Алар үз машиналары белəн юлга чыкты. Машина тəрəзəсеннəн кырлар агыла: бер җирдə иген б...
Алар үз машиналары белəн юлга чыкты. Машина тəрəзəсеннəн кырлар агыла: бер җирдə иген башаклары җилдə дулкынлана, икенче җирдə печəн исе килеп бəрелə. Фəритнең күңелендə исə əллə шатлык, əллə сагыш бергə үрелгəн: туган якка кайтуы рəхəт, əмма анда һəр агач, һəр борылыш балачак хатирəлəрен кузгата. Авылга кергəндə үк, аларны Фəритнең əнисе җылы итеп каршылады. Йорт алды чиста, чəчəклəр утыртылган, ишек төбендə – таныш һəм тансык ис: яңа пешкəн камыр, үлəн чəе, авыл җылысы. Əнисе Гөлназны кочып алды, бəбине кулына күтəрде дə, күзлəренə яшь эркелеп: – Кайттыгызмыни… шөкер, – дип кенə əйтə алды. Өйдəге сөйлəшү, чəй өсте, хəл-əхвəл сорашу – барысы да гади кебек, əмма күңелгə бик кадерле иде. Бераз хəл алгач, Фəрит аларны авыл урамнары буйлап йөртергə алып чыкты. Урамнар таныш, лəкин шул ук вакытта чит-ят та сыман. Элек бала-чага тавышы белəн гөрлəгəн тыкрыкларда хəзер тынлык. Кайбер капкалар биклəнгəн, коймалар авышкан, тəрəзəлəрдə пəрдəлəр дə күренми. Сукмакларны билчəн баскан, кайсы җирдə үлəн тезгə җитə. Фəрит, сүз əйтмичə генə, күзлəре белəн һəр йортны танырга тырышты: кемнəрдер күченеп киткəн, кемнəрдер күптəн юк инде. Алар башта зиратка кереп чыкты. Фəрит əтисенең кабере янына туктады. Тын гына, ашыкмыйча гына кабер өстендəге үлəннəрне, баш очындагы ташны куллары белəн сыпырып куйды. Гөлназ читтəрəк басып торды, сүз кушмады – мондый мизгеллəрдə сүз артык була. Бəби, əнисе кочагында, ничектер тынычланып калгандай иде. Фəрит, эчтəн генə дога кылганнан соң, əтисенə əйтер сүзен əйтте: – Кара инде… Мин кайттым. Минем гаилəм бар. Мин сине онытмадым. Зираттан чыккач, алар тау башына менде. Элек Фəрит мал көткəндə шунда утырып, офыкка карап: "Берзаман мин дə бу тормыштан чыгып китəрмен, кеше булырмын", – дип хыяллана иде. Хəзер ул шул ук урынга хатыны һəм баласы белəн килгəн, əмма күңелдəге хислəр бөтенлəй башка иде. Тау башыннан авыл уч төбендəге кебек күренə. Тик ул авыл элеккеге түгел. Колхоз беткəн, тау битендəге пилорама урынында – бушлык: бер тимер дə калмаган диярлек. Зират астындагы чишмə кипкəн – балачакта көянтə белəн су ташыган урында хəзер коры ташлар гына. Ат фермасы юк, ындыр табагы да тын. Авыл халкы хəзер үз көче белəн яши: кем мал тота, кем теплица кора, кем районга йөреп эшли. Шул күренешлəр Фəритнең күкрəгенə моңсу бер хис булып килеп тулды. Кайчандыр гөрлəп торган авыл түгел шул бу: күршелəр дə бер-бер артлы зиратка кереп, мəңгелек йорт хуҗалары булган. Капкалар артында элек көлү яңгырый иде – хəзер тынлык. Кайсы ихаталарда җəй буе бала-чага йөгерə иде – хəзер чүп үлəне генə. Гөлназ, Фəритнең йөзенə карап, барысын да аңлады. Ул аның кулын кысты: – Авырмы? – дип кенə пышылдады. – Авыр… – диде Фəрит. – Əмма барыбер монда йөрəгемнең тамыры калган. Шул мизгелдə җил исеп китте. Җил генə элеккечə иде – балачактагы кебек үк: иркəлəп кенə битне сыпырып үтə. Һəм əйтерсең шул җил белəн бергə вакыт та кузгалды: Фəрит күз алдына үзенең кечкенə чакларын китерде – көтү артында йөргəн көннəрен, үлəн ислəрен, кичке шəфəкъне. Əмма ул хатирəлəрне хəзер курку белəн түгел, сабырлык белəн кабул итə иде: чөнки янəшəсендə – Гөлназ, кулында – сабые, күңелендə – үз көче белəн төзелгəн язмыш. Фəрит тирəн сулыш алды да: – Эх, ə минем көтү көтəсем килə, – дип куйды. Икəүлəп көлеп җибəрделəр. Алар тау башында озак кына утырды. Фəрит авылның тынлыгын тыңлады: еракта эт өрə, кайдадыр тавык кытаклый, ə күктə тургай тавышы ишетелгəндəй була. Тормыш үз агышында, əмма авылның моңсу җаны да бар иде. Кайтканда Фəрит əнисенə: – Əни, килəсе елга тагын кайтабыз, – диде. Əнисе башын какты. Аның күзлəрендə сөенечле җылылык балкый иде...