Ялын көзгə туры китереп, Фəрит беренче сессиясенə кайтты. Уку җиңел булмады: кайбер имт...
Ялын көзгə туры китереп, Фəрит беренче сессиясенə кайтты. Уку җиңел булмады: кайбер имтиханнарын староста аша сөйлəшеп, акча түлəп тə бирде. Шулай да лекциялəрне мавыгып, мөмкин кадəр сеңдереп тыңларга тырышты. Шулай өч ел дигəндə, ул кулына тагын бер диплом алды. Эшендə вахта белəн йөреп эшлəүчелəр күп иде. Берсендə бер егет үзенə тулай торак бүлмəсе алганын мактанып сөйлəде. Фəрит моны ишеткəч, җентеклəп сораштыра башлады: – Фатирлык акча да җыйдыңмыни? Əле бит былтыр гына эшли башладың? – Нишлəп җыеп торыйм, ипотекага алдым. – Анысы ничек була соң? – Банкка барасың да ипотека рəсмилəштерəсең. Банк сиңа фатир алырга акча бирə, ə син аны ай саен түлəп барасың. Ул төнне Фəрит тагын күз дə йоммады. Димəк, быелгы отпускында ул да кайтып фатир алачак! Акчасын кысып тота белде, хəзер инде туплаганы да бар иде. Икенче көнне ул тагын шул егеттəн, нинди документлар кирəклеген бөртеклəп сорады. Җəйге ялында Фəрит Туймазы шəһəренə кайтып, бер бүлмəле фатир алды. Документ эшлəрен тəмамлап, кулына ачкыч тоткач, туры фатирына китте. Ишек төбендə туктап, тирəн сулыш алып, калтыранган куллары белəн ишекне ачты. Тəненнəн дулкынланып кайнар булып нəрсəдер йөгереп үтте, күзлəренə яшь тыгылды. Түргə узды, тезлəренə чүгеп, ишетер-ишетмəс кенə: – Минем фатир… – дип пышылдады. Бу шатлыкны айлар буе һəр көнен тырышлык белəн яшəгəн кеше генə аңлар. Ул үзен зур бер баскычка күтəрелгəндəй хис итте: фатирны үз көче белəн, үз тырышлыгы белəн алды бит! Хəзер ул – фатирлы егет. Шатлыгы эченə сыймады: бер кычкырып көлде, бер кычкырып елады. Аннары үз халəтенə үзе көлеп куйды да: – Ярый əле мине кеше күрми… Ничек кенə булмасын, "хəерче" дип йөртелгəн малай үз көче белəн фатир алды бит! – диде. Фатир бер бүлмəле генə булса да, иркен иде. Элекке хуҗалар өйдəге җиһазларны да калдырып киткəн. Монда шулкадəр рəхəт, шулкадəр җылы. Тик Фəрит əле монда яши алмый: эшлəргə кирəк. Ул бу хакта алдан ук уйлап куйган иде – квартирантлар кертəчəк. Шулай итсə, түлəве дə җиңелрəк булачак. Тагын эш башланды. Атна буе алар арып-талып хезмəт итте, ə ял көннəрендə шəһəргə чыгып керергə гадəтлəнде. Башта шəһəргə гади кызыксынудан гына бара иде: паркта йөрергə, кибетлəр карарга, кешелəр агымын күзəтергə. Соңрак бу күңелле бер йолага əйлəнде. Шəһəр урамнары киң, утлары якты, һəр җирдə хəрəкəт: кафелардан музыка ишетелə, автобуслар туктый да кузгала, яшьлəр көлешə… Авыл тынлыгына күнеккəн күңелгə мондый тормыш бəйрəм кебек тоела иде. Шул йөрешлəрнең берсендə алар паркка кереп, эскəмиялəргə барып утырды. Янəшəдə генə берничə кыз сөйлəшə-сөйлəшə көлə, əкрен генə көнбагыш чиртеп утыра иде. Егетлəр башта оялып кына, ничек сүз башларга да белмичə, күз кырые белəн генə карашып алды. Əмма Фəритнең дусты табигате белəн кыюрак, ул җайлап кына: – Исəнмесез… урын иркенме? – дип эндəште. Кызлар елмаеп куйды. Шулай итеп, гади генə сүздəн танышу башланды. Башта һава торышы, шəһəр турында сөйлəштелəр, аннары эш, уку, кем кайсы якныкы – барысы да бер-бер артлы ачылып китте. Сөйлəшкəн саен оялу хисе эреп юкка чыкты, сүзлəр җиңелəя барды, көлү күбəйде. (Дәвамы бар.)