Каторжан (роман)
Каторжан (роман) Зәбир ГЫЙМАЕВ 8. Баш очында кош чыркылдады. Карлыган кайнатмасына выжан төшеп батты. Чыга алырмы-юкмы дип икәүләп карап тордылар. Чыкты, рәхмәт төшкере! Бераз авыраеп йөрде дә канат җилпеп очып китте. Уйлыйм утыз, чыга тугыз, диярсең... – Татар малайлары яулап алалмаган крепостьлар юк! – диде берсе. – Булырга тиеш тә түгел! – диде икенчесе. – Берәр дога беләсеңме? – дип сорады Илдус күрше. – Бисмилла әйтә беләм. – Җитми. Бик әйбәтләп бер дога өйрән. Озакка сузма. Шуннан соң хәзрәт янына барырсың. «Хәзрәт, менә дога өйрәнгән идем, дөрес укыйм микән, рәхим итеп тыңлагыз әле», – диярсең. Кояшка куйган балавыздай эри дә төшә! Ә син, моментны тотып алып, төп мәсьәләгә күч! Алай да эш пешми икән, күрше авыл мулласына барам, диген. И, яратмый күрше авыл мулласына йомыш белән йөргәнне. И, яратмый! Кыскасы, бөтенесе үзеңнән тора, егет!... – Сынатмабыз! – дип, күкрәк киерде Гаяз күрше. – Афәрин! Йомрыларны мөлдерәмә тутырып сал. Йомгаклап куйыйк. Йомгаклап куйдылар. Ачы балның килүе бик җиткән иде. – Бу мәсьәләдә миңа мөрәҗәгать итеп, дөрес эшләгәнсең! – дип, янә бер кабатлады Илдус, Гаяз күршесенә хөрмәт белән карап. *** Егетнең ничә тапкыр ат сыртыннан мәтәлеп төшкәнен санап ваксынмыйк. Шөкер, аяк-кул сынмады. Егетебез, гәрчә шәһәр җирлегендә туып-үскән булса да, сәләтле укучы булып чыкты. Бер атнадан ул айгырга сикереп атлана; иярдә дә, иярсез дә, юырттырып һәм кушаяклатып чаптырып та, ат өстендә шөйлә ышанычлы йөри иде. Афәрин дими, ни дисең! Бүген исә бисмилласын әйтеп, мәчеткә юл тотты. *** Камил хәзрәт койма тота иде. Изүе ачык, җиңе сызганулы, кулында чүкеч, йөзендә нур уйный – бу эшкә кулы ятып торганы күренеп тора. Гаяз яңгыратып сәлам бирде: – Әссәламегаләйкем, хәзрәт! Хәзрәтнең нурлы йөзе тагын да нурлана төште. – Вәгаләйкемәссәлам, Гаязҗан! Әйдә, түрдән уз, дисәм... – Сезне күргәч, бер мәзәк искә төште, хәзрәт. Сөйлимме? – Хуш. Тыңлыйм. – Шулай бер хәзрәт койма тота икән. Ерак та түгел бер малай басып тора. Китми дә китми. «Энем, миңа бер-бер йомышың бармы?» – дип кызыксына хәзрәт. «Юк, мулла абзый», – ди малай. Ярый. Хәзрәт янә эшкә керешә. Малай һаман китми. «Энем, бар, өеңә кайт. Анаң көтәдер», – ди хәзрәт. «Көтми, мулла абзый!» Хуш. Хәзрәт эшен дәвам итә. Китү малайның уенда да юк! Хәзрәт бу хәлгә тәмам аптырап: «Энем, әйт әле чын дөресен, ник монда басып торасың син?» – дип сорый. «Әй, мулла абзый, бармагыңа чүкеч белән суккач, ни әйтерсең икән? Шул сүзне генә ишетәсем килгән иде!» – дип, серен чишә малай. Камил хәзрәт сакалын югары чөеп көлде: – Син дә шуның өчен килмәгәнсеңдер бит? – Юк, хәзрәт. Килүемнең сәбәбе күпкә җитди. – Хуш. Тыңлыйм йомышыңны! – «Фатиха» сүрәсен өйрәнгән идем, хәзрәт. Күңелемдә шик туды: сүзләрен дөрес әйтәм микән? Тыңламассызмы? – Сөбханалла! Сөбханалла! – Әллә күз-керфекләре дә дымланып китте хәзрәтебезнең? – Бөтен дикъкатем синдә, Гаязҗан!... Егет көйләп укып җибәрде. Остаз дүрт-биш җирдә төзәтте. Кабатлап әйтергә кушты. Үзе укып күрсәтте. Күңеле нечкәреп, баш очында оҗмах кошлары сайрагандай тоелды. Бәй, ничек сөенмисең?! Менә бит ул ничек!... Яшьләр дә дингә тартыла диген... Бик әйбәт күренеш бит бу! – Тагын бер йомышым бар иде, хәзрәт, – диде Гаяз, тимерне кызуында сугып. – Нигә биш түгел? – Мин өйләнергә уйладым бит әле, хәзрәт. Никахыбызны сез укырсыз дип өметләнәм. – Бәрәкалла! Бәрәкалла! Фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килсен ошбу сүзләрең! Хуш, кем кызына! – Сәгыйдулла абзый кызы Фәйрүзәгә, хәзрәт. – Ә-ә... Алай икән!... Кай тарафтан карасаң да, ихтирамга лаек нәсел. Яучы җибәрдеңме? Кызның ата-анасы ризамы? – Риза булмый кая барсыннар, хәзрәт! – Ә кыз?... – Ничек дип әйтим, хәзрәт... Китапча әйтсәм, монысы билгесезлек томаны белән өретелгән... – Томанны куып тарат, егет! Тиз! Тиз! – Мин кызны урларга уйладым, хәзрәт! – Ничек?! – Шулай! Урлыйм да кайтам! Сез никах укыйсыз. Дөньяда булмаган хәл түгел. Миңа Нургали бабам сөйли торган иде: элекке заманда егетләр кызларга бик ялынып йөрмәгәннәр! – Шайтан вәсвәсәсенә бирелгәнсең, егет!