Монда урманнар уйдык-уйдык кына икән, кая карама кыр-басулар, сөзәк калкулыклар... Һава...
Монда урманнар уйдык-уйдык кына икән, кая карама кыр-басулар, сөзәк калкулыклар... Һавасы да бүтән: коры дала җиле өстенлек итә. Җил йөз төрле чәчәк-үлән исен алып килә; ул истән баш әйләнә, күңел тарыга башлый... Ат менеп, шушы ялан-кырлардан чаптырып үтәсе, сөрән салып, бер кычкырасы килә. Сәер халәт... Егет, үзалдына елмаеп, йокыга талды. *** Алты почмаклы йорт. Газы-суы кертелгән. Бүрәнәләре таза күренә. Аскы ниргәне җентекләп тикшерде: яңгыр-фәлән үтеп череп ятмаганмы? Юк. Йорт биек нигезгә салынган. Каралып беткән шифер түбә. Профнастилга алыштырырга кирәк булыр. Тәрәзә йөзлекләренең буявы кубып-купшакланып беткән. Вак мәсьәлә. Буяр. Утыз сутый бәрәңге җире. Ун сутый җиләк-җимеш бакчасы. Ишегалдында футбол уйнарлык. Мунча... Тел-теш тидерерлек түгел. Каралты-кура... Ир-ат кулын көтә. Бәрәңге җиреннән соң әрәмәлек китә. Болын. Мул гына сулы инеш ага. Балыгына кадәр бар, диләр. Хәл итте. Ала! Сатулаштылар. Ул йортка бер бәяне куйды, хуҗа – икенче... Ахырда сатып алучы йөз меңгә менәргә мәҗбүр булды. Йорт сатучы төшмәде. – Мин мендем, хәзер син төш! – диде Гаяз. – Юк! – диде тегесе, үҗәт үгез кебек башын чайкап. – Бер тиен өчен дер калтырап яшисең икән! – Юк! Дер калтырап яшәмим! – Нигә төшмисең соң? – Күршеләрем әйбәт. Шуңа төшмим. Син тыңла, мин сиңа бер хикәят сөйлим. Шуннан үзең аңларсың. Шулай Хуҗа Насретдин өен сата икән. Өе начар инде, төртсәң аварга тора! Әйтәләр Насретдинга: «Әй, Хуҗа абзый, өең бик иске ләбаса! Бәясен бик кыйммәт куйгансың!» «Күршеләрем әйбәт минем, күршеләрем! Шуңа күрә йортымның бәясе дә арзан түгел!» – дип җавап биргән Хуҗа. Вәт хәйләкәр татар! Йортына өстәп, күршесен дә сатмакчы! – Ярый, егерме бишне төшәсең дә – килештек, – диде Гаяз. – Килештек, брат! Кулына бер төргәк акча кергәч, ир-атның авызы ерылды. – Нигә сөенәсең? Туып-үскән йортыңны саттың. Җәл түгелме? – Әй, бра-а-т, ничек сөенмисең?! Бу акчага ипотекамны каплыйм мин! Җелеккә төште бурычлы булып яшәү дә... Әтинең гомере кыскарак булды. Инәйне үзебезгә алып килдем. Ялгызы яшәргә авыргарак туры килә хәзер. Гел авылга кайтып йөрү дә мәшәкатьле. Эштән бик бушый алмыйм. Килене белән уртак тел табарлар әле. Өч бүлмәле фатирга сыярлар. Жәл түгелме, дисең син... Жәл, брат! Җиде бала үскән нигез бу... Бәрәкәтле нигез. Үстек тә таралыштык... Мин – төпчек малай. Менә шулай... Өйдә, безгә күрсәтмәскә тырышып, инәй елый. Сизмиләр, ди бугай... Син монда авырткан сөялгә басасың. – Гафу, туган... – Ярый, үткәреп җибәрдек. Бу юлы алып кайтасы килмәгән иде үзен. Инәйне дим... Кем әйтмешли: долгие проводы, лишние слёзы. Юк, кайтты! Әле су буйларыннан әйләнеп кайтам дип чыгып киткән иде. Кайда йөри торгандыр бу гомер? Ә... әнә үзе дә кайтып килә... Капкадан ак яулык ябынган җыйнак кына гәүдәле әбкәй кереп килә иде. Әбкәй кочак тутырып мәтрүшкә, төрледән-төрле үлән, чәчәк җыйган. Үзе сөенеп елмая: аның яшендә урман-кырларны, су буйларын буйлап йөрү алҗытарак төшә икән...Ул әнә шул ерак сәяхәттән кайтып килә, шөкер!... – Өйне саттым, инәй! Кайда йөрисең? – дип кычкырды малае. – Ә?! – Әбкәй кинәт сискәнде. Моңарчы бөтен йөзен балкытып торган елмаю сүнде. «Хәере белән булсын!» – дип, кулларын догага күтәрде. Дога кылгач, тынычланып калды. «Сатып алучысы синме, улым?» – дип, Гаязга эндәште. – Әйе, апа, – диде Гаяз. – Бу нигездә бәхетең аягыңа уралып йөрсен, улым! Иелеп алырга иренмәссең, – диде әбкәй, нык итеп. – Рәхмәт, апа. – Әби дисәң дә ярыйдыр. Яшем җиткән. Үзең соң?... Йорт кадәр йорт сатып алырга ялгызың килдеңме? Җәмәгатең белән киңәшләшмичә дә соң... – Өйләнмәгән әле мин! – Менә сиңа кирәк булса! Өйлән. Гомер буе дуадак каз кебек йөрмәссең! – Кинәт әбкәйнең күзләре нурланып, йөзе яктырып китте. – Ходаем! Бу нигезгә килен төшәселәр бар икән бит! Улым! Илнур! Чормадан көянтәмне, тагын бишекне алып төш! Тиз бул! (Дәвамы бар.)