Перейти к содержимому
Максиметер

Гәрәй көч-хәл белән аны кочаклап тотып калды. Ләкин егет бирешмәскә азаплана. Балалар к...

Гәрәй көч-хәл белән аны кочаклап тотып калды. Ләкин егет бирешмәскә азаплана. Балалар куркып елый башладылар. Миңлебай дуларга, «чыгам, ватам» дип җенләнергә тотынды. Зур кыз белән Сатирә дә каушап калдылар. Гәрәй аларны тынычлады: – Аның тиф хастасы кайта... төзәлер ул... – диде. Хәлсезләр өчен бу саташканны тыю җиңел булмады. Кызы белән икәүләп, көчләп, егетне яңадан сәкегә китереп ектылар. Гәрәй аңа куркыныч әмер бирде: – Менә билбау! Әгәр җенләнә торган булсаң, мин синең кул-аягыңны бәйлим! Ишетәсеңме? Егет болардан күзен алмый карый, камил акыллы адәм кебек кире утыра, кызып сөйләргә тотына: – Юк, – диде, – син мине бәйләмә! Мин терелдем инде! Мин иртәгә китәм! Юк, патшага түгел, кем соң әле безнең хәзер зур кеше? Ай, минем хәтерем кая булган?! Ярый, барыбер: әнә шул зур кешегә барырмын да әйтермен, син, диярмен, мине белмисеңдер, мәгәр, диярмен, мин сине беләм, диярмен... Мин, диярмен, Гәрәй белән унбиш ел балта остасы булып эшләдем... Тирә-якның, диярмен, шәп йортларын мин салдым, зур күперләрен мин эшләдем, диярмен... Германга куып дөньямны җимерделәр, диярмен... Аннан соң, диярмен, өч ел алпавытка каршы кан түктем... диярмен... Хатыным, диярмен, шешенеп үлде... Кечкенә баламны, диярмен, суеп ашадылар! – Егет бу сүзләрне бер оратор кебек янып, дәртләнеп сөйләп килде-килде дә ахырга таба хәлдән тайды, тавышы акрынланды, иң актыкта кызга карады: – Китәбез бит, син дә минем белән китәсең бит?.. – диде. Шуның белән бөтенләй көчтән язды, урынына ауды да шул минутта ук гырылдап йокыгамы, үлемгәме чумды. VIII Төн килде. Караңгылык җир йөзен каплады, һичнәрсә ашамыйча үткән көннәрнең кичләрендә адәмнәр ярым йокыга охшаш авыр басынкылык астында хәлсезлектә оеп ята бирәләр. Мәгәр карынга бераз җылы азык керсә, кан кузгала, ми, йөрәк йокы арасында саташып чуала башлый... Авырулар караңгы эчендә тындылар. Аларның ара-тирә ыңгырашулары гына килә... Балалар, ахры, тыныч йокыга киттеләр. Тик Зәйни генә берничә мәртәбә нәрсәдер әйтеп кычкырынды. Бераздан ул да тукталды. Тышта салкын һава уйный. Җил тәрәзә төбендә, морҗаларда ажгырып нәрсәләрнедер каерырга — җимерергә азаплана да, ахры, булдыра алмаганга ачудан киң яланнарга, карлы тауларга, урманнарга елап кача... Башкалардан соң Гәрәй абзый да, чишенми-нитми генә мич башына менеп яткан иде. Җил-давылның җенләнеп тавышлануын тыңлый-тыңлый оеп китте. Ләкин бу тук тәннең рәхәт йокысы түгел... Әллә өн, әллә төш, әллә җәһәннәм!.. Әнә бер карчык йөри, янында бер килен дә бар. Моның кулында кечкенә генә икмәк кисәге... Кайдандыр яшьли картаеп, битләре илле яшьлек карчыкларныкы төсле җыерчыкланган ябык, кара-саргылт йөзле балалар килеп чыкты... Ямьсез кара кортка куркыныч тешләрен ыржайтып елмайды, «ашасыгыз киләме, әйдә, миңа керегез» диде... Балалар шатланышып керүгә, артларыннан ишек бикләнде, ниндидер караңгы, юеш бер җир асты өендә калдылар... Мич артыннан бер яулыклы баш күренде... Аның артыннан башкалар да чыктылар... Балаларның авызларын томалыйлар... Ялтырап торган яңа пычакларын сабыйларның нечкә бугазларына ышкыйлар... Берсе гырылдый башлый... Хатын ашыгып кисеп төшерә... Зур ләгән кызыл кан белән тула... Шуннан соң кайдандыр бер киң ак куна такта алалар... Балаларны берәм-берәм шунда салалар да, элек кулларын, аякларын ботарлыйлар... Аннан соң эчләрен ярып, йөрәкләрен, бавырларын табакка тезәләр... Яулыклы яшь хатын сокланып бүлә башлый. Үзе сөйләнә: – Кайберләре коры сөяк кенә була, бу юлы әйбәтләре туры килгән икән... Кара, менә монысы кыз баланыкы икән. Нинди нәфис, әйтерсең чебеш итемени? – ди... Карчык сукрана: – Миңа начары туры килде, башканы бирегез, беркөн дә коры сөяк төяп җибәргәнсез, – ди. Азрак талашып алалар... – Мә инде, алайса, – дип, аңа теге чебештәй итле кыз баланың бер кулы белән бер як кабыргасын, башын бирәләр...

318 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 558 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.