Перейти к содержимому
Максиметер

– Сабыр савытларым мөлдерәп тулды, хәзрәт!

– Сабыр савытларым мөлдерәп тулды, хәзрәт! – Кызның ризалыгы кирәк, егет! – Бөтен өметем сездә, хәзрәт! – Кызның ризалыгы юк икән, мин никах укудан баш тартам! Дөнья кисәк суынып китте. Күктән бар җылысын җуйган кояш карады. Кошлар тынды. Чишмә челтерәп агуыннан туктады. Чәчәкләрне сөеп, җил исмәде. Өмет шәме соңгы тапкыр талпынып алды: – Ярый, хәзрәт. Борчыганым өчен гафу итегез. Мин күрше авылга киттем. Минем хәлемне аңлаучы мулла табылыр әле җир йөзендә. Бөтенесенең дә йөрәгенә мүк үсмәгәндер! – Китәргә дип кырт борылды. Өч адым атларга өлгермәде, Камил хәзрәтнең кырыс тавышын ишетте: – Стоп! Беркая бармыйсың! Шул гына җитмәгән ие! Никахыгызны үзем укыйм. Егет булсаң, кызның ризалыгын ал. Шаһитләр кирәк. Визиткамны бирәм. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтырата аласың. Аудиенция тәмам! Хуш иттек! Ачуы кабарды Камил хәзрәтнең. Күр син аны! Оятсыз! «Кыз урлыйм» дип килгән! Ә ул никах укырга тиеш! Ә кызның ризалыгы юк! Бу нинди тәртипсезлек?! Бу нинди киртә сикерү?! Менә укырмын мин сезгә! Бераздан ачуын күңел төпкеленнән күтәрелгән сөенү хисе кысрыклап чыгарды. «Кыз урлыйм», диме?! Күр син аны! Үзсүзле егет! Никахны укырбыз, Алла боерса! Вакыты җиткәч, исем кушу мәҗлесенә дә эндәшерләр, рәхмәт яугырлары! Эшләр болай барса, авыл яши! Яшәячәк! Никахын да укырбыз, исемен дә кушарбыз. Ешрак булсын иде андый чакырулар. Шулай бит ул дөнья! Матур бит ул дөнья! Их-ма!... Бер сугуда эшләпәсенә кадәр батырмакчы иде шушы кадакны... «А-а-ан!..» – Хәзрәт шул, Ходай сабырлык биргәндер, вакытында тыелып калды. *** Көтелмәгән бер-бер хәл килеп чыкмасын өченгә, вак-төягенә кадәр акыл бизмәнендә кат-кат үлчәп, чарага бик җитди әзерләнделәр шул. Кая ул каршылык күрсәтү, кыз «аһ» дип аваз салырга да өлгермәде... Тыкрыкка борылуга, каршысына ярсып-уйнаклап килгән аргамакны күрде. Ис-акылын җыярга өлгергәнче, җайдагы кызның башына капчык кидерде, җиңел генә күтәреп, үз янына алды, шуннан соң дөньясы айкала-чайкала башлады, суларга һава җитмәде... Ниһаять, ат туктады. Үтә дә таныш тавыш: «Араныңа кайт, Алмачуар!» – диде. Тавыш иясе, аны җилкәсенә салып, каядыр алып китте. Аягына бастырды. Яктылык, авырттырып, күзләргә бәрде. Кыз беренче эше итеп төчкерде (солыдан бушаган капчыкны кагып кую беркемнең дә башына килмәгән иде). Икенче эше итеп: «Үләм!» – дип кычкырды. Таныш түгел өйне, каршысында аңгыра кыяфәт белән басып торган ир-атны күрде. Таныды! – Изге сәгатьтә нигеземә аяк бас, Фәйрүзәкәй! – диде Аңгыра кыяфәт чиктән тыш дулкынланган тавыш белән. – Кайда мин? – Минем өемдә. – Чыгарып җибәр мине хәзер үк! – Кыз ишеккә ташланды. – Ишек бикле, – диде егет. – Мин полициягә шалтыратам! Хәзер килеп җитәрләр! Төрмәгә алып китәләр сине, белдеңме?! Телефоным кайда минем?! – Миндә, – диде егет. – Барыбер китәм! Китәм! – Фәйрүзәкәй!... – Якын киләсе булма! – Тыңлале сүземне, Фәйрүзә!... – Тыңламыйм! – Ярый, тыңлама... Тик шуны бел: яратам мин сине! Яратам! Нишлим?! Очрашудан качасың... Телефоныма җавап бирмисең... – Өемә кайтам! Егет күңелсезләнде. Беркавым башын иеп эндәшми басып торды. Сүзен әйткәндә, тавышы да сүрелә төшкән кебек иде: – Ярый. Нишләмәк кирәк?... Иртәгә көтү куганда китәрсең, – диде. – Нигә көтү куганда? – Күршеләрем күрер сине... «Бу кыз егет өендә нишләп йөри икән?» дип уйларлар. Уйласыннар! Бөтен авылга таралсын бу хәбәр! – Аһ, син оятсыз! Кара, нәрсә уйлый бит, ә! – Уйлыйм шул. Минем башта гел акыллы фикерләр генә. Кайчак үзем дә гаҗәпләнәм. Мыскыл иткән була! И суган кыягы! – Чыгарып җибәр мине! Соңгы тапкыр әйтәм! – Көтү куганда китәрсең. Мин ике сөйләмим. – Ү-ү-ү!... Аңарчы түзалмыйм! – Нәрсә булды? – Мин... Мин... – Нәрсә, кабынмый җәфалаган машина кебек этенеп торасың?! Ни булды дип сорыйм?! – Әйтергә оялам!... Ү-ү-ү!... Үзең бел инде... – Нәрсәне белергә тиеш мин?! – Мин... Мин кысталдым!... Шуны да аңламый! Бу кадәр томана булырсың икән!... Ү-ү-ү!... «Чү, улым! Баш ярылып, күз чыкмаган» дияр иде Нургали бабасы. Баш та ярылды, күз дә чыкты, бабакай! Илдус күрше! Без алалмаган крепостьлар юк, имеш!...

703 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 558 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.