Перейти к содержимому
Максиметер

Кыз тубыгын каплаган киез итекләрне киеп җибәргән иде, бөтенләй сәер күренде. Ә болай ү...

Кыз тубыгын каплаган киез итекләрне киеп җибәргән иде, бөтенләй сәер күренде. Ә болай үзе бик төз икән. Искәндәр аңа сокланып карады. Башына купшы итеп җыеп өелгән дегеттәй кара шома чәчләре дә, сызылып киткән кашлары, тыныч карашлы сабыр коңгырт күзләре, алсуланып, өрелеп торган бит очлары, нәфис ияге, бәләкәй генә авызыннан елмайган чагында җемелдәп күренүче тигез вак тешләре, озын ак муены — барысы да, атлаганда хәтта башын горур тотып, гәүдәсен сыгылмалы йөртә белүе дә Искәндәр өчен ачыш иде. Тора-бара аның сокланулы йөзен беленер-беленмәс моңсулык билгеләре каплады. Моны Мәрфуга да сизми калмады, әлбәттә. Ул да юлдашын күздән кичерде. Булмышы белән пәһлеван икән лә Искәндәр абыйсы. Төс дисәң — төсе дә, буй-сыны да ярыйсы. Бигрәк тә аның җирдә нык басып торуы ошады Мәрфугага. «Хөснулла да шулай булса», — дип уйлап куйды эчтән генә. Өй эче бик кысан иде. Бер генә агач карават, бәләкәй өстәл, ишек төбендәрәк, тәрәзә каршысында, такта сәке, ике урындык. Йорт җиһазлары ишле түгел иде. Уртага өелгән берничә мендәрдән, ике юрганнан һәм стенадагы күкеле сәгатьтән, ике рам тулы фотолардан башка нәрсә күзгә ташланмады. Хәер, кыйммәтле йорт җиһазының артыгы бу өй хуҗасына кирәк тә түгелдер инде. Аның каравы ана кеше үзе бик киң күңелле булып чыкты. Өтәләнеп табын әзерләргә кереште. Мәрфуга да түзмәде, аңа булышырга дип, түр якка кереп китте. Кәрәзле бал, туңдырылган сары май, корт, тагы да әллә никадәр сый-хөрмәт өстәл өстенә тезелде. Искәндәр шул арада фотоларны карады. Менә буденовка кигән абый кеше... Менә шул ук абый хатыны белән. Хәер, күзләренә карап, әлеге хатын икәнлегенә ышанасың. Уңдарак сылу кыз сурәте, солдат... Бала-чагалар белән төшкән зур фото. Ул рамның дүрттән бер өлешен алып тора. Әллә кай арада хуҗабикә «зур» якка чыгып, Искәндәрне таныштырып та китте: «Тегесе, йолдызлы башлык кигәне, картым инде. Монысы — кызым, хәзер кияүдә, улым армиядән кайтты да институтка укырга китте...» Искәндәр һәр фотога сокланып карады. Түр якта Мәрфуга белән анакай сөйләшә. —Кызым, каян киләсез соң? —Уфадан. Автобус кире борылды. —Шулайдыр шул. Буран бит. Кая баруыгыз инде? —Хәзинәгә. —Әй, Хәзинә диделәр дә калдылар. Минем һич кенә дә күңелем шунда тартмый... —Без кунакка... —Ә-ә, алай гына булса ярый. Ирең кайда эшли, болай бик тыйнак, инсафлы кешегә охшаган. Урындамы? Мәрфуга бераз тотлыгып торды. Моны Искәндәр дә сизде. Елмайды. —Инженер ул, исеме — Искәндәр, — дип җавап бирде, ниһаять, Мәрфуга тонык тавыш белән. —Шулайдыр шул, — дип сөйләнде хатын. —Зур эштә эшләгәне күренеп тора. Озакламый пары бөркелеп торган җиз самавыр өстәл өстенә килеп утырды. Өй эче бөтенләй җанланып китте. Ана кеше, сөйләнә-сөйләнә, юлчыларны сөтле чәй белән сыйларга кереште. Өстәл артындагылар бераз уңайсызлык кичерде. Хуҗабикә алар өчен шулхәтле өтәләнеп тора, әйтерсең аларны кунакка чакырып утын сүндермичә көтеп утырган. —Ашагыз, балалар, ашагыз, — дип кыстый үзе, балын-маен кунаклар алдына күчерә-күчерә. —Туңгансыз бит. Ир кеше ир кеше инде, түзә. — Анакай Искәндәргә борылды: —Соң син, балам, бичәңә ул үтә күренмәле урынына җылырак оек ки дип әйтеп булмыймыни? Әй, яшьләр шул әле сез, яшьләр... Юлчылар икесе дә нык кызарынды. Мәрфуга аякларын селкеткәләп куйды. Искәндәр сүзне шаяртуга борды: —Хәзерге хатыннар, анакай, купшы булуны ярата бит, — диде ул һәм үзе сиздерми генә Мәрфугага күз кысты. —Купшы туңмый, калтырый, диләрме әле? —Әйе-әйе, нәкъ үзе. Яшь чакта барысы да килешә. Менә картайгач кына... Аның күңелсезләнеп китүен сизенеп, Искәндәр: —Үзегезнең сыерыгыз бармы, анакай? — дип сорап куйды. —Үземнеке булмый ни тагы, үземнеке. Улым печәнен чабып, җитәрлек итеп әзерли. Саварга кулның көче җитә әле. Менә, бәбекәчемне әйтәм, сау булса, укуын бетергәч, килен алып кайтыр, гөрләтеп яшәрбез, дим. Хәзер дә сезгә карап сокланып утырам. Шундый бер-берегезгә охшагансыз. Күзләр куана... Миндә туктап бик әйбәт иттегез. Югыйсә атналар буе ялгыз утырам, сөйләшер кеше юк. Элегрәк электр барда әнә теге почмакта радио сөйләп җибәрә торган иде, ичмасам. Колхоз,

463 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 550 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.