Сынмаган йөрəк (4)
Сынмаган йөрəк (4) Айгөл ЗӘЙДУЛЛИНА (ƏХМƏТШИНА) Фəрит исə шунда ук бер кызга игътибар итте. Аның тавышы тыныч, күзлəре үтə дə җылы иде; артык кычкырып көлми, һəр сүзен үлчəп кенə əйтə, əмма карашы белəн үк үзенə тарта. Фəрит, үзе дə сизмичə, гел аңа таба борылып сөйлəшə башлады, сорауларны да күбрəк аңа бирде. Кызның исеме Гөлназ булып чыкты. Алар кайчак барысы бергə йөрсə дə, Фəрит белəн Гөлназның сүзлəре аерымрак агыла иде. Кайсы китаплар ошый, нинди җырлар тыңлыйлар, балачак истəлеклəре… Фəрит үзенең тормышын артык ачып салырга өйрəнмəгəн иде, əмма Гөлназ янəшəсендə ул ничектер җиңел сулады: əйтерсең күңелендəге йозаклар əкрен генə ачыла башлады. Кыз бүлдермичə, ашыктырмыйча тыңлый белə иде. Шундый тыңлауның үзендə үк кеше өчен зур җылылык бар икəн. Ул көнне алар озак кына таралыша алмый йөрде. Дуслары инде трамвай ягына таба киткəч тə, Фəрит тукталып калды: "Əйтеп өлгермəдем бит…" дигəн уй йөрəген кытыклады. Ул, үз-үзен җиңеп, Гөлназга: – Син… килəсе ялда да монда булырсыңмы? – диде. Гөлназ күзлəрен күтəреп карады да, елмаеп: – Булырмын, – дип җавап бирде. Шушы ике сүз Фəриткə бөтен атнага җитəрлек көч бирде. Иртəн эшкə торганда да, станок тавышы арасында да, ул гел шул елмаюны исенə төшерə иде. Күңеле күтəренке йөрде, кешелəргə дə йомшаграк карый башлады. Ял җиткəнен түземсезлек белəн көтте. Аннары аларның шəһəргə чыгулары тагын да ешайды. Берсендə кино карадылар, икенчесендə яр буена төшеп озак кына сөйлəшеп утырдылар, өченчесендə Фəрит Гөлназны туңдырма белəн сыйлады – бу да аның өчен зур адым иде. Ул кыз янында үзен кирəкле, кадерле итеп сизде. Шулай итеп, ял көннəре шəһəргə йөрү генə булып калмады – ул Фəритнең тормышына яңа хис алып килде. Əлеге хис, тəүге тапкыр чын күңелдəн кабынып, аны эчтəн үзгəртə башлады: күңеленə өмет керде, күзенə нур кунды. Мəхəббəт дигəне, күрəсең, нəкъ шулай тын гына, сиздермичə генə килə дə, кеше йөрəгенə урнашып, аны яңа юлларга этəрə икəн. Техникумны тəмамлагач, Фəритне мастер итеп куйдылар. Эше элеккечə кулны хəлдəн тайдырырлык авыр булмаса да, җаваплылыгы мең тапкыр артыграк иде: эшчелəрнең иминлеге, вакытында башкарылган план, сыйфат – барысы да аның сүзенə, аның күзенə карап тора. Əмма хезмəт хакы да күпкə үсте. Фəрит моны "җиңелəйде" дип түгел, "сынала башладым" дип кабул итте. Мастер булгач, ул беренче көннəрдəн үк бер кагыйдəне күңеленə сеңдерде: тавыш күтəреп куркытып түгел, аңлатып, күрсəтеп, талəп итеп эшлəтəсе. Матвей абыйның гадəте искə төшə иде: сүзне җайлап кына əйтү, кешене кимсетмичə генə төзəтү, əмма ялгышны да йомшартмыйча күрсəтү. Фəрит тə шундый булырга тырышты. Яңа вазыйфадагы беренче атнада ук бəхетсез очрак чыга язып калды. Яшь егетлəрнең берсе, вакыт əрəм итмик дип, куркынычсызлык каешын элмəгəн килеш биеклеккə менмəкче иде. Икенчесе исə: "Алай да ярый, күз күрми, җилкəлəр түзə", – дип, тимерлəрне дөрес бəйлəмичə күтəрə башлады. Фəрит, моны күреп, бер мизгелдə бар эшне туктатты. – Егетлəр, – диде ул тыныч кына. Лəкин тавышында кырыслык бар иде. – Мин сезне эшлəтергə килдем, ə үлүегезне карарга түгел. Бүген берегез егылса, иртəгə сезнең əнилəрегезнең күзенə кем карар? Минме? Алар, оялып, бер-берсенə карашып алды. Фəрит исə артык сүз сузмады: каешны ничек дөрес бəйлəргə, күтəргечне ничек тикшерергə – барысын да күрсəтте, кабатлатты. Аннары гына: "Хəзер эшлибез", – дип, кулын селтəде. Ул көнне егетлəр үзлəре дə сизмичə, бөтенлəй башкача – тəртипле, уйлап эшли башлады. Көннəр үтте. Бригадасы да үзгəрде: кемдер баштагы шаяруын ташлады, кемдер җаваплылыкның тəмен аңлады. Фəритнең исеменə əкренлəп хөрмəт кунды. "Ул кычкырмый, лəкин аның сүзен тыңламый мөмкин түгел", – дип сөйли башладылар. Шəһəрдəге ял кичлəре дə дəвам итте. Гөлназ белəн ял саен очрашып тордылар. – Эшлəр ничек? – дип сорады Гөлназ. – Эш күп, əмма хəерле, – диде Фəрит. – Кеше ышана башлады, шунысы рəхəт. – Ышанычны акларга кирəк, – дип елмайды Гөлназ.