тизрәк күченсеннәр дип, электрны өздерде. Утырабыз хәзер шәм яндырып...
тизрәк күченсеннәр дип, электрны өздерде. Утырабыз хәзер шәм яндырып... Мәрфуга, рәхмәт әйтеп, өстәл артыннан торды. Моны күреп Искәндәр дә чынаягын каплады. —Ай-яй, нигә алай бик аз? — диде анакай, ихлас үпкәләп. —Рәхмәт, анакай, җылындык, — диде Искәндәр, ни эшләргә белмичә, стена буена барып басып. Мәрфуга җитез генә чынаяклар юарга түр якка кереп китте. Анакай да, чынаягын каплап, дога укып алды да түр якка борылды. Искәндәр кабат бүлмә буйлап күз йөртте. Аны бер сорау борчый иде: кем кайда ятып йоклар икән. Өй эчендә бер генә карават бит әле. Ярар, күршеләренә керер һич тә булмаса. Ул чыгып тәмәке тартып кергәнче, хуҗабикә, агач караватны күпертеп, ике кешелек урын җәеп тә куйган иде. «Үзенә юрган да калмады түгелме?» — дип уйлап өлгергәнче, ул, сандык төбеннән юкарак корама юрган алып, түр якка кереп китте, савыт-саба юып эшен бетергән Мәрфуга да «зур» якка чыккач аптырап калды. —Әйдә, балалар, өй бәләкәй дип уңайсызланмагыз, чишенеп ятып йоклагыз, — дигән тавышы ишетелде анакайның. —Иртәгә буран басылыр, җайлап кузгалырсыз. Искәндәр Мәрфугага карады, Мәрфуга — Искәндәргә. Икесе дә уңайсызлык кичерде. Кызның тез буыннары җиңелчә генә калтырый иде. Уңайсызлануы хәтта йөзенә үк чыккан. Искәндәр Мәрфуганы, иңбашыннан назлап кына сөеп, караватка табан этте дә өй хуҗасына эндәште: —Анакай, күршеләрегез ерак булмаса, мин шунда гына кереп кунар идем. Ләкин киң күңелле ананың тавышы кинәт үзгәрде, үпкәсен яшермичә, ул үзе килеп чыкты. —Нәрсә, улым, ятим әби дигәч тә, нигә алай рәнҗетергә, — диде ул, күңеле тулып. —Өй бәләкәйлектәмени эш... Миңа урын түр якта да җитә. Ятыгыз. Әнә нинди иркен карават. Алла боерса, өйнең зуры да булыр әле. Улым укуын бетереп кайтса... Тик күңел генә тараймасын... Искәндәр башкача сүз озайтып торырга кыймады. Күңеленнән аны баягы трактор чанасындагы туйга ашыгучы кеше белән чагыштырды да зур ихтирам белән стенадагы фотога карап куйды. Ул арада бүлмә эчендә өй хуҗасының тигез генә мышнап йоклаганы ишетелде. (Ахыры бар.)