырга булса, бик яхшы. Кулдан алыр. Мотоблок. Эш кораллары: балта, пычкы, кадак-чүкеч... Табак-савыт: кәстрүл, чәйнек, тәлинкә... Урын-җир... Әбиеңнең кыз чаклары диярсең!... Стоп! Болар – тормышның вак-төяге. Базарны өйрәнергә кирәк. Менә көн кадагына суга торган мәсьәлә. Интернетта кызыксыну бер хәл. Үзең сәүдә үзәкләрен йөреп чык, кешеләр белән аралаш! Җыенды да калага китте. *** Бер атнадан Гаяз янә өстәл янына утырды. Башкарган эшләргә йомгак ясарга, киләчәккә план корырга – гомумән, умарта күчедәй тузгыган уйларын тәртипкә салырга кирәк иде. Бер атналык эшкә йомгак: ишегалдында «Иж-каблук» – утыр да чап! Мотоблок. Бакчаны сөреп-тырмалап чыкты. Сатасы булгангадыр, берни утыртмаганнар. Базарга килгәндә... Әйе... Уйларга кирәк. Мул тормышта яши Татарстан! Бар өстенә бар. Җитештергән продукцияңне сату кыенгарак туры килмәгәе. Кесәдәге акча балалап тормый. Кредитка батасы килми: алуы – җиңел, чыгуы бик озак. Күп чыгымнар түкми генә нәрсәдән башлап китәргә соң? Ел әйләнәсендә табыш та китерсен ул эш! Кереп тормаса, акчаның тиз бетә торган начар гадәте бар. Уйла. Суган үстерүдән башласа?... Бер генә супермаркет, ашханә, кафе-ресторан яхшы сыйфатлы яшел суган кыягыннан баш тартмый бит. Утыз сутыйдан старт ал! Беренче чиратта – теплица. Төзелеш материалына киртә-колга, таяк-торба – һәммәсе бара. Теплицаны җылыту кирәк. Электр белән җылытса, кыйммәткә төшәчәк. Газ белән дә шул ук хәл. Яхшы сыйфатлы яшел суган үстерәм дисәң, кара көздә, кышның зәмһәрир салкыннарында да теплицада 16-18 градус җылы тот син. Буржуйка! Шәһәрдә йөргәндә күзенә чалынды. Бәясе дә ул кадәр кыйммәт түгел: биш меңлеге бар, җиде меңлеге... Үзе мич чыгарса? Мич чыгарганы юк. Интернеттан карап өйрәнер. Уйларга кирәк.