Сынмаган йөрəк (5) (Ахыры.)
Сынмаган йөрəк (5) (Ахыры.) Айгөл ЗӘЙДУЛЛИНА (ƏХМƏТШИНА) Фəрит дəвам итте: – Якын арада мунча да салдырабыз. Мин сөйлəштем инде, кешелəрен дə карадым. Ихатада, үзеңə уңайлы итеп. Рəхəттə яшəрсең, əни. Мин сине беркемнəн дə рəнҗеттермим. Берсеннəн дə… Җитəр инде. Яңа йорт – яңа тормыш. Тыныч тормыш. Ул туктап калды. Иң авырын əйтергə кирəк иде – əйтмичə булмый. Чөнки ул бу шатлыкка кара күлəгə төшүен телəмəде. – Тик… əни… – диде ул, тавышы бераз калтырап, – эчмə, зинһар. Мин синнəн моны бары тик тынычлыгың өчен сорыйм. Бер генə тамчы да. Беркайчан да. Шул мизгелдə əнисе, сабый бала кебек, үзен тыя алмыйча, елап җибəрде. Күзлəреннəн кайнар яшь бəреп чыкты – оялчан да, əрнүле дə иде ул яшь. Кул арты белəн битен сөртə-сөртə, башын чайкады: – Юк, улым… юк… Мин ташладым, – диде ул өзек-өзек. – Мең кат əйтəм: мин ташладым… мəңгелеккə ташладым. Аннары ул, күкрəгенə төер утыргандай, эчтəн өзгəлəнеп пышылдады: – Əй, Аллаһым… Мин бит бу балага яхшы балачакның бер генə көнен дə күрсəтə алмадым. Каян минем улымда шулкадəр сафлык? Каян бу кадəрле мəхəббəт?... Ул сүзлəр арасында үткəн елларның кара күлəгəлəре дə күренде: оят, үкенеч, күз яшенə буылып калган юллар… Əнисе, гомер буе үзе кичкəн газаплы сукмаклар алдында оялып, гарьлəнеп, яшьлəренə күмелде. Лəкин ул яшьлəрдə хəзер бары əрнү генə түгел – өмет тə бар иде. Чөнки беренче тапкыр ул үзен яклаулы итеп тойды: янында улы. Ял көннəре күп түгел – эшкə кайтыр вакыт җитте. Шушы берничə көн эчендə Фəрит атасын җирлəп өлгерде, əнисен язмыш чоңгылыннан тартып алып чыгып, тыныч тормышка чыгарып куйды. Бер-бер артлы килгəн бу хəллəр аны хəлсезлəндерде кебек, əмма күңелендə ниндидер ныклык, ир-атка хас җаваплылык тагын да ныклырак урын алды: "Хəзер чигенергə ярамый". Алдында яңадан максатлар пəйда булды. Хəзер аңа күп эшлəргə кирəк: үзен дə аякка бастырырга, яңа баскычларга менəргə, тормышны үз кулына алырга. Чөнки ул инде бары тик үзе өчен генə түгел – əнисе өчен дə, килəчəктə булачак гаилəсе өчен дə җавап тота. Себердə аны Гөлназ көтə. Бу уй үзе генə дə салкын эш көннəрен җылыта, юлларны якынайта иде. Яшь бара… Өйлəнү турында уйларга вакыт җиткəнен Фəрит аңлый башлады. Эш хакы яхшы, Аллаһыга шөкер: өч ай эчендə үк йорт өчен бурычларын каплап бетерергə исəплəде. Ə аннан соң – күңеленə күптəн яшеренгəн карарны тормышка ашырырга: Гөлназга тəкъдим ясарга. Шулай итеп, Фəрит юлга чыкты: бер яктан – күңелдə авыр хəтерлəр, икенче яктан – яңа тормышка таба адымнар. Һəм ул адымнарның исеме инде күптəн билгеле иде: өй, тынычлык, Гөлназ. Əмма ул ашыкмады. Өйлəнешү – бəйрəм генə түгел, язмышларны кушу, дип уйлады ул. Шуңа күрə Фəрит иң элек барысын да Гөлназга сөйлəп бирергə булды. Соңыннан нигə моны əйтмəдең, дигəн үпкəлəүлəр дə, аңлашылмаучанлык та булмасын. Бер кичне алар шəһəр читендəге тыныч кына кафега керде. Тəрəзə артында көзге яңгыр сибəли, урам утлары пыяла аша вак кына йолдызлар кебек җемелди. Гөлназ гадəттəгечə җиңел генə сөйлəште, елмайды, ə Фəритнең күңеле никтер кысылып торды. Ул чəен дə ахыргача эчеп бетерə алмады: куллары җылы чынаякка ябышса да, эчтə бер салкын дулкын йөгереп йөри иде. – Гөлназ, – диде ул, тавышын тигез тотарга тырышып. – Мин бүген сиңа бик мөһим сүз əйтергə телим. Бəлки, күңелеңə авыр да булыр… Əмма мин сиңа дөреслек белəн килəм. Гөлназның карашы җитдилəнде, ул артык сораулар бирмəде, бары тик: – Ярый, сөйлə, – диде. Фəрит бер мизгелгə тын калды. Үзенең күптəн яшереп йөрткəн ярасына кагылырга курыккандай иде. Əмма качар юл юк: бəхеткə барыр өчен башта дөреслекне əйтергə кирəк. – Минем балачагым җиңел булмады, – дип башлады ул. – Кайчак ашарга да булмаган көннəр хəтеремдə. Өйдə икмəк исен генə көтə идек. Əти-əни… эчте. Мин моны əйтергə оялам, лəкин яшерергə дə хакым юк. Гөлназ, тавыш чыгармастан, аның сүзен тыңлады. Күзлəрендə кызгану да, гаҗəплəнү дə юк иде – бары аңларга тырышу бар иде. – Мин кечкенəдəн эшкə өйрəндем, – диде Фəрит,