Эчке күлмәктән генә атлап, Искәндәр абыйсы янына килде. Аны үзенең юрганы белән япты да...
Эчке күлмәктән генә атлап, Искәндәр абыйсы янына килде. Аны үзенең юрганы белән япты да кыяр-кыймас карап торды. Искәндәр абыйсының авызы ярым ачык, тигез ак тешләре ялтырый, куе чәчләре маңгаена сибелгән. Йөзендә ниндидер моңа хәтле Мәрфуга күреп белмәгән җылылык сакланган кебек. Күз кабаклары вакыт-вакыт дертләп, тартылып, дерелдәп куя. Төш күрә дип уйлады Мәрфуга һәм, ниндидер бер җиңеллек кичереп, ихлас хисләр белән караватына менеп ятты. Үзе хуҗабикәнең чөйдә эленеп торган шакмаклы зур калын шәлен ябынды... Иртән ул уянганда көн яп-якты иде. Буран тынган. Өй эчендә моңлы җыр яңгырый. Башта кайда ятканлыгын аңламады Мәрфуга, бары йөрәге генә ашкынулы типте. Түзмәде, торып утырды. Караса, өстәл янында, елмаеп, анакай транзистордан иртәнге концерт тыңлап утыра. —Уяндыңмы, балам, — дип назлап эндәште ул, кызның җилкәсеннән тупылдатып сөйде. — Менә, улымны әйтәм, иллә дә изге җанлы кеше булып чыкты. Нәрсә бүләк итте бит, ә. Хәзер ни электр юкка пошынган юк, радио да гөрләп сөйләп тора. — Ана кеше шапылдатып бот чапты: — Мин сиңа әйтим әле, кызым, иллә дә әйбәт кешегә туры килгәнсең. Иртән сыерымны савыйм дип чыксам, ишегалдымны тутырып утын ярып йөри. Рәхмәт инде... Мәрфуга тәүдә ләззәтле елмайды. Шуннан соң, капыл хафаланып, өй эчен айкады. Бәй, Искәндәр абыйсы кайда? Киемнәре дә күренми... —Анакай... ә... ул кайда?.. Өй хуҗасының үз шатлыгы шатлык иде. Коймакларын чыжлаткан бер арада: —Ул ни... эш белән китте. Әллә нинди колхозга барасым бар дидеме шунда, сине уятмаска кушты. Чәй генә эчте дә эре-эре басып чыгып та китте. —Китте?! — Мәрфуганың тәне эсселе-суыклы булып китте, гүя аны кайнар судан салкын суга тыктылар инде. Күңелен ниндидер бер бушлык биләде. Үзе дә сизмәстән торып, ашыгып-ашыгып киенергә тотынды. —Ә син, кызым, кая кабаланасың? Хәзинәгә ерак түгел. Хәзер ни, әнә күренеп тора. Әйдә, иркенләп коймак белән чәй эчеп алыйк. Мәрфуганы алыштырып куйдылармыни. Үзен-үзе белештермичә, йөгереп барып пәлтәсенә үрелде. —Анакай, ә ул миңа берәр язу калдырмадымы? Мин бит... Мин... —Әй, балам, тукта, өлгерерсең. Ул ни, улымны әйтәм, Хәзинәгә юлны беләсең, диде. Мәрфуга капыл пәлтәсе җиңендә Искәндәр абыйсының кичә муенына ураган шарфын күреп алды. —Искәндәр... — дип пышылдады шарфны иреннәренә тидереп. Ә үзе баядан бирле аңа төбәлеп карап торган анакайга: —Мин... мин Хәзинәгә бармаска булдым, — дип пышылдады. — Кире Уфага кайтам... Мәрфуга күз алдына Хөснулланы китерде. Ләкин аны шушы килеш озак тотасы килмәде. «Яратсаң, станциягә килеп каршылар идең», — дип пышылдады. Үзе, алдындагы күренмәс киртәне алып ташлаган хәрәкәт ясап, ишеккә омтылып куйды. Дөнья да яктырыбрак киткән кебек тоелды аңа хәзер. Шулчак анакай өтәләнеп чәй әзерли башлады. —Сез ни, яшьләрне, кем белә инде, кызым. Ни эшләсәгез дә үзегезнең иркегездә. Әйдә, аштан олы булма. Мәрфуга чәй эчәргә утырды. Ниндидер бер кыюсыз тойгы, капыл шашынып китеп, аның эчке дөньясын котыртып җибәргәндәй булды. Кызның дулкынлануыннан кулы калтырый икән, чынаягындагы чәй чайпалды. Моны ана кеше үзенчә юрады. —Дөнья булгач, кызым, була инде. Борчылма. Шулай да яшь чакта бергә йокларга кирәк. Андый ирне кечкенә сәкедә яткыру килешми. — Ана пышылдауга күчте: —Без дә, кызым, яшь чакта бабаең белән үпкәләшеп ала торган идек. Менә картымның куенкайлары әле дә сагындыра... Гомеркәйләр ни — төш кебек. — Ул оялып кына өстәп куйды: —Үтте дә китте... ТӘМАМ.