Перейти к содержимому
Максиметер

Гомеркәйләр төш кебек (хикәя)

Гомеркәйләр төш кебек (хикәя) Динис БҮЛӘКОВ 3. (Ахыры.) Мәрфуга, читлеккә эләккән җәнлек кебек, юрган эчендә йомарланып яткан иде. Искәндәр сиздерми генә аңа карап куйды да кызның һәр буыны пружина кебек катканлыгын сизде. Урыныннан торды, артына борылды Искәндәр: —Сылу Мәрфуга, мин карамыйм, чишенеп йокла, син бит әле кунакка бара торган кеше, — диде ул, тонык тавыш белән. —Мин утырып төн чыгармын, йокым да килми, — дип алдашты, үзе кызга сиздерми генә иснәп алды. Торып, портфеленнән ниндидер кәгазьләр чыгарып, шуларны укырга, кайсыбер урыннарын ручка белән төзәтергә тотынды. Мәрфуга тынычланды. Чишенеп ятты. Искәндәр абыйсын кызганып та куйды. Аның аркасында күпме иза чигә бит. Бу минутта Хөснулла нишли икән? Йоклыйдыр. Бәлки, клубта уенда-фәләндә йөридер әле. Бәлки, фатирында гына утырадыр. Бер хатында «Яратмыйм авыл клубын, сикерешеп биешәләр дә, шуның белән уен тәмам. Танцы юк» дип язган иде. Хөснулла фырт кеше инде, Уфада чакта да, танцыга барсалар, Мәрфуганың биленнән кысып кочаклап биергә яратыр иде. «Сине бөтен тәнем белән тоям», — дип әйтә торган иде үзе. Монда гына тынычланмыйдыр биюче... Мәрфуга башыннан бу уйларны куарга тырышты. «Хөснулла әйбәт егет ул, мин аны яратам» дип күңеленнән кабатлады. Шулай да Хөснулласы авылны яратмый инде. Алайса, нигә зоотехниклыкка укыгандыр, һәр хатында, Уфа, дип яза, әйтерсең аңа бал ягып куйганнар. Менә Мәрфуга, ичмасам, бүгеннән авылда калыр иде. Ярата ул авыл тормышын. Табигате үзе ни тора. Әйе, эш күп инде. Ләкин Мәрфуга эштән курыкмый. Хөснулласын да, иртәгә очрашу белән, авылда калырга үгетләячәк ул барыбер. «Монда газ юк, мал асрарга кирәк, утын ташырга» кебек сүзләрне тезәчәк тезүен, әмма, Мәрфуга нык үтенсә, ул каршы килмәячәк. Каршы килеп кенә карасын. Мәрфута андый-мондый гына кыз түгел лә, килмәгән җире юк, әнә нинди егетләрне ташлап, аны яратты... Үз эше белән мәшгуль булган Искәндәр тынып калган кызга сак кына борылып карады. Юрган почмагыннан — йомры ак кулбашыннан — нәфис ал тасма сузылып үткәне күренә. Йоклаган дип уйлады Искәндәр һәм шәм яктылыгын каплар өчен портфеленнән гәҗит алырга калкынды. Хыялларга бирелеп яткан Мәрфуга дертләп китте. Кара әле, ул Искәндәрнең барлыгын бөтенләй онытып җибәргән икән. —Искәндәр абый, ярар, капламагыз, миңа яктылык комачауламый, — дип шыпырт кына эндәште ул. —Йокым качты инде... — Мәрфуга өчен бу минутта ничәдер сәгать элегрәк бөтенләй таныш булмаган шушы кеше нигәдер якын тоелды. Аңа ышанычы артты. Искәндәр дә кире урынына утырды. —Нигә йокламыйсың? — диде ул, кырыс кына. —Сине күзәтәм, — диде кыз, акрын гына көлеп. Үзе капыл «син»гә күчүен аңлады, нык кызарынды. —Мин... мин хәзер торырмын, син ятарсың, абый... Арыгансың бит, күзләреңә чыккан. Искәндәр елмайды, тик җавап бирмәде. Аңа борылып карамады. Болай сөйләшү кызга да ошый иде. Хәтта батыраебрак та китте. —Искәндәр абый, ә син өйләнгәнме? — Теленә килгән сорауны бирде Мәрфуга. Үзе нык каушады. Тик тегесе бернәрсә дә сиздермәде. —Өйләнгән идем, — дип тыныч кына җавап кайтарды. Бу тыныч җавап алар арасына күренмәс күпер салды, һәм пышылдап кына сөйләшеп киттеләр. —Ә нигә өйләнгән идем? — дип төпченде кыз. —Чөнки аерылыштык. —Аерылыштык?! — Мәрфуганың күзләре зур булып ачылды. Әнә нинди кеше белән сөйләшеп ята, янәсе. Мөгаен, хатыны өстеннән йөргәндер әле һәм үзе янә шушы уеннан уңайсызланды. —Ә нигә аерылыштыгыз, Искәндәр абый? Ир кеше, кәгазьләреннән аерылып, син нәрсә аңлыйсың инде дигәндәй, Мәрфугага сынап карады. —Тиң күрмәде. —Тиң күрмәде?! —Әйе. Мин сине яратмыйм, диде һәм китте. —Үзе киттеме? —Үзе. —Кал дип тә әйтмәдеңме? —Әйтмәдем шул. — Искәндәр күңелсез генә елмаеп куйды. —Кызганыч, — диде Мәрфуга, бераз гына тынып яткач. —Ә син, Искәндәр абый, аны ярата идеңме? — дигән сорау бирде, үзе хәтта калкынып та куйды. —Ярата идем. —Алайса, мин аны җибәрмәс идем. Беркая да... Искәндәр, бөтен гәүдәсе белән борылып, беренче тапкыр күргәндәй, кызның зур ачылган төпсез күзләренә карады. Кыз, каушап, тиз генә борынына хәтле юрганын бөркәнде.

476 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 550 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.